Әйләнә-тирә курсы буенча тестлар
4 нче сыйныф
УМК “Россия мәктәпләре”
Биектау муниципаль районы
Казаклар төп гомуми белем мәктәбе
Башлангыч сыйныф укытучысы
Кадырова Илһамия Вилдан кызы
Тест №1. Кояш истемасындагы планеталар.
1.Кояш системасындагы планеталарны кемнәр өйрәнә?
а)географлар;
б)химиклар;
в)астраномнар;
г)физиклар.
2.Кояш тирәли әйләнүче планеталар ничәү?
а)7;
б)9;
в)11.
3.Плутон-
а)кояш системасындагы иң зур планета;
б) кояш системасындагы иң кечкенә планета;
в)Җир белән бер зурлыктагы планета.
4.Планеталар кояшка карата болай урнашкан:
а)Венера, Җир, Марс, Меркурий, Нептун, Плутон, Сатурн, Уран, Юпитер;
б)Меркурий, Венера, Җир, Марс, Нептун, Плутон, Сатурн, Нептун, Уран;
в)Меркурий, Венера, Җир, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Плутон.
5.Җирнең табигый иярченнәре бармы?
а)бар, берәү;
б)юк;
в)бар, икәү.
6.Нинди планета римлыларның алласы исеме белән аталган?
а)Плутон;
б)Нептун;
в)Марс;
г)Сатурн.
Тест №2. Йолдызлы күк.
1.Без яшәгән галактика ничек дип атала?
а)Андромеда томаны;
б)Зур Магеллан болыты;
в)Киек каз юлы (Млечный путь).
2.Йолдыз ул –
а)кызган газ шары;
б)каты җисемнәрдән торучы суык шар.
3.Йолдызлык ул –
а)билгеле бер сызымталары булган йолдызлар төркеме;
б)билгеле бер сызымталары булмаган йолдызлар төркеме.
4.Сириус йолдызы нинди йолдызлыкка керә?
а)Чаян йолдызлыгына;
б)Зур Җидегән йолдызлыгына;
в)Зур Эт йолдызлыгына;
г)Үгезбозау йолдызлыгына.
5.Поляр йолдыз һәрвакыт кайсы якта урнаша?
а)көньякта;
б)төньякта;
в)көнчыгышта;
г)көнбатышта.
6.Иң якты йолдызлар нинди төстә булалар?
а)кызыл;
б)сары;
в)зәңгәрсу;
г)ак.
Тест №3. Җылылык пояслары.
1.Кояш җирнең төрле өлешләрен ничек җылыта?
а)бертөрле җылыта;
б)төрлечә җылыта.
2.Экваторда кояш нурлары җиргә ничек төшә?
а)туры (текә) (отвесно) төшә;
б)авышлык белән төшә (наклонно).
3.Поляр пояслар нинди сызык белән чикләнгән?
а)Төньяк һәм Көньяк тропик;
б)Төньяк һәм Көньяк поляр түгәрәк.
4.Уртача пояста җәен көн
а)төннән кыска;
б)төнгә тигез;
в)төннән озын.
5.Тропик пояс нәрсә аркылы үтә?
а)Көньяк тропик аркылы;
б)Экватор аркылы;
в)Көньяк поляр түгәрәк.
Тест №4. Җир һәм кешелек.
1.Космик җисемнәрне һәм аларны барлыкка китерүче системаларны, Галәмне өйрәнүче фән ничек дип атала?
а)экология;
б)география;
в)астрономия;
г)тарих.
2.Иң беренче ай өслегенә аяк басучы.
а)Юрий Гагарин;
б)Нил Амстронг;
в)Алексей Леонов.
3.Җир өстенең яссылыкта шартлы билгеләр ярдәмендә сурәтләнүе ничек атала?
а)глобус;
б)географик карта.
4.Боларның кайсысы Зур Эт йолдызлыгы?
а) б)
5.Экватор аша узучы җылылык почсы ничек дип атала?
а)поляр пояс;
б)тропик пояс;
в)уртача пояс.
6.Үткән заманның кыйммәтле табылдыклары кайларда саклана?
а)архивларда;
б)музейларда.
7.1837нче елда Россиядә иң беренче пассажир юлы үткәрелә. Бу кайсы гасыр?
а)XVII гасыр;
б)XVIII гасыр;
в)XIX гасыр;
г)XX гасыр.
