Математикадан тестлар
4 класс
УМК “Россия мәктәпләре”
Биектау районы Казаклар төп гомуми белем мәктәбе
Башлангыч сыйныф укытучысы
Кадырова Илһамия Вилдан кызы
Тест №6. 4кл
1нче вариант
1.Кайсы әйтем дөрес?
а)бүленә торган санны бүлүче диләр;
б)бүлә торган санны бүлүче диләр;
в)бүлгәннән соң җавапта чыккан санны бүлүче диләр.
2.Бүленүчене табу өчен:
а)өлешкә бүлүчене кушалар;
б)өлешне бүлүчегә бүләләр;
в)өлешне бүлүчегә тапкырлыйлар.
3. Турыпочмаклыкның мәйданын табу өчен:
а)иңен буена тапкырлыйлар;
б)барлык якларын кушалар;
в)иңен буена кушалар.
4.Кайсы аңлатма дөрес түгел?
а) 0 : а = 0;
б) b : 0 = 0;
в) с : с = 1.
5. 25 саны кайсы тигезләмәнең җавабы булып тора?
а)65 – X = 50;
б) X : 3 = 75;
в)75 : X = 3.
6. 254105 : 5 не тапканда өлештә ничә цифрлы сан чыгачак?
а)6;
б)4;
в)5.
Тест №6 4кл
2нче вариант
1.Кайсы әйтем дөрес түгел?
а)бүленә торган санны бүленүче диләр;
б)бүлә торган санны бүлүче диләр;
в)бүлгәннән соң җавапта чыккан санны бүлүче диләр.
2. Бүленүчене табу өчен:
а)өлешкә бүленүчене кушалар;
б)өлешне бүлүчегә бүләләр;
в)бүленүчене өлешкә бүләләр.
3.Дөрес әйтемне тап. Периметр ул –
а)геометрик фигураның эчке өлеше;
б) фигураның барлык яклары озынлыклары суммасы;
в)фигураның тирә-ягындагы әйберләр.
4.Кайсы аңлатма дөрес түгел?
а) 0 : а = 1;
б) b : 1 = b;
в) с : с = 1.
5. 5 саны кайсы тигезләмәнең җавабы булып тора?
а)65 + X = 70;
б) X : 3 = 75;
в)75 : X = 3.
6. 25105 : 5 не тапканда өлештә ничә цифрлы сан чыгачак?
а)6;
б)4;
в)5;
г)3.
Тест №1 4кл
1нче вариант
1.Бу саннарның кайсысында йөзләр разрядының берәмлекләре юк?
а)542543;
б)243000;
в)3456;
г)32890.
2.Чагыштыру тамгалары куй: 38495 *380095 *380412:
а)< >
б)< <
в)> < .
3.Кими бару тәртибендә яз: 10385, 1335, 13803, 10853, 8003.
а)10385, 1335, 13803, 8003, 10853;
б)13803, 10853, 10385, 13335, 8003;
в)13803, 10853, 10385, 8003, 1335;
г)1335, 8003, 10835, 10385, 13803.
4.Разрядлы кушылучылар суммасына таркат: 290171 =
а)290171 = 200000 + 90000 + 100 + 70 + 1;
б)290171 = 20000 + 9000 + 100 + 70 + 1;
в)290171 = 200000 + 90000 + 100 + 71.
5. 5нче разрядның 1 берәмлегеннән, 4нче разрядның 2 берәмлегеннән, 3нче разрядның 3 берәмлегеннән, 1нче разрядның 6 берәмлегеннән торган санны яз.
а)10236;
б)12306;
в)123006.
6. 45000 саны санаганда нинди саннар арасында килә?
а)45001 һәм 45004;
б)44997 һәм 44999;
в)44999 һәм 45001.
Тест №1 4кл
2нче вариант
1.Бу саннарның кайсысында дистәләр разрядының берәмлекләре юк?
а)545583;
б)2430;
в)324456;
г)381.
2.Чагыштыру тамгалары куй: 16797 * 111101 * 32406:
а)< >
б)< <
в)> < .
3.Үсә бару тәртибендә яз:10385, 1335, 13803, 10853, 8003.
а)8003, 1335, 10853, 10385, 13803;
б)1335, 8003, 10385, 13803, 10853;
в)1335, 8003, 10853, 10385, 13803;
г)1335, 8003, 10385, 10853, 13803.
