Контроль эшләр
3 класс
УМК “Россия мәктәпләре”
Контроль эш № 1.
Вариант 1.
1. Мәсьәләне чиш:
Тиеннең 7 ак һәм 8усак гөмбәсе бар. Берничә гөмбә ашаганнан соң, аның 9 гөмбәсе калды. Тиен ничә гөмбә ашаган?
2. Таблицаны тутыр.
Кимүче 64 72 23
Киметүче 37 52 45
Аерма 37 19 17 37
3. Тигезләмәне чиш.
Х – 8 = 9 16 – х = 7 х + 7 = 12
4. Берсе 4 см га, ә икенчесен 2 см 5 мм га озынрак булган ике кисемтә сыз.
Контроль эш № 1.
Вариант 2.
1. Мәсьәләне чиш:
Автобуста 8 олы һәм 5 бала бара иде. Тукталышта 7 кеше төште. Автобуста ничә кеше калды?
2. Таблицаны тутыр.
Кимүче 83 53 34
Киметүче 24 34 49
Аерма 54 48 19 28
3. Тигезләмәне чиш.
13 – х = 7 х – 7 = 8 8 +х7 = 16
4. Берсе 2 см 5 мм га, ә икенчесе 3 см га озынрак булган ике кисемтә сыз.
Контроль эш №2
1нче вариант
1. Гамәл тәртибен күрсәт һәм чиш:
4 · 4 - 2 · 6 ; 24 : 3 + 7 · 6 ;
15 : 5 · 6 : 2 ; 7 · 8 – ( 24 + 17 ) ;
18 : ( 27 : 3 ) + 10 ; 20 : ( 14 – 9 ) + 18 ;
2. Мәсьәләне чиш:
Бер палаткага киткән
Тукыма Палаткалар саны Барлык палаткага
киткән тукыма
9 м 5 ?
9 м ? 45 м
? 5 45 м
3. Фигураларның периметрын тап.
4. Контроль эш №2
2 нче вариант
1. Гамәл тәртибен күрсәт һәм чиш:
1) 6 · 6 – 5 · 5 ; 4) 20 : ( 15 : 3 ) + 8 ;
2) 14 : 7 · 6 : 3 ; 5) 4 · 9 – ( 23 – 18 ) ;
3) 36 : 6 + 6 · 7 ; 6) 40 : ( 15 – 7 ) + 59 ;
2. Мәсьәләне чиш:
Бәя Сан Кыйммәт
6 сум 7 дәфтәр ?
? 7 дәфтәр 42 сум
6 сум ? 42 сум
3.Фигураларның периметрын тап.
Контроль эш №2
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Динә беренче көнне китапның 16 битен, ә икенче көнне 14 битен укыды. Китапның тагын 18 битен укыйсы калды. Бу китапта барысы ничә бит булган?
2.Мәсьәләне чиш.
Карандаш 3 сум тора. Шундый 9 карандаш ничә сум тора?
3.Мисалларны чиш.
(17 – 8) · 2 = 82 – 66 =
(21 – 6) : 3 = 49 + 26 =
18 : 6 · 3 = 28 + 11 =
8 · 3 – 5 = 94 – 50 =
4.Чагыштыр.
38 + 12 ... 12 + 39 7 + 7 + 7 + 7 ... 7 + 7 + 7
5.Яклары 4 см һәм 2 см булган турыпочмаклыкның периметрын тап.
6.Саннарның суммасы диагональ буенча да, горизонталь һәм вертикаль буенча да 33 кә тигез булырлык итеп буш шакмакларны тутыр.
8
13
14
Контроль эш №2
2нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Укучылар беренче көнне 18 агачның, икенче көнне 12 агачның төбен йомшарттылар. Аларның тагын 14 агачның төбен йомшартасылары калды. Укучылар барысы ничә агач төбе йомшартырга тиеш булганнар?
2.Мәсьәләне чиш.
Пакетта 7 кг бәрәңге бар. Шундый 3 пакетта ничә килограмм бәрәңге бар?
3.Мисалларны чиш.
