Вторник, 22.05.2018, 14:52
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Мероприятии

    Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте
    [ Скачать с сервера (60.0Kb) ] 02.02.2015, 17:18

     Татарстан Республикасы Актаныш районы
     Иске Айман мәктәбенең 1 категорияле 
    татар теле һәм әдәбияты укытучысы 
     Кашапова Гөлүсә Васил кызы
     
    Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте
    Катнашалар: әби, бабай, Кәҗә, Сарык, Өлкән Бүре, Яшь Бүре, Бала Бүре.
    Вакыйга кыш көне бара.
    1 нче күренеш.
    Бик кәефсез генә әби белән бабай керә. Әби елый, бабай йөренә.
    Бабай (әби янына килеп):
        Хатын, киреләнмә. Еллар бик авыр тора. Бер шырпы салам калмады. Арпа-бодайны әйтәсе дә юк...
    Кара монда, хатын!
    Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
    Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,
    Ашап ята бушка гына алар азык.
    Әби (еламсырап): 
        Ничек кызганмый чыгарып җибәрәсең аларны?! Тормышыбызны түгәрәкләп, көннәребезне яктыртып торалар бит алар. Үзләрен чыгарып җибәрсәк, яшәүнең бер мәгънәсе дә калмый.
    Бабай:
        И хатын, хатын... Кара үзеңә, әзрәк булса да ял итәрсең. Шулар артыннан йөреп, аяктан каласың бит.
    Әби:
        Кит, карт җүләр, карт җүләр! Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.
    Әкрен генә, башларын салындырып, Кәҗә белән Сарык керә.
    Кәҗә (әби янына килеп):
        Микикики, микикики...Әби...Бабай...Ашыйсым килә... Бер уч печән генә... Салам да ярый... Өч бөртек кенә арпа... Үләм, үләм... (сузылып ята)
    Сарык:
        Башым әйләнә, ашыйсым килә, әби, ба-ба-а-а-й...(егыла)
    Әби (нишләргә дә белмичә, әле берсен, әле икенчесен килеп торгызмакчы була. Икесенең уртасына утыра, бабайга пышылдап) : 
        Карткаем, әзрәк булса да ашыйсы килүләрен онытып торырлар. Ачлык читкәрәк китәр. Бир әле яраткан әкиятләрен (Бабай Г.Тукайның “Шүрәле”әкиятен бирә). Хәзер... Хәзер әзрәк йоклап алырсыз (Көйләп кенә укый башлый).
    Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
    Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
    Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
    Җирне әз-мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем.
    Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,
    Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
    Кәҗә (елап җибәрә):
        Э-э-э-э, яшел үлән ашыйсым килә. Яшел үлә-ә-ә-н.
    Сарык:
        Минем дә... Башым әйләнә...
    Бабай:
        И, таптың укыр җирен. Кирәк бит! Үртәгән кебек, ямь-яшел үлән турында укып утырасың!
    Әби:
        Я, я, еламагыз. Хәзер бабагыз яраткан көегезне куеп җибәрер, кәефегез күтәрелеп, сикергәләп тә алырсыз әле (бабайга “ым” кага).
    Көй ишетелә. Кәҗә әкрен-әкрен генә күтәрелә, бии башлый. Сарык та кушылмакчы була, хәлсезләнеп, читкә китеп ята. Кәҗә дәртләнебрәк бии, бераздан, хәлсезләнеп, әби янына килеп тезләнә.
    Әби:
        Карткаем, ярар, ярар! Кәҗә белән Сарыкны болай ач тотып булмас. Чыгарып җибәрик булмаса (сарык белән кәҗәне кочаклап). Барыгыз сез Кырлай урманына. Бик хозур анда! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат! Төпләренә кар салмагандыр... Ылыс, күркә җыеп ашарсыз.
    Бабай:
        Карагыз, сак булыгыз! Бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар;
    Юк түгел аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.
    Әби:
        Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр;
    Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр. 
    Әби Кәҗәгә төенчек бирә. Бабай Сарыкка капчык тоттыра. Елашып саубуллашалар.
    2 нче күренеш
    Буран сызгыра... Җил улый. Кәҗә белән Сарык керә. Юлда бүре башы ята.
    Сарык (бүре башын күреп, Кәҗә артына кача): 
        Сакалбай, нәрсә ул?! Җенме? Пәриме? Әби белән бабай әйткән иде аны... Куркам. Әнә, әнә безгә туп-туры карап тора. Селкенә дә... Әллә килә инде! 
    Кәҗә:
        И аңгыра Сарык, аңгыра Сарык! Баш бит ул! Баш гәүдәсез ничек хәрәкәтләнсен?! Аягы да юк ич аның!
    Сарык:
