Вторник, 22.05.2018, 14:59
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Нормативные документы

    Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен)
    [ Скачать с сервера (124.0Kb) ] 28.01.2015, 11:49

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

    МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

     

    Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә

    татар теле укыту: гомуми  программа

    (татар төркемнәре өчен)

     

     

    Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов

                                               Ч. М. Харисова

     

    Казан

    2011

     

     

    Э ч т ә л е к

     

    Аңлатма язуы................................................................................................

    Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр...................................

    Тел системасы...............................................................................................

    Татар теленнән гомуми программа................................................................

    Татар теле укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.....

     

    Аңлатма язуы

    Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

    а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз  милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

    ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;

    б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;

    в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

    г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

    Программа тел һәм сөйләм материалының гомуми эчтәлеген билгели һәм гамәлдә гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эшләүне күздә тота.

    Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы. Программаның гомуми эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

    Гомуми программа 2009 нчы елның 6 нчы октябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 373 нче боерыгы нигезендә расланган «Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты»ның гомуми нигезләмәләрен истә тотып төзелде. Анда дәүләт аккредитациясендәге мәгариф учреждениеләрендә бирелә торган башлангыч белемгә карата гомуми таләпләр бәян ителә.

    Беренчедән, таләпләр башлангыч белем программасын үзләштерүгә куела. Алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.

    Икенчедән, башлангыч белем программасының төзелешенә, ягъни аның төп өлеше белән гомуми күләменә, шулай ук мәҗбүри үзләштерелергә тиешле өлеше белән уку-өйрәнү вакытында барлыкка килә торган бүлегенә карата таләпләр куела.

    Өченчедән, таләпләр башлангыч белем бирү программасын тормышка ашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс һәм материаль-техник базаларга юнәлтелә. Югарыда саналган таләпләр укучыларның яшен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә ала, башлангыч белем алуны аннан соңгы баскычлар өчен нигез итеп саный. Башлангыч белем алуга дүрт ел вакыт билгеләнгән. Программа Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

    Ул:

    • башлангыч  белемне  сыйфатлы итеп алу өчен бердәй шартлар тудыра;
    • укучының рухи-әхлакый үсешкә ирешүен һәм тәрбия алуын тәэмин итә;
    • мәктәпкәчә белем, төп гомуми белем, урта гомуми белем, башлангыч һөнәри, урта һөнәри һәм югары һөнәри белем алуны эзлекле итеп оештырырга ярдәм итә;
    • күп милләтле Россия халыкларының, шул исәптән татар мәдәниятен сакларга һәм үстерергә ярдәм итә, туган телдә башлангыч белем алуга мөмкинлек тудыра, төрле милләтләрнең рухи кыйммәтләрен үзләштерү өчен җирлек булдыра;
    • төрле белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре эшли торган Россия шартларында бердәм мәгариф системасын булдыра;
    • башлангыч белем бирүне укучының сәләтен һәм сәламәтлеген истә тотып оештырырга тиешле шартлар тудыра.

    Программа башлангыч сыйныфларны тәмамлаучының шәхси сыйфатларын күзалларга ярдәм итә:

    • укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;
    • гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;
    • тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;
    • белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;
    • гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;
    • тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;
    • үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә.

    Программа буенча укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә түбәндәге таләпләр куела. Укучы:

    • шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;
    • үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;
    • Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән  горурлану хисләренә ия;
    • төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;
    • бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;
    • рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;
    • тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.

     

    Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

    Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теле укыту түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:

    • Россия Федерациясе һәм аның төрле регионнарының тел һәм мәдәният ягыннан бердәм һәм күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат бирелә;
    • укучылар телнең милли мәдәнияткә каравын, аның төп аралашу чарасы булуын аңлый;
    • әдәби нормаларга туры килгән телдән һәм язма сөйләмгә ия булган кешегә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә, аның культуралы шәхес булуы аңлатыла; 
    • татар теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормалары һәм сөйләм әдәбе турында башлангыч мәгълүмат бирелә, аралашу өчен кирәкле тел материалын сайлап кулланырга өйрәтә;
    • татар теле буенча алган белемнәрне укучы танып-белү һәм аралашу өчен тиешенчә куллана белә.

    Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнә:

    • Россия Федерациясендәге телләр һәм мәдәниятләрнең күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат ала, телнең милли үзаңны белдерүгә нигез булуын күзаллый;
    • телнең милли мәдәни күренеш һәм аралашу чарасы булуына төшенә, рус теленең Россия Федерациясендә дәүләт теле буларак тоткан урынын һәм аның төрле милләтләр арасында аралашу чарасы булуын аңлый;
    • укучыларда телдән һәм язма сөйләмне дөрес итеп төзүгә уңай караш тәрбияләнә, алар аны шәхеснең тәрбияле булу билгесе итеп кабул итә;
    • туган телдә (татар телендә) башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерә, аралашуның максат һәм бурычларыннан чыгып, тиешле тел берәмлекләреннән урынлы итеп файдалана белә;
    • аралашу вакытында өйрәнелгән тел берәмлекләрен танып-белү һәм гамәли максатлардан чыгып файдалана.

    Рус һәм татар телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, башлангыч сыйныф укучылары телнең аралашу чарасы булуына төшенәләр, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганда, укучылар телдән һәм язма сөйләмнең дөреслеге кешенең гомуми культурасы дәрәҗәсен билгеләвен дә аңлыйлар. Алар туган телдәге башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр.

    Башлангыч мәктәп чоры ахырына укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү җөмлә төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше, морфология һәм синтаксис буенча башлангыч мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүзнең мәгънәле кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре, гади җөмләләрне табарга, аларга характеристика бирергә һәм чагыштырырга өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә, һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.

     

     

    Тел системасы

    «Фонетика, орфография һәм графика» бүлегендә башлангыч сыйныфларда укучылар:

    • аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә;
    • татар телендәге авазларга характеристика бирә белә: сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуы, аларга бәйле төп фонетик законнар (сингармонизм, ирен гармониясе);
    •   татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга өйрәнә.

    Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

    • сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясый, дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерә һәм аның дөреслеген дәлилли;
    • дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын саклый;
    • сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белә ала.

    «Сүз төзелеше (морфемика)» бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

    • сүзләрнең тамырын билгели;
    • төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны таба һәм күрсәтә;
    • тамырдаш сүзләрне сүз формаларыннан аера белә.

    Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

    • мәгънәле кисәкләренең чикләре ачык күренеп торган сүзләрнең төзелешен дәреслектә бирелгән күләмдә тикшерә (тартымын, булса, ясагыч кушымчаларын, нигезен билгели);
    • сүзнең дөрес тикшерелүен бәяли белә.

    «Лексикология» бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:

    • мәгънәсе ачыкланырга тиешле сүзләрне таба белә;
    • тексттагы (җөмләдәге) сүзнең мәгънәсен ачыклый белә яки аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә аера.

    Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

    • текстта (җөмләдә) кабатлаулар булмасын өчен, аерым сүзләрнең синонимнарын таба;
    • предмет, күренеш һәм төшенчәләргә чагыштырма характеристика бирү өчен, антонимнар таба;
    • текстта (җөмләдә) сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белә;
    • текстта (җөмләдә) сүзләрнең урынлы кулланылу-кулланылмавын аера белә;
    • аралашканда кулланыр өчен, кирәкле сүзләрне дөрес сайлый.

    «Морфология» бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

    • исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын, грамматик билгеләрен (берлек һәм күплек сан формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен) үзләштерә;
    • сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын, дәрәҗә формаларын өйрәнә;
    • микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәсен, сорауларын өйрәнә;
    • фигыльләрнең мәгънәсен, сорауларын, барлык-юклык, хәзерге, үткән, киләчәк заманнар, зат-сан формаларын билгели.

    Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

    • зат алмашлыклары, кайбер рәвешләр, бәйлекләр турында мәгълүмат ала;
    • өйрәнелгән сүз төркемнәренә дәреслектә бирелгән материал күләмендә морфологик анализ ясый, аның дөреслеген бәяли;
    • тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба.

    «Синтаксис» бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:

    • укучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә;
    • сораулар куеп, сүзтезмәдәге һәм җөмләдәге сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен ачыклый;
    • җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы, сорау) билгели;
    • җөмләдәге тойгылы һәм тойгысыз интонацияне аера;
    • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба;
    • тиңдәш кисәкле җөмләләрне аера.

    Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

    • аергыч, тәмамлык һәм хәлләрне аера;
    • гади җөмләләргә дәреслектә бирелгән материал күләмендә синтаксик анализ ясый (җөмлә кисәкләрен билгели), тикшерүнең дөреслеген бәяли;
    • гади һәм кушма җөмләләрне аера.

    «Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:

    • дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана;
    • сүзнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карап билгели;
    • 80–90 сүзле текстны хатасыз итеп күчереп яза;
    • өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килгән 75–80 сүзле текстны диктант итеп яза;
    • үзе язган яки бирелгән тексттагы орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә.

    Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

    • орфографик хата җибәрү ихтималы булган урынны белә;
    • тиешле орфограммага туры килгән мисалларны сайлый;
    • текст төзегәндә, аны орфографик һәм пунктуацион хаталар  җибәрмәслек итеп үзгәртә ала;
    • хаталарны төзәткәндә, аларның сәбәпләрен аңлый, алга таба хата җибәрмәү юлларын ачыклый.

    «Сөйләм үстерү» бүлегендә укучы:

    • дәрестә, мәктәптә, тормыш-көнкүрештә, төрле яшьтәге таныш яки таныш булмаган кешеләр белән телдән аралашканда, тел берәмлекләрен урынлы файдалана;
    • көндәлек тормышта сөйләм әдәбен һәм телдән аралашу нормаларын саклый (әңгәмәдәшен тыңлый белә, дөрес җавап бирә, сөйләшүне дәвам итә ала);
    • сөйләм вакытында үз фикерен яклый һәм аның дөреслеген дәлилли белә;
    • текстка исем бирә;
    • текст буенча план төзи;
    • хат, открытка яки записка кебек зур булмаган текстлар яза.

    Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:

    • текстның эчтәлеген башка зат (үтәүче) исеменнән сөйли;
    • аерым темага караган сурәтләү, хикәяләү характерындагы хикәяне телдән төзи;
    • җөмләдәге урыннары алышынган сүзләрне дөресли, сүз тәртибен мәгънәсенә  карап үзгәртә;
    • сөйләм әдәбе сакланмаган текстларны төзәтә;
    • изложение һәм сочинение язуның өйрәнелгән тәртибен саклый; язган изложение тексты белән төп вариантны чагыштыра, сочинение язганда, алга куелган максат һәм бурычларның үтәлешен билгели;
    • интерактив формада аралашканда (СМС-хәбәрләр, электрон почта, Интернет), сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үти һ.б.

     

    Татар теленнән гомуми программа

    Сөйләм эчтәлеге

    Тыңлап аңлау. Тыңланган текстның эчтәлегенә төшенү, аның буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.

    Телдән сөйләм. Сөйләм ситуациясенә бәйле рәвештә өйрәнгән тел берәмлекләрен куллана белү. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, диалогик һәм монологик сөйләмдә катнашу. Аерым темаларга караган сөйләм әдәбе үрнәкләрен дөрес файдалану.