4.Разрядлы кушылучылар суммасына таркат:330062 =
а) 330062 = 300000 + 30000 + 60 + 2;
б) 330062 = 30000 + 3000 + 60 + 2;
в) 330062 = 300000 + 30000 + 100 + 60 + 2.
5. 2нче классның 8 берәмлегеннән тоган сан яз:
а)800;
б)8000;
в)8.
6. 12300 саны санаганда нинди саннар арасында килә?
а)12301 һәм 12303;
б)12299 һәм 12301;
в)12298 һәм 12399.
Тест №2 4кл
1нче вариант
1.Һәр класста:
а) 1 разряд; б) 5 разряд; в) 3 разряд.
2. Класслар ничек атала?
а)берәмлекләр классы, дистәләр классы, йөзләр классы;
б)берәмлекләр классы, меңнәр классы, миллионнар классы, миллиардлар классы.
3. 10 га, 100 гә, 1000гә бүлгәндә:
а)бүлүчедә ничә нуль булса, өлешкә шуның кадәр нуль өстибез;
б)өлештә һәрвакытта нуль чыга;
в)700:10 мисалындагы кебек чишәбез һәм өлешкә язабыз.
4. Дөрес җавапны билгелә:
((900 : 100 + 1) • 100 – 800 + 4 • 200) : 100 =
а)200; б)2; в)10.
5. Кайсы санны язганда 1 генә цифр кулланылган?
а)11;
б)9;
в)10.
6.Кайсы чагыштыруда хата җибәрелгән?
а)738 + 0 > 738 -0;
б)617 • 1 = 617
в)1429 > 1 + 429.
7. Буе 10 см, иңе 5 тапкыр ким булган турыпочмаклыкның мәйданы.
а)2см2;
б)20см2;
в)10см2;
г)50см2.
Тест №2 4кл
2нче вариант
1.Һәр класста:
а) 2 разряд; б) 3 разряд; в) 4 разряд.
2. Класслар ничек атала?
а)берәмлекләр классы, меңнәр классы, миллионнар классы, миллиардлар классы;
б)берәмлекләр классы, дистәләр классы, йөзләр классы.
3. 10 га, 100 гә, 1000гә бүлгәндә:
а) өлештә һәрвакытта 1 чыга;
б)бүлүчедә ничә нуль булса, өлештә дә шуның кадәр нуль языла;
в)400:10 мисалындагы кебек чишәбез һәм өлешкә язабыз.
4. Дөрес җавапны билгелә:
((90 : 10 + 1) • 10 – 98 + 4 • 2) : 10 =
а)10; б)2; в)1.
5. Кайсы санны язганда 2 цифр кулланылган?
а)131;
б)6;
в)1120.
6.Кайсы чагыштыруда хата җибәрелгән?
а)900001 >901000;
б)5312000<5320000;
в)925 + 1 < 925.
7. Турыпочмаклыкның буе 6 см, иңе 2см га тигез. Турыпочмаклык белән квадратның периметрлары тигез булса, квадратның мәйданын тап.
а)24см2;
б)16см2;
в)64см2;
г)26см2.
Тест №3 4кл
1. Кайсы юлда озынлык үлчәү берәмлекләре генә бирелгән?
а)м, см, дм, кг, мм;
б)мм, см, дм, м, км.
2. Квадрат метрларда күрсәт:
8км2, 1600дм2, 150000см2, 38а.
3. Кайсы тигезсезлектә хата җибәрелгән?
а)1000см2 > 1м2;
б)300000м2 > 1км2;
в)7200м < 72км;
г)50а < 50га.
4. Иң кечкенә мәйдан үлчәү берәмлеген күрсәт.
а) а;
б)га;
в)дм2,
г)мм2.
5.Нәрсәнең мәйданы км2 ларда үлчәнә?
а)дача участогы;
б)дәүләтләр территориясе;
в)мәктәп өстәлләре;
г)класс бүлмәләре.
Тест №5 4кл
1.Тапкырлау компонентлары ничек атала?
а)кушылучы, кушылучы, сумма;
б)кимүче, киметүче, аерма;
в)тапкырлаучы, тапкырлаучы, тапкырчыгыш.
2. Билгесез тапкырлаучыны табу өчен нишлиләр?
