Вторник, 22.05.2018, 14:55
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Нормативные документы

    «РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫННАН ПРОГРАММА
    [ Скачать с сервера (377.3Kb) ] 28.01.2015, 12:02

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

    МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

     

    БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

     

    «РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН

    ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫННАН ПРОГРАММА

     

     

    1 – 4 нче сыйныфлар

     

     

     

                          Төзүче-авторлары: К. С. Фәтхуллова

                                                                            Р. З. Хәйдәрова

     

     

    КАЗАН

     2011

     

     

    ЭЧТӘЛЕК

     

    Аңлатма язуы .............................................................................................

    Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре .............................................

    Укыту предметының төп эчтәлеге ............................................................

    Сөйләм эшчәнлегенең төрләре.................................................

    Сөйләм предметының эчтәлеге.....................................................

    Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре........................

    Татар сөйләм этикеты үрнәкләре................................................

    Социаль-мәдәни күнекмәләр.....................................................

    Махсус күнекмәләр...................................................................

    Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү............

     

     

    Аңлатма язуы                                                               

                                                             

    Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты –башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур.

    Әлеге программа авторлык һәм эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели, һәм аның җирлегендә авторлар укыту эчтәлегенең вариатив өлешен сайлый алалар.  Эш программаларында укытучылар эчтәлекне сайлауда, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр санын бүлү һәм аны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, шулай ук укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үз юнәлешләрен тәкъдим итә алалар. Программа бердәм белем бирү киңлеген һәм шул ук вакытта альтернативлыкны саклап калу максатын күздә тота.

    Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми  белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.   

    Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

    Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.

    Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

    • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;
    •   укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
    •   татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

    Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган  коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын,  индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

    Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

    • милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген  формалаштыру;
    • кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;
    • әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;
    • үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;
    • үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең  мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

    Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.

     Рус телле балаларга татар телен укытканда, шәһәр мәктәпләрендә – укучыларның саны 25 яки аннан күбрәк булган очракта, ә авыл мәктәпләрендә  20 яки аннан күбрәк булганда, сыйныф ике төркемгә бүленә. Мөмкинлекләргә карап, укучыларның саны азрак булганда  да, сыйныфны төркемнәргә бүләргә мөмкин.

    Гомуми белем бирүнең беренче баскычында уку елы – 34 атна, ә беренче сыйныфта 33 атна тәшкил итә.

     

    Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

    Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

    Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

    • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
    • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
    • «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

    Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

    • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
    • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
    • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

    Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

    • гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
    • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;  
    • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
    • өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
    • мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

             Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

    • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
    • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
    • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш

    Сөйләү

    • сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

    –;

    • үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;
    • укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
    • балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;
    • персонажга кыскача характеристика бирү.

    Тыңлап аңлау

    • аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;
    • аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    • таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

    Уку

    –графи образобраз

    • укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;
    • өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;
    • өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;
    • тексттан кирәкле мәгълүматны табу;
    • укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    • таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;
    • исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;
    • текстның темасын, төп  фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү;
    • текстны  мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.

    Язу

    • тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;
    • үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;
    • үрнәк буенча дустыңа хат язу;
    • үтелгән тема буенча кечкенә сочинение язу;
    • сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язма рәвештә белдерү.

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    • текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
    • терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;
    • гади анкетаны тутыру.

    «Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә» бүлегендә планлаштырылган нәтиҗәләр сәләтле укучылардан гына таләп ителә. Мондый катлаулылыктагы биремнәрне йомгаклау-тикшерү эшләренә өлешчә кертергә мөмкин, чөнки алар аерым укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешергә этәргеч бирә. Әмма аларны дөрес үтәмәү укытуның чираттагы баскычына күчерү өчен киртә була алмый.

    Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

    Графика, каллиграфия, орфография

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы:

    • татар алфавитындагы барлык хәрефләрне каллиграфик дөрес язарга;

    –татар алфавит;

    –екст;

                  кагыйдәләрне кулланырга;

    –транскрипци

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    –   уку кагыйдәләренә нигезләнеп, сүзләрне төркемләү;

    –   сүзлектән карап, сүзнең язылышын ачыклау.

    Сөйләмнең фонетик ягы

    –   авазларны ишетеп аера белү һәм дөрес әйтү;

    –   аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

    –   әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    • сүз басымы белән бәйле искәрмәләрне белү (сорау алмашлыклары, хикәя фигыльнең юклык формасы, боерык фигыль, -мы/-ме сорау кисәкчәле сүзләр;
    • сүзләрне транскрипция буенча уку.

       Сөйләмнең лексик ягы

    • башлангыч мәктәптә өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану;
    • аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану.

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    гади сүз ясагыч элементларны тану;

    текстларны укыганда яки тыңлаганда, тел тапкырлыгына таяну. 

    Сөйләмнең грамматик ягы

    • җөмләнең төп коммуникатив төрләрен аера белү һәм сөйләмдә куллану;
    • өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табу.

    Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

    • һәм, ә, ләкин теркәгечле кушма җөмләләрне тану;
    • чөнки теркәгечле иярченле кушма җөмләләрне тану һәм куллану.

    Укыту предметының төп эчтәлеге

    Сөйләм эшчәнлегенең төрләре

    Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү.

    Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатына һәм ситуациясенә төшенү. Ишеткән сөйләмне адекват кабул итү. Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

    Уку. Текстны укып, төп мәгълүматны табу. Текстның эчтәлегенә  нигезләнеп, гади нәтиҗәләр ясау. Тексттагы мәгълүматны гомумиләштерү. Текстның тел үзенчәлекләрен, эчтәлеген анализлау.

    Язу. Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу, ишетеп язу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язу. Балаларга кызык булган темаларга кечкенә сочинениеләр язу.

    Сөйләмнең предмет эчтәлеге

    Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларының яшь үзенчәлекләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә. Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:

    Үзем турында. Танышу. (Исеме, яше, кайда яшәве, укуы).

    Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре.

    Көндәлек режим.  Өйдәге эшләр. Гигиена. Сәламәтлек.

    Кибеткә бару: өс киеме, аяк киеме, ашамлыклар, уенчыклар, китап  кибетендә. Базарда.  

    Бәйрәмнәр: туган көн, Яңа ел, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары. Бүләкләр. Кафеда. Котлаулар.

    Минем мавыгуларым. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Спорт уеннары. Минем яраткан әкиятләрем. Ял көне (зоопаркта, циркта, бакчада).

    Мин һәм минем дусларым. Исемнәре, яшьләре, тышкы кыяфәтләре, холыклары, мавыгулары. Уртак шөгыльләр. Хат язу.

    Минем мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр, уку әсбаплары. Укытучылар. Татар теле дәресләре. Түгәрәкләр, спорт секцияләре. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр.

    Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү.

    Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым, бүлмәм: бүлмәләрнең исемнәре, җиһазлар. Туган як табигате. Йорт һәм кыргый хайваннар.  Кошлар. Үсемлекләр. Ел фасыллары. Һава торышы. Экология.

    Минем республикам. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары. Транспорт. Истәлекле урыннар.   

    Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү.

    Татар халкының күренекле шәхесләре. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре. Композиторлар һәм рәссамнар.

    Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм балалар өчен әсәрләр (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр).

    Татар сөйләм этикеты үрнәкләре (танышу, исәнләшү, рәхмәт әйтү, саубуллашу, үтенеч белдерү, гафу үтенү).

    Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

     Графика, каллиграфия, орфография.

    Татар алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан-юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

            Сөйләмнең фонетик ягы.

