Четверг, 25.04.2024, 05:32
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Разработки уроков

    Л.Ихсанованың “Космонавтлар урамы” әсәре буенча сыйныфтан тыш уку дәрес-коференция.
    [ Скачать с сервера (70.5 Kb) ] 02.02.2015, 17:11

     Тема:  Л.Ихсанованың  “Космонавтлар  урамы”  әсәре  буенча  сыйныфтан  тыш 

                уку  дәрес-коференция.

    Максат:  1)Л.Ихсанованың  “Космонавтлар  урамы”  әсәренең  идея  эчтәлеген 

                       укучыларга    тирәнтен  аңларга  ярдәм  итү;

                     2)укучыларның  фикерләү  сәләтләрен  үстерү;

                     3)бер-береңә,  олыларга  карата  дустанә  мөнәсәбәт,  хезмәткә,  Туган 

                       илгә  мәхәббәт,  сәламәт  яшәү  рәвешенә  омтылыш  тәрбияләү

    Материал:  Л.Ихсанованың  “Космонавтлар  урамы”  повесте  

    Җиһазлар:  Л.Ихсанова  портреты,  аның  әсәрләреннән  күргәзмә,  әсәрдәге  герой   

                        һәм  персонажларның  балалар  ясаган  портрет-рәсемнәре күргәзмәсе,

                        геройларга  характеристика,  тактага  элү  өчен  плакатлар:

                       “Адәм  баласының  иң  зур  байлыгы – тәне  вә  җаны  сәламәт  булуда”

                         Ризаэддин  Фәхреддин”;  сәламәтлек  турында  презентация,

                         “Космос”  кроссворды.

                              

                                                 Дәрес  барышы.

    1. Оештыру.

       Исәнләшү.

       Дәреснең  темасын  хәбәр  итү.

       --Без  бүген  сезнең  белән  Ләбибә  Ихсанованың  “Космонавтлар  урамы”  әсәре  буенча  сыйныфтан тыш  уку  дәрес-конференциягә  җыелдык.

    2.  Актуальләштерү.

      1) Ләбибә  Ихсанова  белән  таныштыру.  Тактада  портреты  һәм  аның  турында  белешмә  эленгән,  китапларыннан  күргәзмә  оештырылган.

    Ләбибә  Фәез  кызы  Ихсанова

    Татар  балалар  язучысы,  хикәяче,  тәрҗемәче,  публицист

       Туган  елы:  1923 нче  елның  23 нче  августы

       Туган  ягы:  Киров  өлкәсе  Нократ  Аланы  (Вятские  Поляны)  районы           

                               Түбән  Шөн  авылы

    Әти-әнисе:  укытучылар

         1941 нче  елда  Татарстанның  Кукмара  район  үзәгендә  урта  мәктәпне  тәмамлый.

         1943-1948 ел.  Казан  Дәүләт  университетында  укый  һәм  тәмамлый.

         Беренче  әсәре:  “Көмеш  елга”  повесте

          Әсәрләре: “Җир  астында  җиде  көн”

                              “Якты  уйлар”

                              “Нияз”

                               “Нияз  мәктәптә”   

                                  “Тал  бөгелә”

                                  “Робинзоннар  лагерында”

                                   “Саралан  малайлары”

                                   “Ана  көндәлеге”

                                   “Очкын”

                                   “Гөлләр  коя”

                                   “Наил  һәм  Фаил”

           1958 нче  елдан  Язучылар  берлеге  әгъзасы

           А.Алиш  исемендәге  әдәби  бүләк  лауреаты  (1996 ел)

      Татарстанның  һәм  Россиянең  атказанган  мәдәният  хезмәткәре  (1972,     1983)

     

    Публицист – газета-журналларга  мәкалә  язучы

    3.  Әсәргә  анализ  ясау.

      --Әсәр  кемнәр  турында  бара?  (Алик,  Камил,Фоат)

      --Алар  кайда  яшиләр?  Ничәнче  класста  укыйлар?  (Яңа  төзелгән  йортларда,  7 нче  сыйныфта)

      --Алар  дуслармы?  (Әйе.)