(24 – 6) : 2 = 87 – 38 =
(15 – 8) · 3 = 26 + 18 =
12 : 6 · 9 = 73 + 17 =
3 · 7 – 12 = 93 – 40 =
4.Чагыштыр.
46 + 14 ... 46 + 15 5 + 5 + 5 ... 5 + 5
5.Яклары 3 см һәм 5 см булган турыпочмаклыкның периметрын тап.
6.Саннарның суммасы диагональ буенча да, горизонталь һәм вертикаль буенча да 33 кә тигез булырлык итеп буш шакмакларны тутыр.
11
13
12
Контроль эш №3
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Төргәктә 54 м тукыма бар. Һәрберсенә 3 әр м тукыма тотып 9 куртка тектеләр. Төргәктә ничә метр тукыма калды?
2.Мисалларны чиш.
63 : 7 · 4 = 15 : 3 · 9 =
24 : 4 · 7 = 54 : 9 · 8 =
49 :7 · 5 = 14 : 2 · 4 =
3.Гамәл тәртибен билгелә һәм чиш:
90 – 6 · 6 + 29 =
5 · ( 62 – 53 ) =
4.Саннарны берурынлы саннар тапкырчыгышы рәвешендә күрсәт : 45, 24, 14, 32, 21, 35, 42
5.Ягы 4 см га тигез булган квадрат сыз. Аның преиметрын тап.
6*.Ике санның тапкырчыгышы 81 гә тигез. Тапкырлаучыларның берсен 3 тапкыр киметсәк, тапкырчыгыш ничек үзгәрер?
Контроль эш №3
2нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Папка ясар өчен укучылар 50 кәгазь бите әзерләделәр. Һәрберсенә 4 әр кәгазь бите тотып 8 папка ясадылар. Укучыларның ничә кәгазь бите калган?
2.Мисалларны чиш.
21 : 3 · 8 = 45 : 5 · 6 =
28 : 4 · 9 = 32 : 8 · 4 =
54 : 6 · 7 = 27 : 3 · 5 =
3.Гамәл тәртибен билгелә һәм чиш:
90 – 7 · 5 + 26 =
6 · ( 54 – 47 ) =
4.Саннарны берурынлы саннар тапкырчыгышы рәвешендә күрсәт : 28, 56, 27, 35, 63, 16, 20
5.Яклары 5 см һәм 2 см га тигез булган турыпочмаклык сыз. Аның периметрын тап.
6*.Төлке үрдәк тотарга уйлаган. Ул посып кына буа янына килгән. Суда 4 зур үрдәк йөзеп йөри икән. Ә кечкенәләре 2 тапкыр күбрәк, ә 3 ана үрдәк яр буенда утыра. Төлке ничә үрдәк күргән?
Контроль эш №4
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Театрда беренче сыйныф укучылары партерда 9шар итеп 2 рәткә һәм амфитеатрдагы 13 урынга утырдылар. Беренче сыйныф укучылары барысы ничә урынга утырдылар?
2.Мисалларны чиш.
72 – 64 : 8 36 + (50 – 13)
(37 + 5) : 7 25 : 5 · 9
63 : 9 · 8 72 : 9 · 4
3.Аңлатмаларны кулланып, ике тигезлек, ике тигезсезлек төзе һәм яз.
8 · 4; 40 – 5; 4 · 8; 40 – 8.
4.Буе 8 метрга, иңе 5 метрга тигез булган турыпочмаклык формасындагы яшелчә бакчасының мәйданын тап.
5.Тигезлекләр дөрес булырлык итеп тәрәзәләр урынына тамгалар куй.
6 □ 3 □ 9 = 18
8 □ 4 □ 9 = 18
6*.Әти 12 хлопушканы малаена һәм аның 3 дустына тигез итеп бүлеп бирде. Һәр малайга ничә хлопушка тиде?
Контроль эш №4
2нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Залны һәрберсендә 8әр лампочкалы 6 люстра, ә сәхнәне 7 лампочка яктырта. Залны һәм сәхнәне барысы ничә лампочка яктырта?
2.Мисалларны чиш.
75 – 32 : 8 81 : 9 · 5
8 · (92 – 84) 42 : 7 · 3
(56 + 7) : 9 64 : 8 · 7
3.Аңлатмаларны кулланып, ике тигезлек, ике тигезсезлек төзе һәм яз.
