Пятница, 19.04.2024, 20:39
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Нормативные документы

    Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку предметын укыту программасы.
    [ Скачать с сервера (119.5 Kb) ] 28.01.2015, 11:41

     

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

    МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

     

     

    «Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә

    әдәби уку» предметын укыту программасы

    (татар төркемнәре өчен)

     

    1–4 нче сыйныфлар

     

     

    Төзүче-авторлары:   Г. М.  Сафиуллина

                                                 М. Я. Гарифуллина

                                                       Ә. Г. Мөхәммәтҗанова

                                          Ф. Ф. Хәсәнова

     

     

     

    Казан

    2011

     

     

    Эчтәлек

     

    Аңлатма язуы.................................................................................................

    Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре................................................

    «Әдәби уку» предметының структурасы..................................

    Укыту предметының төп эчтәлеге...............................................................

    Халык авыз иҗаты әсәрләре.........................................................

    Автор әсәрләре.............................................................................

    Әдәби жанрлар.............................................................................

    Библиографик культура...............................................................

    Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру...................

    Укучыларның белеме, эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр........

    Уку һәм сөйләм үстерү буенча тәкъдим ителә торган темалар.............

    Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү............

     

    АҢЛАТМА ЯЗУЫ

    «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон нигезендә федераль дәүләт белем стандартына туры китереп, рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле һәм әдәби уку аерым өйрәтелә, сәгатьләр саны рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү күләменә якынайтыла. Программа белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә укучы татар балаларының татар әдәбиятын яхшы сыйфатлы белем алуга хокукын гарантияли, аларны киләчәк баскычларда зуррак белем алуга әзерли.

    Әдәби уку программасы белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла торган сыйныфларда укучы татар балаларына татар телен аралашу һәм татар халкының әдәбияты, сәнгате, тарихы, мәдәнияте белән таныштыру чарасы буларак укытуны тәэмин итәргә тиеш.

    Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп гуманитар предметларның берсе, чөнки укучы әдәби уку ярдәмендә башка предметларны да үзләштерү мөмкинлегенә ия була. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес күзаллый алырлык уяу була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәне дөрес аңларга өйрәтергә мөмкин.

    Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Әдәби уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

    Соңгы елларда күп кенә ата-аналар балаларын рус мәктәбендә укытырга тырыша. Бу балалар  өйдә дә, мәктәптә дә рус телендә аралашалар, ләкин татарча сөйләмнәре хаталы була. Алар татар телен аңлыйлар, ләкин фикерләрен төгәл һәм матур итеп әйтә белмиләр. Шуңа күрә укытучы ике телне дә камил белергә, балаларга һәрвакыт ярдәм итеп, кирәк чакта, ике телне чагыштырып өйрәтә белергә тиеш.

    УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

    Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын өйрәтү аша укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллау формалаша. Аларда татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына ихтирам хисе тәрбияләнә, ватанпәрвәрлек хисе уяна, татар дөньясын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирелә. Рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби уку программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

    • укучыда татарча укуга кызыксыну, омтылыш уяту;
    • әдәби уку тәҗрибәсе булдыру;
    • үз милләтең белән горурлану, татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
    • татар әдипләренең иң яхшы әдәби әсәрләре белән танышу;
    • әдәби әсәрләрне дөрес һәм йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, уку тизлеге нормаларына сыешу;
    • татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллана белү;
    • текстны аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, тема буенча әңгәмә кора белергә, аралашканда тел чараларын урынлы файдалана белергә өйрәтү;
    • әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, эш-гамәлләрен, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;
    • халык әкиятләрен һәм фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәзәкләрне һ.б. әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;
    • төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.

    Башлангыч сыйныфны тәмамлаганда «Әдәби уку» предметын өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре:

    • катлаулы булмаган монолог төзи белү;
    • геройлар һәм вакыйгаларга характеристика бирү;
    • укылган әсәрнең эчтәлеген план буенча ачу;
    • шигъри әсәрләрне сәнгатьле укый белү;
    • иптәшләре алдында кыска чыгышлар ясау;
    • дәреслек һәм фәнни-популяр әдәбият белән эшләргә күнегү;
    • алган белемнәрне практикада куллана белү;
    • укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү;

    –  төркемнәрдә үз фикерләрен дәлилли белү.