      --Камил  белән  Алик  ничек  дуслашканнар?  (Аларның  гаиләләре  бер  үк  вакытта  яңа  йортка  күчеп  килгәннәр.  Аларның  фатирлары  да  кара-каршы  гына.  Килүгә  үк  алар  бер-берсе  белән  дуслашып  киткәннәр.)

       --Ә  ни  өчен  Алик  Фоатны  күралмас  булган?  Моңа  нинди  хәл  сәбәпче?  (Беренче  сентябрь  көнне  Алик  белән  Камил  дәрескә  соңга  кала  язып  килгәннәр.  Килсәләр  алар  сайлап  куйган  урынга  Фоат  утырган.  Ул  урынны  инде  алар  укулар  башлангы  ук  мәктәпкә  килеп  сайлап  куйган  булганнар.  Шуннан  соң  Алик  Фоатны  күралмас  булган.)

       Ни  өчен  Аликның  ул  урынга  утырасы  килгән?  Ул  нинди  малай  булган?  (Чөнки  ул  урын  тәрәзә  кырыенда,  укытучы  өстәленнән  ерак,  дәрес  вакытында  башка  эшләр  белән  мавыгып  алсаң  да  була,  рәхәтләнеп  тәрәзә  аша  урамны  да  күзүтә  аласың.  Алик  бик хәрәкәтчән,  бер  урында  озак  утыра  алмый.)

          Аларга  нинди  урын  калган?  (Укытучы  өстәле  каршындагы  урын.)

           Ә  Камил  үзен  ничек  тоткан?  Ул  нинди  малай?  (Камилнең  исе  китмәгән.  Ул  яхшы  укый.  Әкрен.)

         Ә  аларның  урынсыз  калуында  кем  гаепле?  Ни  өчен?  (Алар  үзләре  гаепле,  чөнки  алар  мәктәпкә  барганда  буяучы  кызлар  янына  менеп  төшкәннәр,  кранчы  абый  янында  туктап  торганнар.  Звонок  булгач  кына  класска  атылып  кергәннәр.)

        Алар  Светлана  белән  ничек  танышалар?  Светлана  кем  ул?  Ни  өчен  ул  алар  белән  укымый?  (Малайлар  кайтып  барганда  Светлананы  күргәннәр.  Ул  урам  исемнәрен  укып  торган.  Светланалар  гаиләләре  белән  кыш  уртасында  гына  яңа  йортка  күчеп  килгәннәр,  әлегә  ул  элекке  мәктәптә  укый  икән.) 

       Урамнарга  нинди  исемнәр  биргәннәр?  Аларның  урамнары  ничек  дип  атала?  (“8  Март”,  “Мулланур  Вахитов”,  “Пионер”,  “Юрий  Гагарин”.  Фоат,  Камил,  Алик  яшәгән  урамга  Юрий  Гагарин    исеме  биргәннәр.)

        Малайлар  урамнарына  бу  исемне  бирүләренә  ни  өчен  сөенгәннәр?  (Чөнки  Юрий  Гагарин – беренче  космонавт.  Пионерлар  күп,  ә  космонавтлар  бармак  белән  генә  санарлык.  Әсәр  1963 нче  елда  язылган.  Ул  вакытта  космонавтика  темасы  бик  актуаль  булган.  Балаларның  да  күбесе  үскәч  космонавт  булырга  теләгән.) 

      Сүзлек  өстендә  эш.  Космос – галәм

                                         Космонавт – галәмгә  очучы

      Кроссворд  чишү.  Ә  сез  космонавтлар  турында  беләсез  микән.  Азрак  ял  итеп  алыйк  әле.

       1.Безгә  иң  якын  йолдыз. (Кояш.)

       2.Ю.Гагарин  очкан  корабль.  (Восток.)

       3.Очучы-космонавт  хатын-кыз.  (Савицкая.)

