Математика 4 класс Контроль эшләр
УМК «Школа России»
Контроль эш № 3 4 кл
1 нче вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Комбинатта декабрь аенда 7163л сок, ә гыйнвар аенда 678л га кимрәк сок җитештерделәр. Барлык сокның 9789 литрын пакетларга, ә калганын шешәләргә бүлеп салдылар. Шешәләргә ничә литр сок салганнар?
2. Чиш, дөреслеген тикшер.
700000 – 24618 804608 + 96395 312879 – 179542
3. Баганалап язып чиш.
28км 640м – 9км 890м
18т 360кг + 16т 740кг
4сәг 40мин – 55мин
4. Тигезләмәне чиш.
290 + X = 640 – 260
5.* Төшеп калган цифрларны яз
3∆79
+ 43∆1
560∆
∆∆568
6.*Гамәл тәртибен билгелә
а : b – c • d + k • m : n
Контроль эш № 3 4 кл
2 нче вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Кыш көне кибеттә 3486 курчак, ә яз көне 697 курчакка кимрәк саттылар. Барлык сатылган курчакларның 4486 сы күлмәк киертелгән, ә калганнары спорт костюмыннан иде. Ничә курчак спорт костюмыннан булган?
2. Чиш, дөреслеген тикшер.
600600 – 24863 143807 + 57296 529631 – 181479
3. Баганалап язып чиш.
16т230кг – 9т 750кг
32км 560м + 19км 540м
2сәг 2мин – 45мин
4. Тигезләмәне чиш.
400 – X = 275 + 25
5.* Төшеп калган цифрларны яз
671∆
+5∆83
76∆9
∆∆626
6.*Гамәл тәртибен билгелә
а : (b – c) • d + k • (m : n)
Контроль эш № 4 4 кл
I вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Концертлар залында 2000 урын. Партерда 1200 урын, амфитеатрда партерга караганда 3 тапкыр азрак, ә калганнары балконда. Балконда ничә урын?
2. Аңлатмаларның кыйммәтләрен тап.
(10283 + 16789) : 9 5•(125 + 75) : 20 + 80
(200496 - 134597) • 2
3. Чагыштыр, “<, >, =” тамгаларын куй.
6т 20кг ... 6т 2ц 20км 300м ... 23000м
3тәүл. 10сәг ... 190 сәг
4. Тигезләмәне чиш.
3 • X = 87 – 6
5. Турыпочмаклыкның буе 9см, иңе 5см га кыскарак. Турыпочмаклыкның мәйданын тап.
6*.Онык 1992нче елны туган. Ул бабайдан 65 яшькә яшьрәк. Бабай ничәнче елда туган?
7*. Мәсьәләне чиш.
2 көймәгә 12 кеше сыя, ә беренче көймәгә икенчесенә караганда 2 тапкыр күбрәк сыя. Һәр көймәдә ничә кеше?
Контроль эш № 4 4 кл
I I вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Базарга барысы 4т груша, алма, слива китерделәр. 2240 кг алма, грушалар алмаларга караганда 2 тапкыр азрак, ә калганы слива булган. Базарга ничә кг слива китергәннәр?
2. Аңлатмаларның кыйммәтләрен тап.
(18370 + 23679) : 7 156 – 96 :(12 : 4) : 2
(800035 - 784942) • 6
3. Чагыштыр, “<, >, =” тамгаларын куй.
6т 200кг ... 6200кг 5км 4м ... 5км 40дм
245сәг ... 4 тәүл. 5 сәг
4. Тигезләмәне чиш.
84 : X = 6 • 7
5. Турыпочмаклыкның иңе 4см, ә буе 2 тапкыр зуррак. Турыпочмаклыкның мәйданын тап.
6*. Әби 1934нче елны туган. Оныгы әбидән 56 яшькә яшьрәк булса оныгы ничәнче елда туган?
7*. Мәсьәләне чиш.
Алсу белән Камиләнең икесендә, Таһир белән Зөфәрнең икесендә ничә алма булса шуның кадәр. Камиләдә 5 алма, ә Таһирда 8 алма. Кайсысында алма күбрәк: Алсудамы, әллә Зөфәрдәме?
Контроль эш № 5 4 кл
I вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Укучы 580 битле “Гарри Поттер һәм фәлсәфи таш” китабын укыган. Ул 5 көнне 55 әр бит, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 150 бит укыса, аның тагын ничә бит укыйсы калган?
2. Исәплә:
6224 : 4 238800 : 6
4050 • 6 7320 • 4
3. Аңлатманың кыйммәтен тап.
