Габдулла Тукай туган көнгә багышланган иртә
(Башлангыч сыйныф укучылары өчен)
Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Әйе, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай салкын кышлар үтеп, яз җиткәч, агач-куакларда бөреләр уянгач, 1886 елның 26 апрелендә дөньяга килгән.
Бүгенге бәйрәмгә җыелубызның да сәбәбе – сөекле шагыйребезне искә алу.
Укытучы. Әйтегез әле, балалар, сез аның нинди әсәрләрен беләсез?
Габдулла Тукай бары тик 27 ел яшәп, 8 ел иҗат иткән. Шулай булса да, үзеннән гасырлар буена онытылмый торган бик зур рухи байлык калдырган.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең.
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Илдә – кояш, җирдә – кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Бәйрәм бүген” җыры
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап синең туган көнеңне,
Ул-кызларың бүген киләчәккә
Илтә синең “Туган тел”еңне.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
Халкың моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере – халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
Алып баручы.
Хәзер сезнең игътибарыгызга Габдулла Тукайның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
1.”Ай илә Кояш” шигыре. Ибраһимов Фаил сөйли.
2. “Һәр ялтыраган алтын түгел” шигыре. Ситдикова Райлә сөйли.
3.”Милли моңнар” шигыре. Садыйкова Гүзәл сөйли.
4. “Сабыйга” шигыре. Кадырова Алсу сөйли.
Габдулла Тукайга бәхетле тормыш кичерергә язмаган. Ул кечкенәдән ана назыннан мәхрүм булып ятим калган., төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән.
Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә туган җиребезне яратырга өнди. Шагыйрь әсәрләре аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
1. Исхакова Ләйсән җырлый. “Туган авыл” җыры.
Тукай кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә өнди.
1. “Ата илә бала” шигыре. Гыйбадуллина Рамилә сөйли.
2. “Эш” шигыре. Сафин Дәниф сөйли.
3. “Кызыклы шәкерт” шигыре. Гафурова Айгөл сөйли.
4. “Шаян песи” шигыре. Исхакова Ләйсән сөйли.
Габдулла Тукай табигатьне, хайваннарны яратырга чакыра
1. “Фатыйма белән Сандугач” шигыре. Ситдыйков Рәзил сөйли.
2. “Гали белән кәҗә” шигыре. Строганова Валерия сөйли.
3. “Кошларга” шигыре. Низамиев Рәсим сөйли.
4. “Бичара куян” шигыре. Хәйдәров Рәзил сөйли.
5. “Бала белән күбәләк” шигыре. Сабитова Эльвина сөйли.
Алып баручы.
Ни кызганыч, күбәләк гомере кебек, шагыйрьнең дә гомере кыска иде. Ул 1913 елның апрелендә Казан шәһәрендә каты авырудан вафат була. Аны безгә апрель ае бирде, апрель алып китте.
Бөек Тукай синең исемең белән
Телем ачтым сабый чагымда.
Шигырьләрең укып ләззәтләндем,
Кабатладым һәрбер таңымда.
Даны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
“Туган тел” җырын күмәк башкару.
Биектау районы Казаклар төп белем мәктәбе
башлангыч сыйныф укытучысы
Кадырова Илһамия Вилдан кызы
|