       4.Кояш  системасындагы  планета. (Марс.)

       5.Галәмгә  чыгаручы  ракета  моделен  тәкъдим  итүче  галим.  (Циалковский.)

              6.Галәмгә  очкан  эт  исеме.  (Стрелка.)

     

     

     

     

     

     

     

     

     

       Физкультминутка.   “Космонавт  булабыз  дип”  (Ш.Галиев.)

    Әти-әни  эшкә  киткәч,

    Кинәнәбез  аулакта.

    Уйнашабыз  сикереп  тә, 

    Атынып  та,  аунап  та.

     

    Иртән  абый  белән  икәү

    Ярты  күмәч  алдык  та,--

    Песине  тотып  салдык  та,

    Кереп  яттык  сандыкка.

     

    Сандык  булыр  ракетабыз,

    Космос  булыр  бүлмәбез.

    Сиздермичә  ятыйк  әле

    Берегез  дә  белмәгез!

     

      Урамнарына  Ю.Гагарин  исеме  бирү  малайларның  тормышына  нинди  үзгәреш  керткән?  Нинди?  (Аликның  элек  тә  космонавт  буласы  килү  теләге  булган.  Урамнарына  беренче  космонавт  исеме  биргәч,  аның  бу  теләге  тагын  кабынып  киткән.)

       Урамнарга  исемнәр  бирелгәч,  алар  нәрсә  турында  бәхәсләшкәннәр?   (Малайлар  үз  урамнарының  Гагарин  исеме  йөртүе  белән  мактана  башлагач,  яңа  танышлары  урамның    пычрак  булуын  әйтә.)

       Фоат,    кызның  сүзләреннән  соң,  нәрсәләр  турында  уйлый?  Аның  нәрсәгә  күзе  төшә?  (Алар  яшәгән  иске  йортларның  ишегалды  ямь-яшел,  төрле-төрле  чәчәкләр  үсә  иде.  Ә  яңа  урамда  чокыр-чакыр,  кирпеч  ватыклары,  тимер  кисәкләре,  төрле  ватыклар.  Фоат  ишегалдын  өмә  ясап,  матурларга,  җыештырырга  кирәк  дип  уйлый.)

        Ул  үзенең  фикерләре  хакында  кем  белән уртаклаша?  Аня  аңа  нинди  киңәшләр  бирә?  (Аня – тәрбияче.  Ул  Фоатның  өмә оештыру  фикерен  хуплый.  Ләкин  чүп-чарны  кырып  алырга  кирәк.  Чәчәк  урынына  торф,  кара  туфрак  китерәсе  бар.  Моны  балалар  белән  генә  эшләп  бетереп  булмый.)

      Алар  эшне  ничек  оештыралар?  (Йорт  идарәсе  белән  сөйләшәләр.  Табигать  дуслары түгәрәгенә  йөрүчеләр,  ял  көнне  өмә  оештыру  турында  листовкалар  язалар  һәм  почта  ящигына  салып  чыгалар.  Завод  дирек  торы  янына  барып,  машина  сорыйлар.  Ял  көне  җиткәч,  тагын  бер  кат  йөреп,  анда  яшәүчеләргә  өмә  хакында  тагын  бер  кат  исләренә  төшереп  чыгалар.)

       Өмәдә  кемнәр  катнаша?  (Кеше  күп  була.  Аликның  әтисе  һәм  тагын  берничә  кеше  машиналары  белән  чүп-чарны  ташып  торалар.  Аликның  әбисе  дә  өмәгә  чыга.)

       Алик  белән  Камил  өмәдә  булалармы?  Алар  бу  вакытта  нишлиләр?  Малайлар  өмәгә  чыкмыйлар.  Юрий  Гагаринга  хат  язалар.  Соңыннан  караңгыга  өйрәнү  күнегүләре  ясарга  уйлыйлар.)