    Анысы шулай (уйланып). Ә әби укый торган китапта Кисекбаш тәгәри дә, сөйләшә дә, елый да...
    Кәҗә (баш янына әкрен генә килә, курка-курка гына баш тирәли йөри, шатлыгыннан кычкырып җибәрә):
        Баш бит бу! Бүре башы! Гәүдәсе дә, аягы да юк! Үлгән бу, үлгән! (шулай да курка)
    Сарык абзый, син көчлерәк
    Син тот башны, син сал капчыкка.
    Сарык:
        Син, Сакалбай, гайрәтлерәк
    Сал башны капчыкка тизрәк.
    Кәҗә:
        Әйдә, болай итик: син-бер колагыннан, мин бер колагыннан тотыйк та салыйк капчыкка. Бер..Ике...Өч! (бүре башын капчыкка салып бәйләп куялар)
    Сарык:
        Инде кич тә җитә. Бу баш та куркыныч. Кай якларга юл тотарга, кайда ятып йокларга?
    Кәҗә:
        И Сарык абзый, ничек йоклыйсың?! Ашыйсы килә. Бу башны да ашап булмый, нигә без ит ашамыйбыз икән? (тирә-ягына карана) Сарык абзый, кара, кара, урман буенда ут күренә түгелме соң?! Барыйк шунда, учак янында җылыныйк, ашарга берәр нәрсә табылмасмы?
    Сарык (бик риза булмыйча) :
        Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде. Ут янында булсак, Бүреләр дә килмәс (капчыкны өстерәп алып чыгып китәләр).
    3 нче күренеш
    Учак каршына ике Бүре утырган, берсе казан тирәсендә кайнаша. Кәҗә белән Сарык керә. Бүреләрне күргәч, курыкканнарын сиздермәскә тырышалар.
    Кәҗә:
        Исәнмесез, дуслар, Бүре әфәнделәр!
    Сарык:
        Туганнар, дуслар, исәнмесез!
    Бүреләр, куанышып, Сарык белән Кәҗәне әйләндереп алалар
    Өлкән Бүре:
        Менә шәп! Боткабыз бөтенләй итсез иде, болай булгач, итле дә булдык! Үз аяклары белән казанга керәләр бит! Китерегез миңа иң үткен пычагымны!
    Яшь бүре (Сарыкны әйләнеп чыгып) :
        Ай-яй, туны да туны! Үзе йомшак, үзе бөдрә! Моннан миңа менә дигән тун чыга!
    Бала Бүре (Кәҗәнең мөгезенә килеп тотына):
        Мөгезе! Мин аның мөгезләрен үземнең самокатка куячакмын! Тизрәк алып бирегез миңа мөгезләрен! Тизрәк!
    Өлкән бүре:
        Без аларны хәзер! (Кәҗәгә килеп ябыша)
    Кәҗә:
        Туктагыз! Ашыкмагыз! Безне ашарга өлгерерсез. Кайгырмагыз, бездә ит күп:
    Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
    Ни карыйсыз? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
    Капчыктагы Бүре башын китер алып!
    Сарык тиз генә капчыктагы Бүре башын алып килә. Моны күреп, Өлкән Бүре читкә тайпыла.
    Кәҗә:
        Микикики! Микикики!
    Капчыктагы Бүре башы бит уники!
    Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
    Моннан зуррак Бүре башын китер табып!
    Сарык капчыктан “икенче” башны Өлкән Бүре каршына китереп куя
    Өлкән Бүре (курка калып):
        Туктагыз, мин тиз генә су китерим, суы бик аз, безнең бутка пешәр коры (чыгып чаба).
    Яшь Бүре:
        Тукта, тукта, мин дә барам. Таудан менә алмассың, үзем генә китерим суны! (артыннан чыгып чаба)
    Бала Бүре:
        Ә мин?! Сөзеп үтерәләр бит мине болар! Көтегез! (кача) 
    Кәҗә (шатланып):
        Менә, Сарык абзый, тапкырлык белән хәйлә Бүреләрне дә өркетә икән. Болай булгач, бу Бүре башын үзебездән калдырмыйк инде.
    Сарык:
        Сакалбай, мөгезең дә шәп! Акылың да бар! Синең белән юлга чыксаң да була икән!
    Кәҗә:
        Сарык абзый, син үзең дә бик тиз эләктереп алдың. Капчыкта Бүре башы уникеме? (көлә) Әйдә, рәхәтләнеп ашап алыйк. Ял итәрбез. Хәзер Бүреләр бу якка борылып та карамыйлар инде.
    Сарык (читтә яткан капчыкны ачып):
        Сакалбай! Сакалбай! Бер капчык ярма! Менә байлык! (сикергәли)
    Кәҗә (исе китеп):
        Менә табыш! Әллә әби белән бабай янына кайтабызмы? Ботканы да алсак, безгә күпмегә җитә ул. Аннан, язга да күп калмый.
    Сарык:
        И Сакалбай, мин аларны сагынып та өлгергән идем инде. Әйдә, сөендерик үзләрен, таң атканчы кайтып та җитәрбез. Хәзер, нигәдер, караңгысы да, урманы да куркыныч түгел. Кайтыйк, ботканы да бергәләп, өйдә ашарбыз.
    Кәҗә:
        Кузгалыйк. И, сөенер инде әби. Бигрәк елап калды бит. Капчыкларны өстерәп, казанны күтәреп чыгып китәләр.

     

    Категория: Мероприятии | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 764 | Загрузок: 66 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2018