3 · 7; 30 – 9; 7 · 3; 30 – 3.
4.Ягы 4 метрга тигез булган квадрат формасындагы чәчәклекнең мәйданын тап.
5.Тигезлекләр дөрес булырлык итеп тәрәзәләр урынына тамгалар куй.
9 □ 3 □ 6 = 18
4 □ 2 □ 8 = 16
6*.Гүзәл 18 пилмәнне энесе Таһирга һәм аның 2 дустына тигез итеп бүлеп бирде. Гүзәл һәр тәлинкәгә ничә пилмән салган?
Контроль эш №5
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Алсу календарьлар җыя. Үзенең календарьларын ике альбомга ябыштырган. Зур альбомга 6шар итеп 9 биткә, кечкенә альбомга 3шәр итеп 4 биткә ябыштырган. Алсуның барысы ничә календаре бар?
2.Аңлатмаларның кыйммәтләрен тап.
5 · 7 6 · (9 : 3) 21 · 1
36 : 6 56 : 7 · 8 0 : 1
27 : 3 9 · (64 : 8) 18 : 18
3.Ягы 6 см га тигез булган квадрат сыз:
а) периметрын һәм мәйданын тап;
б)квадратны 4 тигез өлешкә бүл һәм 1 өлешен буя.
4. Тигезсезлекләр дөрес булырлык итеп ике яктагы тәрәзәгә дә бер үк төрле сан яз.
12 : □ ˂ 16 : □
18 : □ ˃ 14 : □
5. Тигезлекләр дөрес булырлык итеп төшеп калган саннарны яз.
1 м2 = ... дм2
8 дм 2 см = .. см
35 мм = ... см ... мм
6*.Тортны 12 өлешкә бүлгәннәр. Калган кисәкләре булганнарына караганда 6 тапкыр ким булса, ничә кисәк тортны ашаганнар?
Контроль эш №5
2нче вариант.
1.Мәсьәләне чиш.
Әни беренче сорт помидорны 9 ар төп итеп 5 түтәлгә, икенче сортны 8 әр төп итеп 3 түтәлгә утыртты. Әни барысы ничә төп помидор утыртты?
2.Аңлатмаларның кыйммәтләрен тап.
0 · 4 3 · (14 : 2) 10 : 1
21 : 3 42 : 6 · 5 0 · 5
56 : 7 8 · (48 : 8) 0 : 20
3.Ягы 6 см һәм 3 см га тигез булган турыпочмаклык сыз:
а) периметрын һәм мәйданын тап;
б)турыпочмаклыкны 3 тигез өлешкә бүл һәм 1 өлешен буя.
4. Тигезсезлекләр дөрес булырлык итеп ике яктагы тәрәзәгә дә бер үк төрле сан яз.
18 : □ ˂ 16 : □
21 : □ ˃ 18 : □
1. Тигезлекләр дөрес булырлык итеп төшеп калган саннарны яз.
1 дм2 = ... см2
5 см 7 мм = .. мм
43 дм = ... м ... дм
6*.Суыткычта 48 пилмән бар иде. Калганнары булганнарыннан 6 тапкыр азрак булса, ничә пилмәнне пешергәннәр?
Контроль эш №6
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Төргәктә 24 м драп тукыма бар иде. Кисүче һәрберсенә 3әр метрдан 6 пальто кисте. Төргәктә ничә метр драп калды?
2.Мәсьәләне чиш.
Почтальон авылга 63 газета һәм 9 журнал алып килде. Почтальон газеталарны журналларга караганда ничәгә күбрәк алып килгән? Журналлар газеталарга караганда ничә тапкыр азрак булган?
3.Исәплә.
8 · 9 – 63 : 9 54 : 9 – 32 : 8
4 · 4 + 8 · 3 6 · 8 + 7 · 3
4.Тигезләмәне чиш .
х – 34 = 56
5*.Мәсьәләне чиш.
10 сумга 3 бәйләм редиска алырга була. Шундый 6 бәйләм редиска күпме тора?
