Пятница, 26.04.2024, 09:22
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Статьи

    Моңнар кайтсын авылга.
    [ Скачать с сервера (17.4 Kb) ] 28.01.2015, 14:45

    Моңнар кайтсын авылга.

    Гомере буе халкым моңлы булган,

    Гармуннарын сузып уйнаган.

    Күңеле һәрчак моңлы булган аның

    Күзләрендә утлар уйнаган.

     

       Татар  халкы элек-электән җырга-моңга бай булган.  Ул  үзенең  күп  төрле  хасиятләрен  милли  уен  кораллары  аша  чагылдырган.  Шул  ку  вакытта  татарлар  оста  уйнаулары  белән  дә  аерылып  торганнар.  Ә  киң  таралган  уен  коралларының  берсе- гармун.  Табигать  кочагында  уза  торган  гармунлы  кичләр  авылга  онытылмаслык  ямь  өстәгән.  Ул  егетләребезне  армиягә  озаткан,  туй  мәҗлесләрендә,  аулак  өйләрдә  яңгыраган,  безне  елаткан  да,  җырлаткан  да  тылсымлы  гармун  бит  ул. Ә гармунчы яшьләр  арасында гына  түгел,   авыл  халкы  арсында  да  иң  дәрәҗәле  кешесе  саналган.  Сугыш  вакытында  фронтка  киткән  ир-атларны  гармун  кадәр  генә булган  бәләкәй  малай алыштырган.  Ул  авылда  иң  кадерле  зат  булган.

      Кызганычка  каршы,  хәзерге  вакытта  гармун  тавышлары  сирәк  ишетелә,  гармунга  кушылып  җырлау  юк  диярлек.  Ә  16нчы  апрель  көнне  Казаклар  авылы  мәдәният  йортында  чын  мәгънәсендә  гармун  бәйрәме  булды.  “Моңнар  кайтсын  авылга”  дип  исемләнгән  бу  кичәне  авылдашларына,  кайткан  кунакларга  баян  һәм  синтезатор  түгәрәгенә  йөрүче  балалар  бүләк  итте, ә оештыручылары  Илдус Һәм Алсу Минһаҗевлар иде.

       Әйе,  безнең  балаларыбызга  быелгы  2010-2011 нче  уку  елында  бәхет  елмайды. Мәктәбебездә  “Тулпар”  Мәктәптән  тыш  эшләр  үзәге  аша оештырылган  “Баян  һәм  синтезатор”  түгәрәге  эшли  башлады.  Бу  эшне  мәктәп коллективы да,  әти-әниләр  дә  бик  хуплап  каршы  алды.  Түгәрәкнең  җитәкчесе  Илдус  Котдус  улы  Минһаҗев  үзенең  бар  белгәнен  укучыларына  бирергә  тырышты.  Һәр дәрес  үз  вакытында,  тиешле  әзерлек  белән  оештырылды.   Түгәрәккә  14  бала  йөри.  Аларны  Илдус  абыйлары  баян  һәм  синтезаторда  уйнарга,  музыка  грамотасына  өйрәтә.  Шушы  6 ай  вакыт  сизелми дә  узып китте. Ә  бу   иҗат  концертында  алар  чын мәгънәсендә  тамашачылар  каршында  отчет  тоттылар.

      Әйе, чыннан  да,  ул  кичне  авыл  сәхнәсеннән моң  агылды. Артистлар  үзләре  өйрәнгән  татар  халкының    “Наласа”, “Озату”, “Сагыну”, “Сарман”,  “Безнең  авыл”,  “Әпипә”,  “Асылъяр”  һ.б. көйләрен  гармунда  һәм  синтезаторда  бик  оста  башкардылар.  Араларында  иң  остасы  Минһаҗев  Алмаз  булды.  Бармаклар гүя  гармун  телләрен  саный,  аларга  хәтта  күз  иярми.

        Бармакларың гармун телләрендә

        Шашып бии, чаба, йөгерә

        Һәрбер көйнең бормаларында

        Моң чишмәсен табып өлгерә.

      Әти-әниләр  балаларының  уйнауларына  эчтән  шатланып,  горурлык  хисләре  кичереп  утырдылар. 

       Халык  моңга  сусаган.  Зал  шыгрым  тулы  булса  да,  тамашачылар  концертны  игътибар  белән  тын  да  алмый  тыңладылар.  Залдан  көчле  алкышлар  гына  ишетелеп  торды.  Концерт  татар  халык  җырлары  һәм  дәртле  биюләр  белән үрелеп  барды.

      Онытылып  барган  халык  уеннары  да  яңадан  сәхнәдә.  Аулак  өйләр,  кичке  уеннар  авыл  яшьләре  өчен  аралашу,  сөйләшү,  киңәшү,  танышу-табышу  урыны  да  булган  бит.  Анда  шаяру  да,  уен –көлке  дә,  җыр-бию,  кара-каршы  такмак  әйтешү  дә.  Яшь  артистлар  үзләрен  шундый  табигый  тоттылар.  Олы  абый-апалар  үзләренең  яшьлекләренә  кире  кайтып  килгәннәрдер.  Ә  яшьләр,  бәлки,  шул  чорда  яшәгән  абый-апаларга  карата  көнләшү  хисе  дә  кичергәннәрдер. Шаян  сүзләр  барыбызны  да  елмаерга  мәҗбүр  итте.

      Менә  сәхнәдә  кичәнең  кунаклары- хәзерге  вакытта  авылда  яшәүче  гармунчылар.  Галәвиев  Г. , Хайбуллин  И.,  Ганиев  И., Яруллин Р.,  Зарипов  Р., Зиннәтов Ш., Ибраһимов Р. Алар  үзләренең  кулларына  беренче  тапкыр  гармун  алган  көннәрен,  беренче  көйләрен  искә  төшерделәр,  бүген кулына  гармун  алган,  синтезаторда  уйнарга  өйрәнгән  балалар  өчен  шатланып утыруларын җиткеделәр, моңлы гармун көйләрен  тамашачыларга  бүләк  иттеләр.  Ике сәгать ярым  барган  көнцерт  берәүне дә ялыктырмады.  Һәркемнең  йөзендә елмаю,  яшь  музыкантлар  өчен  сөенү,  канәгатьлек  хисе иде.

      Соңыннан  авыл  халкы  исеменнән  авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Г., “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Гаязов Р., районның Мәдәният бүлеге җитәкчесе Сабирҗанов Р.Р. үзләренең югары бәяләрен бирделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр.  Укучылар  үзләренең остазлары  Илдус абыйларына  чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.  Без,  ата-аналар да алар белән  теләктәш.  Алдагы  елларда да  түгәрәк  үз  эшен  дәвам  итсен.  Балаларга  һәм  укытучылары  Минһаҗев  Илдус  Котдус улына    яңа иҗади уңышлар,  саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.  Иҗат  чишмәгез  саекмасын!

    Ата-аналар исеменнән  Кадырова И.В.,

    Казаклар урта мәктәбе укытучысы.  2011 ел.

    Категория: Статьи | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 371 | Загрузок: 159 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2024