Суббота, 20.04.2024, 14:29
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Статьи

    “Әтиемнең алтын куллары”
    [ Скачать с сервера (17.2 Kb) ] 28.01.2015, 14:45

    «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

    Казаклар урта гомуми белем бирү мәктәбе»

     муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

     

     

     

     

     

     

     

     

    “Әтиемнең алтын куллары”

     

     

     

     

     

     

    Автор: Кадырова Гөлзидә, 6 сыйныф.

     

    Җитәкче: Кадырова Илһамия Вилдан кызы    

    «Татарстан Республикасы  Биектау муниципаль районы

     Казаклар урта гомуми белем бирү мәктәбе»  

    муниципаль бюджет гомуми белем бирү

    учреждениесенең башлангыч сыйныф  укытучысы

     

     

    2012 ел

    Әтиемнең  алтын  куллары

     Әти, әни, әткәй, әнкәй...  Кеше  өчен  иң  кадерле  иң  кыйммәтле  сүзләр  бу. Алар  нинди  генә  эшкә  тотынсалар  да ─ барысы  синең   өчен, синең  хакка   дип  эшләнә. Әти  белән  әнидә   кояш  җылысы  да, йолдызлар   нуры  да  бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр  дә,  без  аларга   ачу  һәм  үпкә   сакларга   тиеш  түгелбез. Чөнки  аларның  шелтәле  сүзләре  дә   син  әйбәт  булсын  өчен  эшләнә, әйтелә.

          Минем  уйлавымча, гаиләдә   әти – баш. Аны  бөтен  кеше  тыңлый, хөрмәт  итә. Ул   һәрбер  гаилә  өчен  мөһим. Чөнки  әтисез   гаиләнең  балалары   әти  җылысын  тоеп  үсә  алмыйлар.

           Безнең  гаиләдә  дә  нәкъ  шулай. Әтиебез  гаиләнең  башлыгы. Без  бөтен  эшне   аның   белән  киңәшләшеп  эшлибез. Ә  ул бервакытта  да  үзенең  акыллы, дөрес  киңәшләрен  әйтми  калмый. Ул  пөхтә, чиста, һәр  эшне  төгәл  итеп  эшли ,  бар  эше  ялт  иткән  була . Безне  дә  пөхтәлеккә, чисталыкка   өйрәтә.

            Әтием төрле эшләр эшләгәндә, мин нишләптер, кыз бала булсам да аның янында булышып, сөйләшеп йөрергә яратам. Төрле темаларга сораулар бирәм. Ул һәрбер сорауга ашыкмыйча җентекләп җавап бирә, үз эшен дә онытмый. Минем уйлавымча,  минем  әткәм  дөньядагы  иң  яхшы  әти. Профессиясе  буенча  ул – мөгаллим.  Мәктәбебездә  физкултура  һәм  технология  дәресләрен  укыта. Мин  аның  белән бик  горурланам. “Сәламәт  тәндә  сәламәт   акыл” –  ди  әтием, без  сәламәт  булып  үссен  өчен  дә  тырыша.  Кыш  көне  бергәләп  гаилә  белән  чана, чаңгы  шуабыз.  Ә  җәй  көне  су  коенабыз.  Мин  бу  мизгелләрне  яратам.

           Әтием  белән эш  эшләү  дә  бик  күңелле. Чөнки  ул  шаяртырга   төрле  кызык  хәлләр   сөйләргә  дә  бик  оста. Ул  безнең  уку  белән  дә  кызыксына.  Нинди  билге  алганны  да  сорап  кына  тора .  Ә  мин  аның  йөзенә  кызыллык  китермәс  өчен гел  “5” ле  билгеләренә  генә  укырга  тырышам.  Ул  буш  вакытында умартачылык  белән  шөгыльләнә. Һәрбер  бал  корты  белән сөйләшә .

         Өстәвенә  әтиемнең  куллары  да  “алтын”.  Карап  торышка,  гап-гади  куллар, ә  үзләре  әллә   нәрсәләр  эшлиләр. Ул  бик  күп  эшләр  остасы. Безнең   өебез  һәм  мәктәп  остаханәсендәге  барысы  да  әткәмнең  үз  куллары  белән  эшләнгән.  Мәсәлән:  гараж, тәрәзә  рамкалары, коены  да  әтием  үз  “алтын”  куллары  белән  казыды. Аның  эшләре  санап  бетергесез. Берәр әйбер  ватылса    ул  тиз  арада  рәтли,  төзәтә. Минем  әтием  авылыбызда  иң  яхшы  механик та  бит  әле.

         Әтиемнең  исеме  дә  бик  матур – Айдар.

         Мин  әтиемне  бик  тә яратам  һәм  хөрмәт  итәм. Һәр  адымда  аңа   охшарга  телим. Ул  һәрвакыт  шундый  әйбәт  булып  калсын  иде.

     

    Категория: Статьи | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 1314 | Загрузок: 155 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2024