8.”Планетаның үпкәсе” дип нәрсәне атыйлар?
а)ылыслы урманнарны;
б)тропик урманнарны;
в)киң яфраклы урманнарны.
9.”Зур панда” ясалган эмблема нәрсәнеке?
а)Гринпис;
б)Кыргый табигатьнең бөтендөнья фонды (Всемирный фонд дикой природы).
10.Санкт-Петербургның Тарихи үзәге - ул:
а)Россиянең табигый мирасы;
б)Россиянең мәдәни мирасы.
Тест№5. Россиянең тигезлекләре һәм таулары.
1.Безнең шәһәр кайда урнашкан?
а)Урта Себер яссытаулыгында;
б)Көнчыгыш Европа тигезлеге;
в)Көнбатыш Себер тигезлеге.
2.Нәрсәне җирнең таш путасы дип атыйлар?
а)Камчаткадагы вулканнарны;
б)Кавказ тауларын;
в)Урал тауларын.
3.Россиянең иң биек таулары.
а)Саян таулары;
б)Алтай таулары;
в)Кавказ таулары.
4.Көнчыгыш Европа тигезлеге ул –
а)калкулыклы тигезлек;
б)яссы тигезлек.
5.Бөтендөнья мирасына кертелде:
а)Камчаткадагы вулканнар;
б)Саян таулары;
в)Алтай таулары.
6.Ильмен тыюлыгы кайда урнашкан?
а)Кавказда;
б)Саянда;
в)Уралда.
Тест№6. Россиянең диңгезләре, күлләре, елгалары.
1.Мәйданы буенча Россиянең иң зур күле.
а)Онега;
б)Байкал;
в)Каспий.
2. Каспий диңгезенә коючы елга.
а)Дон;
б)Идел;
в)Кама.
3.Байкал күлен һәм Төньяк боз океанын тоташтыручы елга.
а)Енисей;
б)Обь;
в)Лена.
4.Россиядәге иң озын елга.
а)Идел;
б)Лена;
в)Обь;
г)Енисей.
5.Россиядәге Атлантик океан бассейнына керүче диңгез.
а)Япон;
б)Балтыйк;
в)Кара.
6.Онега-әти, Ладога-әни дип нинди күлләрне атыйлар?
а)Арал һәм Каспий диңгезләре;
б)Ладога, Онега күлләре.
7.Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән:
а)Ак диңгез;
б)Байкал күле.
Тест№7. Арктика.
1.Арктик чүллекләр зонасы кайда урнашкан?
а)Тын океан утрауларында;
б)Һинд океан утрауларында;
в)Төньяк Боз океаны утрауларында.
2.Зонаның территориясен дә халык ничек урнашкан?
а)халык тыгыз урнашкан;
б)төп халкы юк.
3.Арктикада хайваннарга яшәү һәм үсемлекләр үсү өчен шартлар.
а)кырыс;
б)уңайлы шартлар.
4.Бозлык зонасында нәрсәләр үсә?
а)кедр, каен, шомырт;
б)лишайниклар, мүк, котып мәге;
в)эт миләше, чикләвек куагы, айва.
5.Арктикада яшәүче хайваннар.
а)кондыз (бобр), нутрия, әрлән (хомяк);
б)бүре, ак аю, селәүсен (рысь);
в)морж, тюлень, ак аю.
6.Дөрес туклану чылбырын тап.
а)суүсемнәр→кысла→балык→гагарка→ак аю;
б)суүсемнәр→кысла→сайка→тюлень.
7.Арктикадагы тыюлык кайда урнашкан?
а)Франц-Йосиф утравында;
б)Төньяк җирдә;
в)Врангель утравында.
8.Кошларның кыялы ярларга төркем-төркем җыелуы ничек дип атала?
а)кош көтүе;
б)кош базары.
9.Арктика табигый зонасын саклау өчен нинди чаралар күрелә?
а)кошлар һәм хайваннар өчен азык һәм балык китерәләр, Төньяк диңгез юлы буйлап суднолар йөрүне тыю;
б)моржлар, тюленьнәр өчен бозда бәкеләр тишәләр, утраудагы мүк һәм лишайниклар үскән урыннарны кардан чистарталар;
в)балык тоту чикләнгән, сирәк очраучы хайваннарны аулау тыела, кош базарлары сак астына алынган.
Тест №8. Тундра.