     

    «ӘДӘБИ УКУ» ПРЕДМЕТЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ

    Сөйләм һәм уку хезмәте төрләренә таләпләр

    Тыңлау (аудирование)    

    Ишеткән сөйләмне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, рус әдәбияты әсәрләре белән чагыштырып карау.

    Уку. Кычкырып уку

    Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү. Иҗекләп укудан әкренләп йөгерек, аңлап, сүзләп укуга күчү.

    Уку тизлеген даими арттырып бару. Аны текстның мәгънәсен тиешле югарылыкта аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аеру.

    Эчтән уку

    Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү.  

    Төрле стильдәге текстлар белән эш

    Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу.

    Укытучы ярдәмендә текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу.

    Библиографик культура

    Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Китап – кирәкле белемнәрнең чишмәсе. Әдәби уку китабы, әдәби әсәр, белешмәлекләр. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр. Китап типларын ачыклау: әсәр, җыентык, сайланма әсәр, вакытлы матбугат, белешмәлекләр (сүзлек, энциклопедия).

    Бирелгән исемлек, картотека буенча китап сайлый белү. Алфавит каталогыннан файдалану. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән сүзлек һәм белешмә материалларны мөстәкыйль куллана белү.

    Әдәби әсәр тексты белән эш

    Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә мөнәсәбәтле рәвештә аңлау. Укытучы ярдәмендә әдәби әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен билгеләү. Халык авыз иҗаты әсәрләренең гомумкешелек әхлак кагыйдәләрен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтүен ачыклау. Әсәр геройларының эш-гамәлләренә әхлак кагыйдәләре нормаларыннан чыгып бәя бирү. Туган ил, Ватан төшенчәсен аңлау, Россия халыклары мисалында әдәбиятта төрле милләт халыкларының туган илгә мәхәббәте турында күзаллау булдыру. Төрле халыкларның фольклорында тема, идея, геройларның охшашлыгы. Телнең сурәтләү чараларын кулланып, мөстәкыйль рәвештә текстны күз алдына китерү: укытучы сораулары буенча эпизодларны бер-бер артлы искә төшерү, иллюстрацияләр буенча сөйләү, эчтәлеген сөйләү.

    Әсәр героена характеристика бирү. Әсәрдән геройны һәм вакыйгаларны характерлаган сүзләрне табу. Укытучы ярдәмендә катнашучыларның эш-гамәлләренең мотивларын билгеләү, аларны анализлау, чагыштыру. Геройларның эш-гамәлләрен капма-каршылыгы яки охшашлыгы буенча чагыштыру.

    Әсәр героеның портретын, характерын аның эш-гамәлләре һәм сөйләме аша ачып бирү.

    Әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләүнең төрләрен – тулы, сайлап, кыскача (төп фикерне әйтү) үзләштерү.

    Текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү: бирелгән өзектәге төп фикерне ачыклау, кирәкле сүзләрне билгеләү, исем кушу, эпизодның эчтәлеген тулысынча сөйләү, һәр өлешнең һәм текстның төп фикерен билгеләү, һәр өлешкә һәм тулаем текстка исем кушу, укытучы ярдәмендә план төзү.

    Бирелгән өзекнең эчтәлеген сайлап сөйләү: геройга характеристика бирү (кирәкле сүзләрне тексттан сайлап алу), вакыйга барган урынны сурәтләү (урынны сурәтләгән сүзләр, сүзтезмәләрне тексттан алып).

    Төрле әсәрдәге охшаш ситуацияләрне, геройларны табу, чагыштыру, тәрҗемә итү.

    Уку материалы белән эш

    Әсәрнең исемен аның эчтәлегенә бәйле рәвештә аңлату. Уку, фәнни-популяр текстларның үзенчәлекләрен ачыклый белү. Мәсәл, санамыш, әкият,  тизәйткеч, үртәвеч, такмаза, мәзәк, табышмак, бишек җырларының гомуми үзенчәлекләрен аңлау. Текстның төп фикерен, микротемаларны, төп һәм терәк сүзләрне табу. Эчтәлекне тулысынча һәм кыскача сөйләү (төп фикерне ачыклау).