6*.Тылсымлы квадратны тутыр. 0 дән 8 гә кадәр саннарны куллан, сумма 12 гә тигез булсын. Квадратта цифрлар кабатланмасын.
1 8
6
8
3
4
Контроль эш №6
2нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Укучылар 7шәр итеп 4 рәт чыршы утырттылар. Тагын 17 чыршы утыртасы калды. Укучылар ничә чыршы утыртырга тиеш булганнар?
2.Мәсьәләне чиш.
Зилә җәй көне 14 китап, ә Илсур 7 китап укыды. Зилә Илсурга карагнда ничә китапка артыграк укыган? Илсур Зиләгә караганда ничә тапкыр кимрәк укыган?
3.Исәплә.
7 · 8 – 4 · 7 63 : 9 – 54 : 9
3 · 5 + 9 · 4 3 · 6 + 7 · 5
4.Тигезләмәне чиш .
82 – х = 64
5*.Мәсьәләне чиш.
10 сумга 4 кукуруз чәкәне алырга була. 20 сумга ничә кукуруз чәкәне алырга була?
6*.Тылсымлы квадратны тутыр. 1 дән 9 га кадәр саннарны куллан, сумма 15 кә тигез булсын. Квадратта цифрлар кабатланмасын.
6
5
2 6
6
5
Контроль эш №7
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Күргәзмәгә 35 картина алып килделәр һәм 7 шәр итеп залларга элделәр. Экскурсовод 3 залда экскурсия уздырды. Тагын ничә залда экскурсия уздырасы калды?
2. Аңлатманың кыйммәтен тап.
26 + 18 · 4 = 80 : 16 · 13= 72 – 96 : 8=
31 · 3 - 17= 57 : 19 · 32= 36 + 42 : 3=
3. Тигезләмәләрне чиш.
72 : х = 4 42 : х = 63 : 3
4. Аңлатмаларны чагыштыр һәм “˃”, “˂”, “=” тамгаларының тиешлесен куй.
6 · 3 + 8 · 3 ... ( 6 + 8 ) · 3
5 · 12 ... 5 · ( 10 + 2 )
5. Ягы 5 см га тигез булган квадратның мәйданын һәм периметрын тап.
Контроль эш №7
2нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
72 конфетны һәрберсенә 9 арны салып пакетларга тутырдылар. 6 бүләкне балаларга бирделәр. Балаларга ничә бүләк бирәселәре калган?
2. Аңлатманың кыйммәтен тап.
11 · 7 + 23 = 56 : 14 · 19 = 72 : 18 + 7 · 8 =
22+ 27 · 2 = 60 : 15 · 13 = 86 – 78 : 13 =
3. Тигезләмәләрне чиш.
х : 6 = 11 75 : х = 17 + 8
4. Аңлатмаларны чагыштыр һәм “˃”, “˂”, “=” тамгаларының тиешлесен куй.
( 20 + 8 ) · 2 ... 28 ·3
( 7 + 4 ) · 4 ... 7 · 4 + 4 · 4
5. Ягы 3 см га тигез булган квадратның мәйданын һәм периметрын тап.
Контроль эш №8
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Ашханәдә 48 тирән һәм шуның кадәр үк сай тәлинкә бар. Дежурлар барлык тәлинкәләрне 12 өстәлгә тигез итеп куеп чыгарга тиешләр. Дежурлар һәр өстәлгә ничә тәлинкә куяр?
2.Калдыклы бүлүне эшлә, дөреслеген тикшер.
50 : 15 = 100 : 30 = 9 : 13 =
3.Төшеп калган саннарны тутыр.
42 = 2 · 3 · 12 = 2 · 3 ·
70 = 2 · · 5 30 = 2 · 3 ·
4.7 гә бүлгәндә калдыкта 5 булган өч икеурынлы сан яз.
5.Тәрәзәләргә саннарны куймыйча гына дөрес булмаган тигезлекләрне генә язып ал.
52 : 4 = (калд. 4)
27 : 6 = (калд. 3)
83 : 7 = (калд. 9)
6.Беренче һәм икенче рәттәге саннарның нинди тәртиптә язылганын ачыкла һәм саннарны яз.