1.Тундра зонасы кайда урнашкан?
а)арктик чүллекләрдән төньяктарак;
б)арктик чүллекләрдән көньяктарак.
2.Тундра кайда урнашкан?
а)тигезлекләрдә;
б)калкулыкларда;
в)тауларда.
3.Тундрада:
а)барлык ел фасыллары да бертигез дәвам итә;
б)озын кырыс кыш һәм эссе җәй;
в)озын кырыс кыш һәм кыска салкынча җәй.
4.Тундраның төп халкы нәрсә белән шөгыльләнә?
а)балык тоту;
б)болан үрчетү;
в)җир эшкәртү.
5.Тундраның үсемлекләре:
а)озын, нык тамырлы, киң яфраклы;
б)кыска буйлы, түшәлгән тамырлы, вак яфраклы.
6.Тундра үсемлекләренә нәрсәләр керә?
а)дөя чәнечкесе, саксаул, кактус;
б)кедр, усак, пальма;
в)кәрлә тал, ягель мүге, кара җиләк.
7.Тундрада нинди хайваннар яши?
а)тюлень, морж, кит;
б)писец (поляр төлке), лемминг, бүре;
в)дөя, ат, сыер.
8.Дөрес туклану чылбырын күрсәт.
а)үсемлек→лемминг→поляр ябалак;
б)черки, вак чебен→поляр көртлекләр→писец;
в)үсемлек→шоңкар – лачынның бер төре (кречет)→бүре
9.Тундрадагы тыюлык кайда урнашкан?
а)Ямал ярымутравында;
б)Таймыр ярымутравында;
в)Кола ярымутравында.
Тест №9. Урманнар табигый зонасы.
1.Урманнар зонасы ничә өлештән тора?
а)5 өлештән;
б)2 өлештән;
в)3 өлештән;
г)1 өлештән.
2.Иң зур урынны кайсысы биләп тора?
а)катнаш урманнар;
б)киң яфраклы урманнар;
в)ылыслы урманнар.
3.Россияне табигый зоналары ничек урнашкан?
а)тундра, арктика, урманнар зонасы;
б)арктика, урманнар зонасы, тундра;
в)арктика, тундра, урманнар зонасы.
4.Тайгада нәрсәләр үсә?
а)ак чыршы, чыршы, карагач;
б)имән, нарат, чыршы;
в)каен, юкә, карагач (листвинница).
5.Урманның алып-батыры (исполин):
а)болан;
б)поши;
в)аю.
6.Урманнар полосасының түбәндәге хайваннары Кызыл китапка кертелгән:
а)морж, алсу акчарлак, сарык-үгез;
б)кызыл түшле казарка (краснозобая казарка), шоңкар (кречет), стерх (ак торна);
в)зубр, Амур юлбарысы, мандаринка үрдәк (утка-мандаринка).
7.Урман зонасының экологик проблемасы нәрсә белән бәйле?
а)чамасыз ау һәм браконьерлык, агач кисү;
б)табигать шртларының уңайлы булмавы;
в)урмандагы ешаеп киткән янгыннар.
8.Урманнар зонасында нинди тыюлык урнашкан?
а)Таймыр;
б)Кандалакшский;
в)Ока буе-Терраса тыюлыгы (Приокско-Террасный);
г)Врангел утравы тыюлыгы.
9.Фитонцидлар алар –
а)авыру таратучы микробларны үтерүче үзенчәлекле матдәләр;
б) авыру таратучы бактерияләрнең үсешенә йогынты ясаучы үзенчәлекле матдәләр.
10. Урманнарны саклау ул –
а) дәүләт бурычы;
б)дәүләтнең һәм һәр кешенең бурычы;
в)урманда яшәүчеләрнең үзләренең кайгыртуы.
Тест № 10. Дала зонасы.
1.Дала зонасы илебезнең кайсы өлешендә урнашкан?
а)төньякта;
б)көнчыгышта;
в)көньяк.
2.Табигый зоналар картасында дала зонасы нинди төскә буялган?
а)ал;
б)яшел;
в)сары;
г)көрән.
3.Дала зонасына хас билге:
а)тоташ үләнчел үсемлек белән каплану.
б)тоташ үләнчел үсемлек белән капланмау;
в)мүк, лишайниклар, куакларның күп булуы.