а)тапкырчыгышны билгеле тапкырлаучыга бүләләр;
б)тапкырчыгышка билгеле тапкырлаучыны кушалар;
в)билгеле тапкырлаучыны тапкырчыгышка тапкырлыйлар.
3. Хатаны тап, дөреслеген тикшер.
а) 764 б)6309 в) 7086
× 8 × 3 × 7
------- ------ -------
6112 56781 50302
4. Кайсы тигезләмәдә икенче тапкырлаучы билгесез? Аны тап.
а)537 + X = 813
б)75 : X = 3
в)243 • X =729
5. Тигезләмәләрне чиш
X • 7 = 100 – 44 X +17 = 96 – 58
6. Бу тигезлекләрнең кайсысы дөрес түгел?
а) 1 • а = а;
б) а • 1 = а;
в) а • 0 = а;
г) а : 1 = а.
7. Кайсы әверелеш дөрес түгел?
а) 17мин = 170с
б) 8сәг = 480мин
в) 2сәг = 7200сек.
Тест №4 4кл
1нче вариант
1.Иң зур вакыт үлчәү берәмлеге:
а)сәгать;
б)секунд;
в)гасыр;
г)ел.
2.Кайсы әйтем дөрес?
а)гасырда 365 тәүлек;
б)1 минутта 60 секунд;
в)елда 12 ай.
3.Хатаны тап:
а)1сәг 15 мин = 105 мин;
б)2 тәүл. = 28 сәг;
в)2гасыр = 200ел.
4. Кайсы рәттә үлчәү берәмлекләре үсә бару тәртибендә язылган?
а)тонна, центнер, килограмм, грамм;
б)центнер, грамм, тонна, килограмм;
в)грамм, килограмм, центнер, тонна.
5.Кайсы әйтем дөрес?
а)1/4сәг – 12мин; б)1/2тәүл – 12 сәг; в)1/12ел – 1 ай.
6.Дөрес җавапны тап һәм билгелә.
Ике шәһәрдән кара-каршы ике машина чыгып китте. Беренчесенең тизлеге 60км/сәг, икенчесенең тизлеге 80км/сәг. Әгәр ике шәһәр арасы 280км булса, машиналар ничә сәгатьтән соң очрашырлар?
а)1сәг;
б)2сәг;
в)3сәг;
г)30мин;
д)45 мин.
Тест №4 4кл
2нче вариант
1.Иң кечкенә вакыт үлчәү берәмлеге:
а)сәгать;
б)секунд;
в)гасыр;
г)ел.
2.Кайсы әйтем дөрес?
а)елда 365 тәүлек;
б)1 сәгатьтә 60 секунд;
в)гасырда 365 ай.
3.Хатаны тап:
а)2сәг 10 мин = 130 мин;
б)3 тәүл. = 74 сәг;
в)1гасыр = 100ел.
4. Кайсы рәттә үлчәү берәмлекләре кими бару тәртибендә язылган?
а)тонна, центнер, килограмм, грамм;
б)центнер, грамм, тонна, килограмм;
в)грамм, килограмм, центнер, тонна
5.Кайсы әйтем дөрес?
а)1/4сәг – 15мин; б)1/2тәүл – 14 сәг; в)1/12ел – 1 ай.
6.Дөрес җавапны тап һәм билгелә.
Сәяхәтче 820000м юл үтәргә тиеш. Автобус белән 230км, катерда автобуска караганда 100м га күбрәк, ә поезд белән 200км барган.Калган юлны велосипедта үткән. Сәяхәтче велосипедта ничә км юл үткән?
а)10км;
б)70км;
в)60км;
г)50км.
Тест №7 4кл
1нче вариант
Дөрес җавапларны тап һәм билгелә.
1.Мисалларны чиш:
1) 250 • 8 2) 400 • 6 3) 2500 : 10 • 20
а)200 а)240 а)500
б)2000 б)1200 б)5000
в)20000 в)2400 в)2550
2.Мәсьәләне чиш.
Лилия метрын 15 сумнан 9м ефәк тукыма, ә Асия метрын 430 сумнан 4м бәрхет тукыма сатып алды. Кызлар һәрберсе ничә сум акча тотканнар?
а)3700 сум; б)3070 сум; в)2550 сум; г)1900 сум.