    Уку. Бирелгән текстның эчтәлеген аңлап, орфоэпик нормаларны саклап уку. Андагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап һәм йөгерек укый белү. Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

    Язу. Грамотага өйрәтү чорында хәреф, аваз кушылмасы, иҗек, сүз һәм җөмлә язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны әйтеп яздыру һәм күчереп язу. Укылган һәм тыңланган текстның эчтәлеген телдән яки язмача (сайлап) белдерү. Балалар өчен кызыклы булган темаларга сюжетлы картина, әдәби әсәр, видеоязма фрагментын карап, үзе күргәннәргә нигезләнеп һ.б.ш. типтагы кечкенә күләмле текст төзү.

    Фонетика

    Авазлар. Әйтелгән сүздән аерым сузык яки тартык авазны аерып алу. Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Бер яки берничә аваз белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру.

    Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, басымлы һәм басымсыз сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру.

    Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымы билгеләү.

    Графика

    Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдергән хәрефләр. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне чагыштыру, алардагы сузык авазларның әһәмияте. Её, ю, я хәрефләре. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре.

    Уку

    Иҗекләп уку күнекмәләрен булдыру (сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрне калын яки нечкә итеп уку). Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлектә салмак уку. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку, гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмләдәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә игътибар итеп, тиешле интонация һәм паузалар белән уку. Зур булмаган текстны һәм шигырьләрне аңлап, сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү.

    Сүзләрне әйтелеш нормаларын саклап уку.

    Язу

    Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү. Кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Баш һәм юл хәрефләренең язылышы. Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне әйтеп яздыру. Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую кебек график чараларның функциясен аңлау.

    Сүз һәм җөмлә

    Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Сүз һәм җөмләне аеру. Җөмләдәге сүзләрне, аларның урнашу тәртибен үзгәртү.

    Орфография. Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы белән таныштыру:

    •    о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы;

    •  җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында     нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую;

    •   сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөрес күчерү.

    Сөйләм үстерү

    Үзең укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген аңлау. Сюжетлы рәсемнәр, уйнаган уеннар, күзәтүләр буенча зур булмаган хикәяләр төзү.

    Систематик курс

    Фонетика һәм орфоэпия

    Сузык һәм тартык авазларны аеру. Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу. Нечкә һәм калын тартык авазларны аеру, парлы һәм парсыз тартык авазларны билгеләү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, аларның парларын билгеләү. Авазларга характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә сузыклар; яңгырау-саңгырау тартыклар. Сүзне иҗекләргә бүлү. Авазларның хәзерге әдәби тел нормаларына туры килгән әйтелеше. Сүз басымы. Сүзгә фонетик анализ элементлары.

    Графика

    Аваз һәм хәрефне аеру. Язуда тартык авазларның калынлыгын һәм нечкәлеген билгеләү. Язуда калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен куллану. Е – ё, ю, я хәрефләре булган сүзләрдә авазларны һәм хәрефләрне билгеләү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую, абзац кебек график чараларны куллану. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен, аларның урнашу тәртибен белү. Сүзлекләр, белешмәлекләр, каталоглар белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана белү.

    Лексикология

    Сүзне яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге буларак аңлау. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне барлау. Сүзнең мәгънәсен тексттан яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә билгеләү. Сүзнең бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле булуын, синоним һәм антонимнарның сөйләмдә кулланылышын күзәтү.

    Сүз төзелеше

    Тамырдаш сүзләр турында төшенчә бирү. Аларны омонимнардан аеру. Сүз тамыры һәм кушымчаны билгеләү. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең төрле сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сүз составын тикшерү күнегүләре үтәү.

    Морфология

    Сүз төркемнәре турында төшенчә бирү. Исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Исемнәрнең сораулары. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән исемнәрне аеру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне таба белү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш сораулары. Исемнең тартым белән төрләнеше. Исемгә морфологик анализ ясау күнегүләре.

    Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфатның сораулары. Сыйфатның төрле (төс, форма, күләм, характер һ.б.) билгеләрне белдерүе. Сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатка морфологик анализ ясау.