4.Дала кошларына түбәндәгеләр керә:
а)ак торна, кызыл түшле казарка, ал акчарлак;
б)лачын (ястреб), кедровка, күкшә;
в)чибәр торна (журавли-красавки); дүдәк (дрофа), торымтай (пустельга).
5.Дала үсемлекләренә нәрсә хас?
а)түшәлгән тамыр, эре яфраклар;
б)озын тамыр, сусыл сабак, чәнечкеле яфраклар;
в)суганча-тамырлар, чук тамырлар, тар яфраклар яки юан сусыл сабаклар һәм шундый ук яфраклар.
6.Кеше йогынтысы нәтиҗәсендә дала зонасындагы экологик проблемалар.
а)урман кисү, көндәлек чүп-чар белән пычрату, браконьерлык, чикләнмәгән күләмдә агач җитештерү;
б)җир өстен нефть белән пычрату, браконьерлык, чикләнмәгән күләмдә боланнарны көтү;
в)җир сөрү, терлекләрне бер урында озак көтү, браконьерлык.
7.Дала зонасы өчен нинди туклану чылбыры хас?
а)кара бөрлегән (ежевика)→лемминг→писец;
б)суүсемнәр→кысла→сайка→гагарка
в)үсемлек→ак куян→селәүсен;
г)ярма→йомран→дала бөркете.
8.Далада яшәүчеләрнең төп шөгыле:
а)җир эшкәртү;
б)балык тоту;
в)болан үрчетү.
9.Кызыл китапка кертелгән дала үсемлекләре һәм хайваннары:
а)шоңкар, стерх, кызыл түшле казарка;
б)тар яфраклы пион, чибәр торна, дала дыбкасы (эре чикерткә;
в)зубр, филин, женшень.
Тест №11. Чүл.
1.Чүлләр нинди урынны алып тора?
а)Россиянең үзәгендәге зур территорияне алып тора;
б)төньяк диңгез яр буендагы зур булмаган территорияне;
в)илнең көньяк-көнбатышындагы зур булмаган территорияне.
2.Чүлдә -
а)эссе озын җәй һәм салкынча кыска кыш;
б)кыска салкынча җәй һәм озын кырыс кыш;
в)барлык ел фасыллары да аермачык билгеләнә.
3.Россиянең чүллекләре нинди?
а)ташлы;
б)комлы;
в)кызыл балчыклы.
4.Чүлдәге явым-төшем.
а)явым-төшем күп ява, кар һәм яңгыр рәвешендә;
б)явым-төшем бик аз;
в)явым-төшемнәр юк диярлек.
5.Чүлдәге үсемлекләр:
а)озын һәм киң яфраклы;
б)бик озын булмаган, тар яфраклы һәм суганчалы;
в)бик озын булмаган, озын нечкә яфраклы һәм озын тамырлы.
6.Чүлдәге хайваннар:
а)нигездә, эре булмаган, тәбәнәк, саклаучы сары төстәге, тиз хәрәкәтләнүче, төнге тормыш алып баручы;
б)эре, тире астында калын май катламы бар, куе йонлы;
в)гадәттә, кыска буйлылар (кимерүчеләр), кошлар.
7.Чүлдә нинди үсемлекләр үсә?
а)типчак, әрем, лалә;
б)саз җиләге (морошка), нарат җиләге (брусника), кара җиләк;
в)комлык солысы, джузгун, дөя чәнечкесе, тозлак үләне (солянка).
8.Чүлдә нинди хайваннар яши?
а)корсак, сайгак, кушаяк (тушканчик);
б)селәүсен, арыслан, юлбарыс;
в)морж, тюлень,аю.
9.Чүлдәге экологик проблемалар:
а)җир сөрү, бер урында озак терлекләрне көтү, браконьерлык;
б)чиктән тыш сугару (неумеренное орошение), бер урында озак терлекләрне көтү, браконьерлык;
в)бер урында озак боланнарны көтү, туфракка нефть агызу, авыр техника белән җирне таптау, браконьерлык.
10. Чүлдәге тыюлыклар:
а)Баргузинский;
б)”Кара Җирләр” тыюлыгы;
в)Ока буе-Терраса тыюлыгы.
Тест №12. Кавказның Кара диңгез буе.
1.Кавказның Кара диңгез буе кайда урнашкан?
а)арктик чүллекләр зонасында;
б)урманнар зонасында;
в)субтропик зонада.