3.Дөрес җавапны тап
Бүленүче Бүлүче Өлеш
5600 200 ?
а)24; б)25; в)28; г)30.
4. X • y + z :d аңлатмасы өчен дөрес җавапны тап.
X 12
Y 55
Z 120
d 60
а)462; б)662; в)642.
5. X – 20 • 7 + 120 = 3600 : 10 тигезләмәсен чиш.
а)X = 10;
б)X = 50;
в)X = 100;
г)X = 200.
Тест №7 4кл
2нче вариант
Дөрес җавапларны тап һәм билгелә.
1.Мисалларны чиш:
1) 3700:20 2) 510 • 6 3) 435• 20 : 10
а)175 а)360 а)870
б)1850 б)3060 б)807
в)185 в)3006 в)87
2.Мәсьәләне чиш.
Кибеттә иртә белән 2 тартма, ә кич белән 4 тартма газлы су сатканнар. Кибеттә барысы 6оо шешә газлы су саткан булсалар, иртә белән ничә шешә, кич белән ничә шешә газлы су сатканнар?
а)иртән 400 һәм кичен 200;
б) иртән 300 һәм кичен 300;
в) иртән 200 һәм кичен 400;
г) иртән 250 һәм кичен 350.
3.Дөрес җавапны тап
Бүленүче Бүлүче Өлеш
3510 26 ?
а)55; б)25; в)135; г)125.
4. X • y + z :d аңлатмасы өчен дөрес җавапны тап.
X 10
Y 35
Z 3600
d 60
а)410; б)510; в)610.
5. X + 12 – 5 – 57 = 3243 : 3 тигезләмәсен чиш.
а)X = 1077; б)X = 1780; в)X = 1078; г)X = 178.
Тест №8 4кл
1нче вариант
Дөрес җавапларны тап һәм билгелә.
1. Сәяхәтче 820000м юл үтәргә тиеш. Автобус белән 230км, катерда автобуска караганда 100м га күбрәк, ә поезд белән 200км барган. Калган юлны велосипедта үткән. Сәяхәтче велосипедта ничә км юл үткән?
а)10; в)70; д)230; ж)25.
б)130; г)60; е)10000;
2. Фермада 15 аклы-каралы һәм 12 кызыл сыер бар. Һәр аклы-каралы сыердан айга 500әр литр сөт, ә кызыл сыердан 513әр литр сөт савып алдылар. Ике айда барлык сыердан ничә литр сөт савып алганнар?
а)13656; б)27312; в)48564.
3. Лилия һәм Асия – бертуганнар. Әниләре Лилиядән 240 айга зуррак, ә Асиядән 25 яшькә олырак. Асиягә10 яшь булса, Лилиягә ничә яшь?
а)10; б)12; в)15; г)20.
4. Ике авылдан кара-каршы әби һәм оныгы чыгып китте. Онык 5000м/сәг, ә әби 2км/сәг тизлек белән барды. Ике авыл арасы 14 км булса, әби белән онык күпме вакыттан соң очрашырлар?
а)1 сәгать; б)2сәгать; в) ярты сәгать.
5. Остаханәдә 30 көнгә 360 мендәр тышы тектеләр. әгәр көнгә 6 мендәр тышына күбрәк тексәләр шул ук мендәр тышын ничә көнгә алданрак тегәрләр?
а)14; б)16; в)18; г)20.
Тест №8 4кл
2нче вариант
Дөрес җавапларны тап һәм билгелә.
1.Ике шәһәрдән кара-каршы ике машина чыгып китте. Беренчесенең тизлеге – 60км/сәг, икенчесенеке 80км/сәг. Ике шәһәр арасы 280 км булса машиналар ничә сәгатьтән соң очрашырлар?
а)1 сәг; в)3 сәг; д)45 мин; ж)5сәг.
б)2 сәг; г)30мин; е)100сек;
2. Мансур 11нче этажда яши. Йортта лифт эшләми, аңа җәяү менәргә кирәк. Һәр өстәге этажга менү өчен аңа 4 баскыч һәм тагын 2тапкыр 3әр баскыч менәргә кирәк. Өенә менеп җитәр өчен аңа ничә баскыч үтәргә кирәк?
а)100; б)105; в)110.