563430 : 7 + 9204 • 4
4. Тигезләмәне чиш.
20400 • 5 – X = 390
5. Геометрик мәсьәлә.
Ягы 6см га тигез булган квадрат сыз. Бирелгән квадратның 6 дан 1 өлешен буя. Син квадратның ничә см2 ын буядың?
6*. Зирәклеккә мәсьәлә.
Беренче кисмәктә 20кг бал бар. Винни-Пух 2кг балны алганнан соң, анда икенче кисмәктәгегә караганда 4 кг га азрак бал калган. Һәр кисмәктә күпме бал бар?
Контроль эш № 5 4 кл
II вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Талия 495 битле яңа китап укый башлаган. Ул 5 көнне 47 шәр бит, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 135 бит укыса, аның тагын ничә бит укыйсы калган?
2. Исәплә:
7527 : 3 205100 : 7
2700 • 9 4080 • 5
3. Аңлатманың кыйммәтен тап.
432360 : 6 + 7021 • 3
4. Тигезләмәне чиш.
70100 • 2 – X = 920
5. Геометрик мәсьәлә.
Ягы 7см га тигез булган квадрат сыз. Бирелгән квадратның 7 дән 1 өлешен буя. Син квадратның ничә см2 ын буядың?
6*. Зирәклеккә мәсьәлә.
Бригадада 5 балта остасы һәм 1 столяр булган. Эшләгән эш өчен балта осталары 200 әр сум, ә столяр бригаданың уртача хезмәт хакыннан 30 сумга күбрәк акча алган. Столяр эш өчен күпме акча алган?
Контроль эш № 6 4 кл
I вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Укучы 4 көнне 35 әр бит, ә аннан соң тагын 65бит укыды. Китапта барлыгы 420 бит булса, аның тагын ничә бит укыйсы калган?
2. Гамәлләрне башкар:
50088 : 8 = 12096 : 6 = 16533 : 3 =
43м – 6м 8мм = ...м...дм...см...мм
34ц – 4ц 47г = …ц…кг…г
3. Аңлатманың кыйммәтен тап.
2503 • 8 + (100000 – 1975) : 5
4. Тигезләмәне чиш.
5 • X – 30 = 105
5. Геометрик мәсьәлә.
Җирнең мәйданы 720м2 . Җирнең иңе 20м булса, буе күпмегә тигез?
6. Зирәклеккә мәсьәлә.
Һәр читлектә төрле сандагы куян булырлык итеп 45 куянны 9 читлеккә урнаштыр.
Контроль эш № 6 4 кл
II вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Кибеттә 5 көнне 165 әр кг кәбестә, аннан соң тагын 400кг кәбестә саттылар. Барысы 2000кг кәбестә булса, аларның тагын күпме кәбестә сатасылары калган?
2. Гамәлләрне башкар:
5072 : 8 = 12500 : 4 = 36012 : 6 =
14сәг – 12сек = ...сәг...мин...сек
5ц 82г – 93г = …ц…кг…г
3. Аңлатманың кыйммәтен тап.
17166 : 6 + (8300 • 5 – 8548)
4. Тигезләмәне чиш.
68 + X • 6 = 164
5. Геометрик мәсьәлә.
Җирнең мәйданы 540м2 . Җирнең буе 30м булса, иңе күпмегә тигез?
6. Зирәклеккә мәсьәлә.
Гольф тубы көнгерәнең сумкасына кереп киткән дә Капитан Врунгель көнгерәне куа башлаган. Көнгерә минутына һәрберсе 10шар метр булган 70 сикереш ясый, ә Капитан Врунгель 10м/с тизлек белән йөгерә. Ул көнгерәне куып җитәрме?
Контроль эш № 7. 4 кл
I вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Колумбиядәге фермер 4 т кофе җыеп алды. Шуның 940 кг ын ул шоколад фабрикасына тапшырды, ә калганын тигез итеп 68 капчыкка бүлеп салды. Һәр капчыкта ничә кг кофе?
2. Гамәлләрне башкар:
7247 • 5 930760 – 845999
1305 : 9 68754 + 224689
6098 • 83 16727 : 389
38744 : 58 189088 : 622
3. Гамәлләрне башкар:
2 т 2 ц 88 кг + 7 ц 86 кг = … т … ц … кг
2 мин 52 с + 43 сек = ... мин ... с
8 тәүл 17 сәг – 5 тәүл 22 сәг 10 мин = ... тәүл ... сәг ... мин
4. Тигезләмәне чиш:
112 : X = 48 : 6
5*. Ягы 8 м лы квадрат формасындагы бүлмәнең идәнен җәю өчен буе 4м, иңе 4дм булган ничә такта кирәк булыр?