2.Россиянең субтропиклары ул –
а)илнең үзәгендә урнашкан киң зона;
б)илнең көчыгышындагы киң зона;
в)төньяк диңгез яр буендагы зур булмаган зона.
г)Кара диңгез яр буендагы зур булмаган зона.
3.Субтропикларда тау битләрендә нинди агачлар үсә?
а)бүк, кәстәнә (каштан);
б)чыршы (ель), нарат (сосна);
в)зирек (ольха), юкә (липа);
4.Кара диңгез яр буенда нинди хайваннар яши?
а)бал кортлары, черкиләр, вак чебеннәр;
б)кыр чикерткәсе (цикада), богомол (суфи чикерткә), тал гөл (олеандр) күбәләге (олеандровые бражники), солдат-кандала;
в)төклетура, кобылки (алаша).
5.Кара диңгездә нәрсәләр яши?
а)кит, диңгез ташбакасы, тюленьнәр;
б)медуза, краб, диңгез атлары;
в)крокодил, анаконда, диңгез мәчесе.
6.Кара диңгез яр буендагы шәһәр паркларында, урамнарда нәрсәләр үстерәләр?
а)кипарис, пальма, магнолия;
б)юкә, джузгун, мәк;
в)әрем, типчак, чыршы.
7.Кара диңгез нинди океанныкы?
а)Һинд;
б)Атлантик;
в)Төньяк боз;
г)Тын.
8.Сүз нинди хайван турында бара?
Бу иң акыллы диңгез хайваннары, яхшы йөзүчеләр, диңгездә үзләренең тавыш сигналлары ярдәмендә ориентлашалар, иптәшләрен бәла-казага очраганда беркайчан да ташлап китмиләр.
а)диңгез атлары;
б)кит;
в)дельфин;
г)диңгез ташбакасы.
9.Бу сүзләр нинди үсемлек хакында?
Озак яшәүче, биеклеге 35 м га кадәр җитүче, яфраклары озынча һәм телле-телле, җимешен кеше азык итеп кулланучы агач.
а)бүк;
б)каштан;
в)тис;
г)самшит.
10.Субтропик зонада:
а)уртача эсселектәге җәй һәм җылы кыш;
б)эссе җәй, уртача суыклыктагы кыш;
в)уртача җылы җәй һәм суык кыш.
Тест №13. Туган ягым.
1.Минем туган ягым урнашкан материк.
а)Африка;
б)Евразия;
в)Австралия;
г)Төньяк Америка.
2.Минем туган ягымның табигый зонасы.
а)урманнар;
б)тундра;
в)дала;
г)чүл.
3.Туган ягым кайда урнашкан?
а)Көнчыгыш ярымшарда;
б)Көнбатыш ярымшарда.
4.Безнең якларда нәрсәләр үсә?
а)кактус, кипарис;
б)ягель, мүк җиләге, кәрлә тал;
в)чыршы, каен, усак.
г)әрем, кылган (ковыль), саксаул.
5.Бездә нинди хайваннар яши?
а)поши, куян, кабан;
б)бүре, куян (косуля);
в) болан, аю.
6.Туган ягым илгә нәрсә бирә?
а)авыл хуҗалыгы продуктлары;
б)җиңел автомобиль;
в)диңгез продуктлары.
7.Туган ягым территориясе кайда урнашкан?
а)тропик пояста;
б)поляр пояста;
в)уртача пояста.
Тест №14. Безнең якның җир өсте һәм сулыклары.
1. Җир өстенең ишелә торган ярлы иңкүле урыны ничек атала?
а)балка (коры үзән);
б)калкулык;
в)ерым.
2. 300 м биеклектәге күтәренкелек ничек дип атала ?
а) калкулык;
б)тау;
в)яссытаулык.
3.Кешеләр тарафыннан ясалган тау ничек дип атала?
а)калкулык; б)яссытаулык; в)террикон.
4.Су саклау урыннары ничек дип атала?
а)иңкүлек;
б)сулык;
в)яссытаулык (плато).
5.Табигый сулыкларга нәрсәләр керә?
а)инеш, күл, канал;
б)кечкенә елга, диңгез, елга;
в)сусаклагыч, океан, инеш.
6.Россиянең ярларын нинди океан сулары юа?
а)Һинд, Тын, Атлантик;
б)Төньяк Боз, Тын, Атлантик
в)Төньяк боз, Һинд, Атлантик, Тын.