    Сөйләм (аралашу культурасы)

    Сөйләм төре буларак диалог. Диалогик сөйләмнең үзенчәлекләре: сорауны аңлау, аларга җавап бирү; текст буенча сораулар куя белү. Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңлый һәм, әдәпле итеп, тикшерелә торган мәсьәлә буенча үз фикереңне әйтү. Текстка һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, текст турында үз фикереңне әйтү. Дәрестән тыш аралашу вакытында сөйләм әдәбе нормаларыннан тайпылмау. Фольклор әсәрләре нигезендә милли этикет үзенчәлекләре белән таныштыру. Сүзлек эше (туры, күчерелмә, күпмәгънәле сүзләрне аерып карау, сүзлек дәфтәрләренә язу), укучыларның сүзлек байлыгын максатчан тулыландыру.

    Сөйләм төре буларак монолог. Автор текстына таянып, тәкъдим ителгән яки укытучы әйткән тема буенча зур булмаган текст (монолог) төзү. Сөйләмдә текстның төп фикерен чагылдыру. Текстның эчтәлеген төгәл сөйләп бирү. Чыгышыңны дөрес планлаштыра алу. Монологик сөйләмнең үзенчәлекләрен искә алып, синоним, антоним, чагыштыруларны урынлы куллану.

    Укылган әсәрнең дәвамы буларак, телдән сочинение, рәсем яки бирелгән тема буенча кечкенә хикәя төзү.

    Балалар китабы белән эш

    Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының авыз иҗаты әсәрләре. XIX–XX гасырда яшәгән классик язучыларның (шул исәптән балалар язучыларының да) әсәрләрен өйрәнү. Чит ил һәм хәзерге көн язучыларының кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әсәрләрен бирү.

    Төрле китаплар (тарихи, маҗаралы, фантастик, фәнни-популяр басмалар, белешмәлекләр, энциклопедияләр) һәм балалар вакытлы матбугаты белән танышу. Юмористик әсәрләр.

    Балаларга тәкъдим ителә торган төп темалар: төрле халыкларның авыз иҗаты, Туган ил, табигать, балалар, җәнлекләр, яхшылык һәм яманлык.

    Әдәби әсәрләрне гамәли үзләштерү

    Укытучы ярдәмендә әдәби тексттан сәнгатьлелек чараларын: синоним, антоним, эпитет, чагыштыру, метафора, гиперболаларны табу һәм аларның әһәмиятен билгеләү.

    Чәчмә һәм тезмә сөйләмне тану, аеру; тезмә сөйләмнең үзенчәлекләрен (ритм, рифма) билгеләү.

    Фольклор һәм автор әсәрләрен аеру. Әсәрләрнең жанр төрлелеге. Фольклор формасы буларак бишек җыры, үртәвечләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар; аларны тану, аеру, төп фикерен билгеләү. Әкиятләр (хайваннар турында, тормыш-көнкүреш, тылсымлы) белән танышу. Әкиятләрнең әдәби үзенчәлеге, тел байлыгы, төзелеше. Автор әкиятләре.

    Хикәя, шигырь, мәсәл жанрлары турында гомуми күзаллаулар, төзелеш үзенчәлекләре, сәнгатьлелек чаралары.

    «Әдәби уку» программасы укучы эшчәнлегенә бәйле эш төрләрен барлый. Дәресләрдә сәнгатьле уку, текстның эчтәлеген сөйләү, әзер темага телдән яки язмача текст әзерләү, иллюстрацияләр белән эшләү, рольләргә бүлеп уку, уен кебек эш төрләре күз алдында тотыла.

    Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен әдәби уку программасы укучыларда сөйләм теле үстерү, уку, ишеткәнне сөйли белү, диалог төзү, сөйләм әдәбен саклау, укылган әсәр буенча фикер алышуда катнаша алу мөмкинлеге тудыра, әдәби китап укуга ихтыяҗ тәрбияли. Бала укылган текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерергә һәм башкалар фикерен тыңлый белергә дә өйрәнә.

     

    УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

    Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.

    Халык авыз иҗаты әсәрләре

    Халык аваз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек төрләрен гамәли үзләштерү.

    Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).

    Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. Хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.

    Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.