    Татар телендәге барлык авазларны ишетеп тану. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр. [ә], [ү], [ө], [ы], [э], [о] сузык авазлы сүзләр. Кушма сүзләр (көньяк, төньяк, кулъяулык); үзенчәлекле тартык авазлы ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч], [’] (һәмзә)) сүзләр, ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте).  Я, ю, е хәрефләре булган сүзләр: ярата [йарата], яши [йәши], юл [йул], юкә [йүкә], ел [йыл], егет [йэгэт]. Кыска һәм озын сузыклар, яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулашуы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләрендә интонация.

    Сөйләмнең лексик ягы.

    Башлангыч мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; татар сөйләм этикеты берәмлекләре, клишелар.  Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, компьютер, фильм). Сүз ясалышы турында беренчел мәгълүмат бирү: парлы (савыт-саба), кушма (ташбака) һәм тезмә (салават күпере) сүзләр. Күп мәгънәле сүзләргә гади мисаллар.

    Сөйләмнең грамматик ягы.

    Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Исемнәр. Исемнәрнең сан белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Ялгызлык исемнәр. Гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Зат, сорау, күрсәтү (бу, менә) алмашлыклары. Зат алмашлыкларының иялек һәм юнәлеш килешләрендә кулланылышы. Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр). Хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыльнең инфинитив формасы. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән). Урын рәвешләре (анда, монда). Еш кулланыла торган бәйлекләр: белән, турында, өчен, саен, кебек, кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Бәйлек сүзләр (алдында, артында, астында, өстендә). Кисәкчәләр (-мы/-ме, түгел, әле).

    Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Бу – минем дустым) һәм гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечле җөмләләр.

    Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

    1. Исәнмесез! Исәнме! Сәлам!
    2. Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич!
    3. Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.
    4. Бик зур рәхмәт сезгә.
    5. Исән-сау булыгыз!
    6. Керергә ярыймы? Әйе, ярый, рәхим итегез. Юк, ярамый.
    7. Чыгарга ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.
    8. Гафу итегез (гафу ит), алырга мөмкинме? Әйе, мөмкин. Юк, мөмкин түгел.
    9.  Кабатлагыз (кабатла) әле!
    10.  Ашыгыз тәмле булсын!
    11.  Әйе, мин риза. Юк, мин риза түгел.
    12.  Мин бик шат. Мин дә бик шат.
    13.  Сорарга ярыймы?
    14.  Зинһар өчен, әйтегез әле.
    15.  Әйе, мин сезне тыңлыйм.
    16.  Котлыйм сезне!
    17.  Хәерле юл!
    18.  Нәрсә булды?
    19.  Әлбәттә.
    20.  Тагын килегез!
    21.  Сау булыгыз! (Сау бул!)
    22.  Исән булыгыз! (Исән бул!)
    23.  Хушыгыз! (Хуш!)

    Социаль-мәдәни күнекмәләр

    Башлангыч мәктәптә татар телен укытканда, укучыларны Татарстан Республикасының шәһәр һәм елга исемнәре, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, балалар өчен язылган популяр әдәби әсәрләрнең кайбер персонажлары, популяр әкиятләрнең сюжетлары, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар) белән таныштыру.

    Махсус күнекмәләр

    Башлангыч мәктәп укучылары, татар телен өйрәнгәндә, түбәндәге махсус күнекмәләргә ия булалар:

    • дәреслекнең ике телле сүзлекчәсеннән файдалану;
    • транскрипция билгеләре буенча укый белү;
    • таблица, схема рәвешендә һәм кагыйдәдә бирелгән белешмә материалдан файдалану;
    • аудио- һәм видеоәсбаплардан файдалану;
    • компьютер программаларыннан файдалану;
    • электрон белем бирү чараларыннан файдалану;
    • сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

    Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

    Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

    –  күрсәтмә әсбаплар;

    –  белешмә материаллар;

    –  аудио- һәм видеоәсбаплар;

    –  мультимедиа укыту программалары;

    –  электрон дәреслекләр;

    –  компьютер программалары;

    –  интерактив тикшерү программалары;

    –  татар сайтлары;

    –  электрон китапханә;

    –  лингафон кабинеты.

    Категория: Нормативные документы | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 938 | Загрузок: 37 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2018