7.Сулык ул –
а)су саклау урыны, үсемлекләр һәм хайваннар өчен яшәү тирәлеге, ял итү урыны, транспорт юлы (магистрале), көнкүрештә һәм эчү өчен кулланылучы су чыганагы;
б)үсемлекләр һәм хайваннар өчен яшәү тирәлеге;
в)Җирне матурлаучы.
8.Сулыклар белән түбәндәге хайваннарның тормышлары бәйләнгән:
а)үрдәкләр, аккошлар, челәннәр (цапля);
б)чәперчек (трясогузка), ябалак, күке;
в)бөркет, ләкләк (аист).
Тест №15. Безнең җир асты байлыкларыбыз.
1.Файдалы казылмаларның чыга торган урыннарын кемнәр таба?
а)археологлар;
б)геологлар;
в)төзүчеләр.
2.Файдалы казылмаларга түбәндәгеләр керә:
а)кирпеч, бетон, бензин;
б)станок, ваза, кайчы;
в)нефть, газ, кызыл балчык.
3.Төзелештә нәрсә кулланыла?
а)торф, тимер рудасы, кыйммәтле асылташлар (самоцветы);
б)ком, кызыл балчык, гранит;
в)мәрмәр, ташкүмер, малахит.
4. Металлны нәрсәдән алалар?
а)ташкүмер, гәрәбә (янтарь), акбур;
б)Энҗе (жемчуг), известьташ, торф;
в)тимер рудасы, бакыр рудасы.
5.Бораулау корылмалары ярдәмендә нинди файдалы казылмаларны чыгаралар?
а)нефть, табигый газ;
б)калий тозы, алмаз;
в)мәрмәр, гранит.
6.Шахталардан нинди файдалы казылмалар чыгаралар?
а)известьташ, кабырчык токым (ракушечник), гранит;
б)ташкүмер, антрацит, тимер рудасы;
в)аш тозы, энҗе, графит.
7.Карьерларда нинди файдалы казылмалар чыгаралар?
а)известьташ, ком, кызыл балчык;
б)алтын, малахит, мәрмәр;
в)нефть, торф, көрән күмер.
8.Янучан файдалы казылмалар:
а)алмаз, известьташ, графит;
б)тимер рудасы, аш тозы, акбур;
в)ташкүмер, антрацит, торф.
Тест №16. Туендыручы Җир-ана (туфрак).
1.Туган ягыбызның туфрагы:
а)кара туфрак (черноземы);
б)тундра туфрагы (тундровые);
в)көлсу туфрак (подзолистые);
г)соры урман туфрагы (серые лесные).
2.Кара уңдырышлы туфрак кайда өстенлек итә?
а)тундрада;
б)далада;
в)урман зонасында;
г)чүлдә.
3.Туфракның уңдырышлыгы нәрсәгә бәйле?
а)комга;
б)кызыл балчыкка;
в)черемәгә;
г)тозларга.
4.Микроорганизмнар тәэсирендә черемәдән нәрсә барлыкка килә?
а)су;
б)һава;
в)таш;
г)тоз.
5.Үлгән хайван калдыкларыннан микроорганизмнар тәэсирендә нәрсә барлыкка килә?
а)ком;
б)кызыл балчык;
в)черемә;
г)ләм.
6.Туфрак составына түбәндәгеләр керә:
а)углекислый газ, известьташ, һава, су;
б)су, һава, ком, кызыл балчык, гумус, тоз;
в)аш тозы, ком, кызыл балчык, су, һава.
7.Туфракны саклар өчен кырларга нәрсә кирәк?
а)сукалау, тукландыру, зарарлы хайваннарны һәм бөҗәкләрне юк итү;
б)агачлар утырту, күп итеп су сибү, агулы химикатлар куллану;
в)кар тоту, кыр ышыклау полосалары утырту, дөрес сукалау, тиешенчә сугару һәм ашламалар куллану.
8. 1 см туфрак ничә елда барлыкка килә?
а)100 -150 ел;
б)5 – 10 ел;
в)250 -300 ел;
г)1 – 2 ел.
9. Кайсы җөмләдә әйтелгәннәр дөрес?
а)күп микъдарда агулы химикатлар куллану туфракның уңдырышлылыгын киметә;
б)туфракка күп итеп ашламалар кертү күп микъдарда тозлар җыелуына китерә, бу уңдырышлылыкны арттыра;
в)үсемлекләр үсмәгән туфрак су белән юылмый һәм җилләр ярдәмендә очыртып алып кителми.