2 8 14 20
8 14 26 7
3 5 2 7
10 16 36 7
Контроль эш №8
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Сәлимнең 49 сум, Камилнең дә шуның кадәр акчасы бар. Барлык акчаларына алар 14 бертөрле дәфтәр сатып ала алалар. Дәфтәнең бәясе ничә сум?
2.Калдыклы бүлүне эшлә, дөреслеген тикшер.
40 : 9 = 80 : 12 = 8 : 9 =
3.Төшеп калган саннарны тутыр.
48 = 2 · 3 · 18 = 2 · 3 ·
60 = 2 · · 5 40 = 4 · 2 ·
4.8 гә бүлгәндә калдыкта 6 булган өч икеурынлы сан яз.
5.Тәрәзәләргә саннарны куймыйча гына дөрес булмаган тигезлекләрне генә язып ал.
43 : 8 = (калд. 8)
31 : 7 = (калд. 3)
62 : 5 = (калд. 8)
6.Беренче һәм икенче рәттәге саннарның нинди тәртиптә язылганын ачыкла һәм саннарны яз.
30 5 25 45
6 1 3 5
2 4 3 10
5 9 15 7
Контроль эш №9.
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Букетта 20 кызыл роза һәм 4 тапкыр азрак ак роза бар. Ак розалар кызылларына караганда ничәгә азрак?
2.Гамәл тәртибен күрсәт һәм аңлатмаларны чиш.
85 + 35 : 5 = (92 – 87) · 9 =
96 – 72 : 12 + 15 = 8 · 8 – 9 · 4 =
7 · (63 : 9 – 7) = 96 : 24 =
3.Тигезлекләр дөрес булырлык итеп нокталар урынына төшеп калган саннарны яз.
... м 14 см = 714 см ... м 05 см = 805 см
250 см = ... м ... дм 400 см = ... дм
4.Калдыклы бүлүне чиш.
17 : 6 20 : 3 48 : 9 57 : 6 43 : 8
5.Мәсьәләне чиш.
Буе 20 см, иңе 4 тапкыр кыска булган турыпочмаклыкның мәйданын тап.
6.Мәсьәләне чиш.
Цокотуха исемле чебен самавар сатып алган һәм кунаклар чакырган. Ул чәй янына 60 тәмле крендель пешергән. Һәр кунакка 1 тоташ крендель һәм ярты крендель эләккән, әле 3 крендель артып та калган. Бәйрәмдә ничә кунак булган?
Контроль эш №9.
2нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Пакетка 6 шалкан, ә сумкага 3 тапкыр артыграк шалкан салганнар. Пакетка сумкадагыга караганда ничәгә азрак шалкан салганнар?
2.Гамәл тәртибен күрсәт һәм аңлатмаларны чиш.
78 + 42 : 7 = (65 – 58) · 8 =
78 – 19 · 2 + 34 = 9 · 8 – 6 · 7 =
5 · (81 : 9 – 8) = 45 : 15 =
3.Тигезлекләр дөрес булырлык итеп нокталар урынына төшеп калган саннарны яз.
... м 16 см = 916 см ... м 03 см = 403 см
370 см = ... м ... дм 700 см = ... дм
4.Калдыклы бүлүне чиш.
47 : 5 19 : 6 63 : 8 39 : 6 71 : 9
5.Мәсьәләне чиш.
Буе 40 см, иңе 20 тапкыр кыска булган турыпочмаклыкның мәйданын тап.
6.Мәсьәләне чиш.
Өч Юан ябыктык дип курыкканнар һәм үлчәнеп карарга булганнар. Өчесе бергә басканнар икән - бар да тәртиптә – 750 кг. Үлчәүгә Беренче Юан һәм Икенче Юан баскан – 450 кг, Икенче Юан һәм Өченче Юан баскан – 550 кг. “Ябыкмаганбыз икән!” дип, җиңел сулап куйганнар Өч Юан. Һәр Юанның авырлыгын тап.
Контроль эш №10.
1нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Класста 813 сум акча бар иде. Көндез 508 сум акчаны балаларга өләштеләр, 280 сум акчаны балаларны тагын алдылар. Көн ахырында класста ничә сум акча булган.