Контроль эш № 7 4 кл
II вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Фермер бакчадан 6 т 2 ц 88 кг алма җыеп алган. Шуның 2590 кг ыннан сок ясадылар, ә калганын тигез итеп 68 ящикка бүлеп салдылар. Һәр ящикта ничә кг алма бар?
2. Гамәлләрне башкар:
5289 • 9 48909 + 298698
13518: 9 92800 – 217995
15698 • 47 19151 : 684
240542 : 86 41097 : 399
3. Гамәлләрне башкар:
3 т 2 ц 75 кг + 8 ц 98 кг = … т … ц … кг
8 мин 10 с – 7 мин 45 с = ... мин ... с
33 м 49 см + 22 м 68 см = ... мин ... см
4. Тигезләмәне чиш:
126 : X = 54 : 6
5*. Ягы 6м лы квадрат формасындагы бүлмәнең идәнен җәю өчен буе 3м, иңе 2дм булган ничә такта кирәк булыр?
Йомаклау контроль эше (№ 8). 4 кл
I вариант.
1. Мәсьәләне чиш.
Дүрт киштәдә барысы 500 китап бар. Беренче киштәдә 139 китап, икенчесендә беренчесендәгегә караганда 12 китапка кимрәк, ә өченчесендә беренче һәм икенче киштәләрдә булган барлык китаплардан 2 тапкыр азрак. Дүртенче киштәдә ничә китап бар?
2. Мәсьәләне чиш.
Аралары 918 км ераклыкта булган ике шәһәрдән бер үк вакытта кара-каршы ике поезд чыгып китте. Алар 6 сәг тән соң очраштылар. Беренчесенең тизлеге 65 км/сәг булса, икенчесенең тизлеге күпме?
Йомаклау контроль эше (№ 8). 4 кл
II вариант.
Контроль эш 4 кл., № 2
1 нче вариант
1. Мәсьәләне чиш:
Кайсысы җиңелрәк һәм ничә килограммга: 32шәр кг лы 8 тартма конфетмы, әллә 36шар кг лы 7 тартма вафлимы?
2.Чагыштыр һәм <, =, > тамгаларының тиешлесен куй.
2500 мм ... 25 см 3 км 205 м ... 3250 м
6 т 800 кг ... 68 ц 10250 кг ... 10 т 2 ц
5249 … 5 • 1000 + 2 • 100 + 9 • 10 + 4
3.Исәплә:
25819 + 1 395000 : 100
309 • 100 75800 – 10000
500000 – 1 130007 + 8000
4. Исәплә:
а) яклары 2 см һәм 4 см га тигез булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын исәплә;
б) периметры турыпочмаклыкныкы шикелле булган квадратның ягын һәм мәйданын тап.
5 *.Зурлыкларны үсә бару тәртибендә яз.
5 дм2, 50 см2, 500 дм2, 5000 см2.
6*. Мәсьәләне чиш:
Һәр тортны урталайга бүлделәр, ә һәр яртысын тагын урталайга бүлделәр. 12 тәлинкәнең һәрберсенә 1 әр кисәк торт салып кунакларга бирделәр. Ничә торт булган?
Контроль эш 4 кл., № 2
2 нче вариант
1. Мәсьәләне чиш:
Кайсысы авыррак һәм ничә килограммга: 46 шар кг лы 6 капчык онмы, әллә 48 әр кг лы 5 капчык дөгеме?
2.Чагыштыр һәм <, =, > тамгаларының тиешлесен куй.
12 дм 80 мм ... 1280 мм 52 мм ... 2 см 5 мм
2400 кг ... 240 ц 6 т 8 кг ... 6080 кг
814129 … 814100 + 2 • 10 + 9
3.Исәплә:
73549 + 1 84600 : 10
326000 – 1000 30000 – 1
268 • 1000 206317 – 300
4. Исәплә:
а) яклары 7 см һәм 3 см га тигез булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын исәплә;
б) периметры турыпочмаклыкныкы шикелле булган квадратның ягын һәм мәйданын тап.
5 *.Зурлыкларны үсә бару тәртибендә яз.
7 дм2, 70 см2, 700 дм2. 7000 см2.
6*. Мәсьәләне чиш:
24 кызыл һәм 18 ак розадан букет ясадылар. Һәр букетта 4 әр кызыл һәм 3 әр ак роза булса, иң күбе ничә букет ясап була?
|