Тест №17. Урман һәм болындагы бергәлек (сообщество).
1.Урман - табигый бергәлек дип атала, чөнки:
а)урманда бер-берсе белән янәшә төрле үсемлекләр үсә;
б)урманда яшәүчеләр бергә яшиләр һәм бер-берсе белән тыгыз элемтәдә торалар;
в)бөтен урман агач башларыннан алып җиргә кадәр хайваннар белән тулган.
2.Урманда үсемлекләр яруслар барлыкка китерә:
а)өстә – мүкләр һәм лишайниклар, уртада – агачлар, аста – куаклар,
б)өстә – агачлар, уртада – үләнчел үсемлекләр, аста – куаклар;
в)өстә – агачлар, уртада – куаклар, аста – үләннәр, мүкләр, лишайниклар.
3.Агачларда нәрсәләр яши?
а)тиеннәр, тукраннар, чукырлар;
б)тычканнар, куяннар, аюлар;
в)сукыр тычканнар, пошилар, суалчаннар.
4.Урман түшәлмәсендә нәрсәләр яши?
а)керпеләр, сукыр тычканнар, җир тычканнары (землеройки);
б)бактерияләр, бөҗәкләр һәм аларның лечинкалары;
в)камка, кайры коңгыз, урман тычканнары.
5.Ашарга яраклы гөмбәләргә нәрсәләр керә?
а)чебен гөмбәсе, говорушки восковые, желчные грибы;
б)дождевики, пороховки, шампиньоны-рыжеющие;
в)җирән гөмбә (лисичка), рыжик, майлы гөмбә.
6.Болында нәрсәләр үсә?
а)бары тик үләнчел үсемлекләр;
б)мүк һәм лишайниклар;
в)куаклар һәм үләнчел үсемлекләр.
7.Болында нәрсәләр яши?
а)аккошлар, боҗырлар (рябчик), ефәк күбәләге;
б)төклетура, ябалак, суер;
в)чәперчек (сиртмәкойрык) (трясогузка), тирес коңгызы, үләксә коңгызы.
8.Болында нинди үсемлекләр үсә?
а)арышбаш (сүсән) (тимофеевка), тукранбаш (клевер), йонча;
б)ландыш, кыяк (осока), ягель;
в)кара җиләк, пион, типчак.
9.Болын һәм урман санитарлары дип нәрсәләрне атыйлар?
а)тирес коңгызын, үләксә коңгызын, тукранны;
б)бал кортларын, кабан дуңгызын, күкшәне;
в)чикерткәне, кайры коңгызны, бызылдавыкны (жужелица).
10.Кайсысы болындагы туклану чылбыры?
а)имән чикләвеге→тычканнар→ябалаклар;
б)йонча (мятлик)→тычкан→ябалак;
в)үсемлек калдыклары→яңгыр суалчаны→сиртмәкойрык.
Тест №18. Төче сулыклар.
1.Ясалма сулыкларга нәрсәләр керә?
а)елга, диңгез, океан;
б)сусаклагыч, буа, канал;
в)инеш, елга, күл, диңгез, океан.
2.Сулыкларда үсүче үсемлекләр:
а)арышбаш, көтүче сумкасы, йонча;
б)нарат җиләге, кара җиләк, мүк;
в)сары төнбоек, бака тәңкәсе (ряска), камыш (тростник).
3.Төче сулыкларның санитарлары дип нәрсәләрне атыйлар?
а)кысланы, тешсез әкәм-төкәмне;
б)буа әкәм-төкәме (прудовик), кәтүк әкәм-төкәм (катушка);
в)суүлчәр-кандала (клоп-водомер), йөзгәләк-коңгызны (жук-плавунец).
4.Тере фильтр дип нәрсәләрне атыйлар?
а)чукмарбашларны (головастики);
б)елга кыслаларын;
в)ике капкачлы моллюскларны.
5.Төче сулыклардагы буа һәм йорт төзүчеләр:
а)кешеләр;
б)ондатра (су күсесе);
в)челән (цапля);
г)кондыз.
6.Нәрсәләрнең тормышлары сулыклар белән бәйле?
а)кызылтүш (зяблик), сиртмәкойрык, күкшә;
б)челән, үрдәк;
в)аккош, ябалак, көртлек (тетерев).