    Тылсымлы әкиятләр. Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясына сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.

    Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Тормыш-көнкүреш әкиятләренең килеп чыгышы. Тылсымлы әкиятләрдән аермалы яклары. Әкиятләрдә проблемалар, үгет-нәсыйхәт бирү, юмор хисе.

    Автор әкиятләре. Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы; яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).

    Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру. Риваять, бәет, мифларда кешеләр тормышының чагылышы, табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе. Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.

    Мәкальләр. Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәяләрнең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.

    Автор әсәрләре

    Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.). Аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә төзелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

    Мәсәлләр

    Мәсәлләрнең ике өлештән – сюжеттан һәм моральдән (үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдәләре) торуын аңлату. Мәсәлләрнең хайваннар турында әкиятләрдән килеп чыгышы һәм гасырлар дәвамында үсеше. Мәсәл моралендә мәкальләр куллануның тәрбияви роле. Татар язучыларының мәсәлләре белән танышу.

    Әдәби жанрлар

    Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.

    Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә һәм эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.

    Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

    Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-юньгә, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар) тану һәм аңлау. Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

    Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнъя белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

    Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

    Библиографик культура

    Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

    Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. Төрле тематик жыентыклар төзү күнекмәләре бирү. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни жыентыклар төзү. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.

    Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү. Китап элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре һ.б. турында өйрәнүне дәвам итү. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү. Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән табарга өйрәтү. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу.

    Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.

    Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

    Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

    Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.

    Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

    Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

    УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

    Укучы белергә тиеш:

    • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;
    • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;
    • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
    • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;
    • әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;
    • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;
    • 2–3 татар классигының исемен;
    • 2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;
    • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;
    • китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;
    • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;
    • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;
    • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;
    • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;
    • дәреслектә дөрес ориентлашу, китап элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битне табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;
    • тематик, монографик  әсәрләр җыентыклары  төзи белү;
    • төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;
    • мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;
    • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;
    • аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;
    • текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белү;
    • фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;
    • әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;
    • сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту;
    • дәреслектә оста ориентлашу;
    • әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;
    • уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;
    • 1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;
    • теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;
    • сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.

     

    УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮ БУЕНЧА

    ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ ТОРГАН ТЕМАЛАР

    1. Табигать  һәм без (ел фасылларына карата шигъри һәм чәчмә әсәрләр).
    2. Бәхетле балачак.
    3. Әдәп-әхлак кагыйдәләре.
    4. Халык авыз иҗаты (әкиятләр, табышмак, такмаклар, санамышлар, мәзәкләр).
    5. Әкиятләр (төрле милләт халыклары әкиятләре, язучылар иҗат иткән әкиятләр).
    6. Туган ил, туган җир.
    7. Безнең дусларыбыз.
    8. Гаиләдә туганлык хисләре.
    9. Ел фасыллары бизәкләре.
    10.  Туган якның серле табигате.
    11.  Без – әкият дуслары.
    12.  Шигърият дәфтәре.
    13.  Балачак мизгелләре.

     

    УКЫТУНЫ МАТЕРИАЛЬ-ТЕХНИК ҺӘМ  

    МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘМИН ИТҮ

    «Әдәби уку» предметын өйрәткәндә, балаларның матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты белән кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикерләү, фикерләрен дәлилли алу осталыгын үстерү һәм предметны тирәнтен өйрәтү максатыннан, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану мөмкинлеге күздә тотыла:

    • халык авыз иҗаты үрнәкләре;
    • тарихи чыганаклар;
    • сынлы сәнгать әсәрләре;
    • тема буенча музыкаль әсәрләр;
    • күрсәтмә әсбаплар;
    • мультимедиа укыту программалары;
    • электрон дәреслекләр;
    • Интернет материаллары;
    • электрон китапханә;
    • компьютер программалары;
    • укучыларның белемнәрен тикшерү программалары;
    • сүзлекләр;
    • белешмә материаллар;
    • татарча сайтлар;
    • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
    • яңа әдәби китаплар;
    • аудио һәм видеоәсбаплар;
    • интерактив тикшерү программалары;
    • лингафон кабинеты.
    Категория: Нормативные документы | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 2411 | Загрузок: 196 | Рейтинг: 4.0/1
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2024