2.Саннарны яз.
а)6 йөз 2 дис. 4бер.;
б)8 йөз. 3дис.;
в)беренче разрядның 5 берәмлегеннән, 2нче разрядның 4берәмлегеннән, 3нче разрядның 4 берәмлегеннән торган санны.
3.Мисалларны чиш.
354 + 228 505 + 337
867 – 349 650 – 370
4.Төшеп калган цифрларны яз.
4 5 9
+ --
2 5 2
_________ _________
8 5 6 2 4 6
5.Тәрәзәләр урынына туры килгән гамәл тәртибен куй.
27 3 7 = 17
27 3 7 = 16
27 3 7 = 23
6.Вакытны билгелә.
Кечкенә Мәдинә 2000 нче елның 19 нчы апрелендә туды. Аңа 10 яшь тулганда атнаның нинди көне булыр?
Контроль эш №10.
2нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Өч йортта 385 кеше яши. Беренче йортта 134 кеше, икенчесендә 117 кеше. Өченче йортта ничә кеше яши?
2.Саннарны яз.
а)3 йөз 1 дис. 8бер.;
б)6 йөз. 2дис.;
в)беренче разрядның 7 берәмлегеннән, 2нче разрядның
1 берәмлегеннән, 3нче разрядның 5 берәмлегеннән торган санны.
3.Мисалларны чиш.
744 +180 623 + 79
925 – 307 136 – 98
4.Төшеп калган цифрларны яз.
3 8 7 1
+ --
3 8 5
_________ _________
5 9 2 4 7
5.Тәрәзәләр урынына туры килгән гамәл тәртибен куй.
27 3 7 = 6
27 3 7 = 37
27 3 7 = 2
6.Вакытны билгелә.
2001 нче елның 13 нче январенда Алсуга 20 яшь тулды. Ул атнаның кайсы көнендә туган?
Контроль эш №11.
1 нче вариант
1.Мәсьәләне чиш.
Сатучының 30 розасы бар иде. Ул 9 розадан зур букет һәм 3әр розадан берничә кечкенә букет ясады. Сатучы ничә кечкенә букет ясаган?
2.Аңлатмаларны чагыштыр һәм “˃”, “˂”, “=” тамгаларының тиешлесен куй
7 · 8 ... 6 · 9 4 · 6 ... 9 · 3
36 : 9 ... 42 : 7 27 : 3 ... 56 : 8
72 : 72 ... 72 · 1
3.Исәплә.
70 : 14 · 13 92 : (46 :2) · 2
54 : (90 : 5) (610 + 20) : 7 : 90
170 + 320 – 200 480 : 6 + 780
4.Саннарны үсә бару тәртибендә яз.
276, 720, 627, 270, 762, 267, 726, 672, 260, 706.
5.Геометрик мәсьәлә.
Турыпочмаклыкның иңе 7 см, ә буе 2 тапкыр озынрак. Бу турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап.
Контроль эш №11.
2 нче вариант.
1.Мәсьәләне чиш.
Кибет витринасын бизәү өчен 39 туп әзерләделәр. Зур витринага 15 зәңгәр туп куйдылар, ә кечкенә витриналарның һәрберсенә 6 шар итеп кызыл тупларны куйдылар. Кызыл тупларны ничә витнинага куйганнар?
2.Аңлатмаларны чагыштыр һәм “˃”, “˂”, “=” тамгаларының тиешлесен куй.
6 · 7 ... 9 · 4 3 · 8 ... 2 · 9
48 : 6 ... 54 : 9 24 : 3 ... 36 : 6
56 : 1 ... 56 · 0
3.Исәплә.
80 : 16 · 2 84 : (42 : 2) · 3
57 : (76 : 4) (530 + 10) : 9 : 60
250 + 430 – 300 420 : 7 + 590
4.Саннарны кими бару тәртибендә яз.
513, 310, 315, 531, 301, 503, 351, 350, 530, 305.
5.Геометрик мәсьәлә.
Турыпочмаклыкның буе 1 дм 2 см, ә иңе 2 тапкыр кыскарак. Бу турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап.
|