7.Сулыкларны ни өчен табигый бергәлек дип атыйлар?
а)анда хайваннарга азык булып торучы үсемлекләрнең бик күп төре бар;
б)анда бер-берсе белән тыгыз элемтәдә торучы тереклек ияләре бергә яши;
в)анда елганың өстеннән алып астына кадәр бик күп төрле тереклек ияләре яши.
8.Сазлык ул –
а)табигатьнең зарарлы һәм кирәксез бер өлеше;
б)чиста суларның табигый саклану урыны;
в)күп төрле үсемлек һәм хайваннарның яшәү урыны.
9.Төче сулыклардагы ерткычлар:
а)йөзгәләк-коңгызлар, суүлчәр-кандала, чуртан;
б)карась, кысла, озынборын личинкасы (мотыль);
в)елга әкәм-төкәме, чукмарбашлар.
10.Кайвакыт төче сулыкларда су яшел төстә була, чөнки ...
а)бака тәңкәсе йөзеп йөри;
б)суда бик вак (микроскопик) суүсемнәр йөзә;
в)төптә ләм бик күп.
Тест №19. Үсемлекчелек һәм сиздерми генә уңышны саклаучылар.
1.Үсемлекчелекнең төп тармаклары:
а)кырчылык, ат асрау, умартачылык, бакчачылык;
б)кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек;
в)кырчылык, яшелчәчелек, кошчылык, балыкчылык.
2.Авыл шәһәргә нәрсә бирә?
а)азык-төлек продуктлары;
б)завод һәм фабрикалар өчен продукт;
в)туку фабрикалары өчен продукт.
3.Төп бөртекле культураларга нәрсәләр керә?
а)бәрәңге, помидор, җитен;
б)солы, арпа, арыш, бодай;
в)суган, шалкан, көнбагыш.
4.Яшелчәчелек культуралары:
а)кишер, петрушка, помидор;
б)кәбестә, абрикос, персик;
в)чия, баклажан, патиссон.
5.Авыл хуҗалыгы һөнәрләре:
а)тукучы, металлург, геолог;
б)агроном, комбайнчы, яшелчә үстерүче;
в)чәчәк үстерүче, археолог, инженер.
6.Майны нәрсәдән алалар?
а)карабодай һәм арпадан;
б)тары (просо) һәм солыдан;
в)көнбагыш һәм җитеннән.
7. 10 кара тасма төшкән коңгызны ничек дип атыйлар?
а)май коңгызы;
б)колорадо;
в)скоробей;
г)бызылдавык.
8.Гөбләнең (үсемлек бетләре) (тля) дошманнары:
а)карчыга (канюк);
б)алтынкүз (златоглазка);
в)песнәк (синица);
г)камка (божья коровка).
9.Алма корткычларының гусеницаларын нәрсәләр юк итә?
а)алтынкүз;
б)торымтай (пустельга);
в)бозылдавык.
г)сыерчык.
10.Уңышны кыр тычканнарыннан нәрсәләр саклый?
а)ябалаклар (совы);
б)миләш чыпчыгы (дрозд);
в)карчыга (канюк);
г)торымтай (пустельга).
Тест №20. Авыл хуҗалыгы тармаклары.
1.Үсемлекчелек нинди тармакларга бүленә?
а)умартачылык, чәчәкчелек, бакчачылык, кошчылык;
б)кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек;
в)кырчылык, ат асраучылык, дуңгызчылык, бакчачылык.
2.Ипи һәм ипи продуктларын пешерү өчен ярманы нинди үсемлекләрдән алалар?
а)солы;
б)арыш;
в)тары (просо);
г)бодай.
3.Яшелчә культураларына нәрсәләр керә?
а)кыяр, кишер, сарымсак;
б)бәрәңге, көнбагыш, җитен;
в)солы, слива, астра.
4.Дөрес туклану чылбырын тап.
а)ярма→кыр тычканы→сыерчык;
б)бәрәңге яфрагы→колорадо коңгызы→бызылдавык;
в)алма→гөблә→алтынкүз.
5.Терлекчелектәге һөнәрләр:
а)яшелчәче;
б)ветеринар;
в)зоотехник;
г)умартачы.
6.Мөгезле эре терлек ул –
а)сыерлар;
б)кәҗәләр;
в)үгезләр;
г)дуңгызлар.
|