3.Илсөягә 24 ай элек 7 яшь иде. ә Сәлимгә 60 айдан соң 15 яшь тулачак. Кайсысы өлкәнрәк?
а)Илсөя; б)Сәлим; в)бер яшьтә.
4. Ике шәһәрдән кара-каршы ике машина чыгып китте. Беренчесенең тизлеге – 60км/сәг, икенчесенеке 80км/сәг. 3 сәгатьтән соң машиналар очрашсалар ике шәһәр арасы ничә км?
а)320км; б)420км; в)520км.
5. Язучы 76 бүлектән торган романны 3ел һәм 2 айда язды. Әгәр ул айга 2 бүлеккә күбрәк язса, романны күпме вакыт эчендә язып бетергән булыр иде?
а)1 елда; б)1ел 3 айда; в)1 ел 7 айда.
Тест №9 4кл
1нче вариант
Дөрес җавапларны тап һәм билгелә.
1. Мисалларны чиш һәм җавапларны тәртип буенча яз.
956 • 30 =
64590 • 20 =
21654 • 45 =
11111 • 55 =
а)611105; в)28680;
б)1291800; г)974430.
2. Мәсьәләне чиш.
Поезд аралары 600км булган А шәһәреннән В шәһәренә чыгып китте. Баштагы 120 км ны ул 60км/сәг тизлек белән, ә калганын 80 км/сәг тизлек белән барды. Поездга А шәһәреннән В шәһәренә бару өчен күпме вакыт кирәк булган?
а)4 сәг; в)10 сәг; д)40 мин;
б)8 сәг; г)6 сәг; е)2 тәүлек.
3. Тигезләмәләрне чиш һәм җавапларын тәртип буенча урнаштыр.
6325 : X = 1265
85 • 37 – X = 2148
4558 : 53 – X = 44
455 : X = 65
а)997; в)5;
б)7; г)42.
4.Аңлатманың кыйммәтен тап.
(1765 - 1565) : 50 • 4 + 3 • 21 =
а)76; б)79; в)67.
5.Тигезсезлекләргә тиешле тамганы сайла.
25536 : 456 • 2 ... (96174 : 78 - 1200) • 4
а)”<”; б)”>”; в)”=”.
Тест №9 4кл
2нче вариант
Дөрес җавапларны тап һәм билгелә.
1. Мисалларны чиш һәм җавапларны тәртип буенча яз.
478 • 56 =
68978 •20 =
268 • 478 =
254 • 47 =
а)26768; в)1379560;
б)11938; г)128104.
2. Мәсьәләне чиш.
Сәяхәтче 1000000м юл үтәргә тиеш. Автобус белән 60км, көймәдә автобуска караганда 2000м га күбрәк, ә поезд белән 400км барган. Калган юлны велосипедта үткән. Сәяхәтче велосипедта ничә км юл үткән?
а)10; в)70; д)478; ж)25.
б)130; г)60; е)10000;
3. Тигезләмәләрне чиш һәм җавапларын тәртип буенча урнаштыр.
69615 : X = 1547
67 • 21 – X = 1200
2345 + 169 : X = 2358
4558 : 53 – X = 44
а)207; в)45;
б)42; г)13.
4.Аңлатманың кыйммәтен тап.
3 + (2345 - 1565) : 20 • (8 + 6 : 3) =
а)429; б)393; в)390.
5.Тигезсезлекләргә тиешле тамганы сайла.
61275 : 285 + 4 • 25 ... 37968 : 84 - 137
а)”<”; б)”>”; в)”=”.
Тест №10 4кл
1нче вариант
1. Фигураның периметрын үлчәү берәмлекләрен сайла.
а)мм; б) мм2; в) кг; г)т; д)см;
е)мин; ж)см2; з)м; и)л; к)г;
л)дм2; м)км; н)сәг; о)тәүл.
2.Дөрес җавапны тап.
Ягы 6см га тигез булган квадратның ягын 2 тапкыр арттырсаң, аның периметры һәм мәйданы ничек үзгәрер?
а) Р һәм S 4 тапкыр артыр;
б) Р 4 тапкыр, ә S 2 тапкыр артыр;
в) Р 2 тапкыр кечерәер, ә S 2 тапкыр артыр;
г) Р 2 тапкыр артыр, ә S 4 тапкыр артыр.
3.
4.
|