Суббота, 20.04.2024, 06:28
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Разработки уроков

    Математика дәресенә үзанализ 1 класс
    [ Скачать с сервера (16.5 Kb) ] 02.02.2015, 17:14

     математика дәресенә үзанализ
    Сыйныф: 1
    Дәреснең темасы: “Күбрәк. Азрак. Шулкадәр үк.
    Дәреснең тибы: яңа белемнәр ачу дәресе
        Бу дәрес математика курсының иң беренче «Предметларны санау һәм чагыштыру» бүлегендә 8нче дәрес. Гомумән, беренче бүлек балаларның математика курсын өйрәнүгә әзерлекләрен тикшерү максатыннан уздырыла, балаларның әзерлек дәрәҗәләрен тикшерү, булган белемнәрне системага салу, сөйләм телен, авазларны ачык әйтеп, тулы җөмләләр белән сөйләү күнекмәләре дә шушы беренче дәресләрдә формалаштырыла. Ә конкрет бу дәреснең максаты түбәндәгеләр:
    1)укучыларны төрле ысуллар ярдәмендә куплекләрне чагыштырырга һәм тигезләргә өйрәтергә.
    Бурычлар:
    1)парлау ысулы ярдәмендә төркемнәрдәге предметларны чагыштыру күнекмәләре булдыру;
    2)предметларны үсү, кимү тәртибендә урнаштыру, предметларны зурлыклары буенча чагыштыру, 10 эчендә 10 га кадәр һәм кирегә санау күнекмәләрен ныгыту.
    Дәрес барышында түбәндәге универсаль  уку-укыту эшчәнлекләре өстендә эшләнде:
    Шәхси: Үз-үзеңне тою. Мин кайда? Мин кем? 
    Көйләгеч: предметларны пространствода ачыклау ысулларын үзләштерү (тәртип буенча санау, предметларны чагыштыру)
    Танып-белү: прастранстводагы предметларны һәм үз-үзең турында фикерләү
    Коммуникатив: математик терминнар ярдәмендә җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру.
     Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, дәреснең эчтәлеге, формасы һәм методлары сайланды. Дәрес уен формасында алып барылды. Дәрес башында укучылар табышмак чиштеләр. Куянга ярдәм итү теләге тудырылды. Дәрес барышында куян аларга сораулар бирде, биремнәр үтәтте. Балаларның игътибарларын бер әйбердә озак тотып булмый, бик тиз арыйлар. Дәрестә балалар  армадылар, чөнки эш формалары чиратлаштырылып торылды: набор полотнасында эш, дәреслек буенча эш, дәфтәрләрдә эш, математик җыелма белән эш, парларда эш, басма эш дәфтәрләрендә эш.  Кызыклы презентация уңышлы файдаланылды. Ул яңа теманы аңлату этабында кулланылды. Балалар күплекләрнең ничәгә күбрәк, азрак икәнен белү өчен нинди ысулдан файдаланырга кирәклегенә үз күзәтүләреннән чыгып килделәр. Балалар математик җыелмадагы фигуралар белән эшләргә яраталар. Бу аларның фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Физкультминутка вакытында үткәрелде. Дәрестә алда үтелгән материал өстендә эш барды. Балаларның мәктәпкә әзерлекләре яхшы. Балалар үз фикерләрен әйтә беләләр. Шулай да тулы җөмләләр белән җавап бирү өстендә дә әле эшләргә кирәк. Бер укучының сөйләме начар аңлашыла: авазларны дөрес әйтеп сөйләшми, берничә авазны бөтенләй әйтә алмый. Дәрестә дөрес утыру күнекмәләре җитәрлек түгел, гел исләренә төшереп торырга кирәк.Укучылар дәфтәрдә ориентлаша беләләр. Үрнәк буенча бизәкләрне дөрес һәм пөхтә башкаралар. 
    Дәрес ахырында балалар үз эшләренә нәтиҗә ясадылар, үзбәя бирделәр. Дәресне уңышлы узды дип саныйм. Дәрескә куйган максатларыма ирештем дип саныйм. Укучылар белән эш күп хезмәт таләп итсә дә, кызыклы. Аларның уңышларына карап күңел сөенә.

    Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
     Казаклар төп гомуми белем мәктәбе башлангыч 
    сыйныф укытучысы Кадырова Илһамия Вилдан кызы
    2014 ел, сентябрь

     

    Категория: Разработки уроков | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 4000 | Загрузок: 669 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2024