    Алмашлык. Алмашлык турында гомуми төшенчә. Зат алмашлыклары, мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Берлек һәм күплек сандагы I, II, III зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше.

    Фигыль, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап биргән фигыльләрне аеру. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Аның төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар). Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльгә морфологик анализ ясау.

    Рәвеш, аның мәгънәсе, сораулары һәм сөйләмдә кулланылышы.

    Бәйлекләр, аларның сөйләмдәге әһәмияте.

    Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы.

    Синтаксис

    Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аеру, аларның аермалы якларын аңлау. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр һәм аларны дөрес интонация белән уку, алардан соң тыныш билгеләрен кую.

    Җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында төшенчә. Сүзтезмәдәге сүзләр һәм җөмлә кисәкләре арасында мәгънә бәйләнешен сораулар ярдәмендә ачыклау.

    Теркәгечле (һәм, ә, ләкин) һәм теркәгечсез тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу һәм мөстәкыйль төзү. Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә санау интонациясе.

    Гади һәм кушма җөмләләрне аеру.

    Орфографик һәм пунктуация. Орфографик зирәклек тәрбияләү.

    Дөрес язу кагыйдәләрен куллану:

    • сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре;
    • тартык аваз хәрефләрен дөрес язу;
    • сүзне юлдан-юлга күчерү;
    • җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;
    • калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре;
    • һәмзә [ ’ ] авазын белдерү;
    • җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре;
    • тиңдәш кисәкле җөмләләрдә өтер кую.

    Сөйләм үстерү. Аралашу ситуациясен – аралашу кем белән, кайда, нинди максат белән башкарылуын аңлау. Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү. Әңгәмә үткәрүнең төп күнекмәләрен үзләштерү (сүз башлау, әңгәмәгә кушылу, аны дәвам итү, игътибарны җәлеп итү һ.б.). Уку, көндәлек аралашу шартларында сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, сорау белән мөрәҗәгать итү). Татар телен йомшаграк белүче кешеләр белән аралашканда сөйләм әдәбе үзенчәлекләре.

    Аерым темага караган сөйләм текстлары (сурәтләү яки хикәяләү формасында) кулланып, телдән монологик сөйләм оештыру.

    Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънә бердәмлеге. Текстка исем бирү. Тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге. Текст кисәкләренең (өлешләренең) эзлеклелеге (абзац).

    Текст буенча комплекслы эш: аңа исем бирү, җөмлә һәм текст кисәкләренең эзлеклелеген аңлау.

    Текст планы. Бирелгән текст буенча план төзү яки бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.

    Текст типлары: сурәтләү, хикәяләү формасындагы текстлар. Аларның үзенчәлекләре.

    Котлау тексты һәм хат язу. Язма сөйләмнең төгәллеген, дөреслеген һәм сәнгатьлелеген саклап, аерым текстлар төзү һәм бирелгән текстларны тикшерү, төзәтү; текстта синонимнар, антонимнар куллану.

    Изложение һәм сочинениенең төп төрләре белән танышу (билгеләмәләрен ятламыйча): бирелгән текстны тулысынча яки аерым файдаланып, төрле урыннарын (сүзләрен) сайлап языла торган изложение, сочинение элементлары булган изложение, хикәяләү-сурәтләү рәвешендәге сочинение.

     

    Татар теле укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

    Башлангыч сыйныфларда ана теле укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителешенә түбәндәгеләр карый:

    • уку бинасы һәм ул урнашкан территориянең, кабинетларның санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килүе;
    • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең хезмәтен саклау;
    • ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннарда җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү;
    • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле күләмдә китаплар, дәреслекләр булдыру;
    • компьютер классларыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап файдалану;
    • телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдалану;
    • укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасыннан файдалану;
    • башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитария нормаларына туры килүләрен тәэмин итү;
    • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле өстәмә эшләргә җәлеп итү.                                                   

     

    Категория: Нормативные документы | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 916 | Загрузок: 70 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2018