       Аларның  бу  планнары  барып  чыгамы?  (Хат  язу  бик  җиңел  генә  булып  чыкмый,  язарга сүз  таба  алмыйлар.  Аннары  караңгыга  ияләшү  өчен  чоланга  кереп  берничә  сәгатьләп  башта  берсе,  аннан  икенчесе  утырырга  тиеш  булалар.  Башта  Алик  кереп  утыра.  Сәгать  12  тулгач  аны  Камил  ачып  чыгарырга  тиеш  була.)

       Ни  өчен  Алик  белән  Камилнең  дуслыклары  бетә?  (Камил,  өйләренә  энеләрен  карарга  дип  чыгып  барганда,  аның  каршысына  Фоат  очрый.  Аны улын  чакырырга  дип  Аликның  әтисе  керткән  була.  Камил  Фоатка  Аликны  әбисе  кибеткә  җибәрде  дип  ялганлый.  Ә  Камилнең үзен  Фоат  өмәгә  алып  чыгып  китә.  Ул  Аликны  ачып  чыгарырга  оныта.  Шуннан  соң  аларның  аралары  бозыла.  Араларыннан  кара  мәче  чыгып  киткән  кебек була.  Камил  дәрес  вакытында  күчертергә  бирсә  дә,  Алик  күчерми,  дәфтәрен  очыртып  кына  җибәрә.)

       Алар  дуслашалармы?  (Әйе.)

       --Кайда?  (Ишегалдына  юкә  агачлары  утыртырга  булалар.  Бу  фикерне  аларга  Аликның  әтисе  әйтә.  Константин  Петрович  белән  алар  юкә  үсентесен  алып  кайтырга  баралар.  Шул  вакытта  Аликка  әтисе  Камилгә  булышырга  куша.  Бергә  эшләгәндә  алар  яңадан  дуслашалар.  Башта  Аликның  әйткәннәрен  тыңламаганга  салышып  кына  эшли.  Аннан  сүз  космонавтлар  турына  кереп  киткәч  яңадан  элеккечә  хыяллана  башлыйлар,  “авырлык  үлчәвен  югалту  буенча  күнегүләр”  ясамакчы  булалар.  )

       -- Алар  чын  дуслармы?  Бу  кайларда  күренә?  (Йорт  идарәсе  7нче  сыйныф  укучыларына  Гагарин  туган  шәһәргә -- Гжатскка  бару  мөмкинлеге  тудыра.  Ләкин  “авырлык  үлчәвен  югалту  күнегүләрен”  ясаганда  Камил,  агач  башыннан  егылып  төшеп,  аягын  сындыра.  Аягы  гипста  булгач,  ул  Гжатскка  бара  алмас  дип  уйлыйлар.  Аликлар, аны  да  алып  барыр  өчен,  сыйныфташлары  белән  акча  җыелып  тагын  бер  билет  алалар.  Ә  Аня  Камилнең  әти-әнисеннән  рөхсәт  сорый.

       Алик  белән  ачуланышсалар  да,  Камил  дустының  серен  чишми.  Космонавт  булырга  теләүләрен,  төрле  күнегүләр  ясауларын,  хат  язуларын  берәүгә  дә  әйтми.

       Унынчыны  бетергәч  бергә  космонавтлар  әзерләү  мәктәбенә  керергә  уйлыйлар.)

       Алик  космоска  очу    өчен  нәрсәләр  кирәк,  нәрсәләр  җитә  дип  уйлый?  (Батырлык,  сәламәтлек,  чыдамлык)

       Аликта  ул  сыйфатлар  бармы?  (Әйе.  Ул  караңгы  бүлмәдә  утыра  ала,  спорт  белән  шөгыльләнә.  Үз-үзен  җиңә  ала  - өмәгә  чыгасы  килсә  дә,  чыкмый.)

       Берәр  нәрсәгә  ирешә  алдымы  ул?  (Юк.  Хатны  ахырына  җиткерә  алмады,  күнегүләре  дә  дусты  булмагач  туктап  калды)

       Кешегә  үзен-үзе  күрсәтер  өчен,  нәрсәгә  дә  булса  ирешер  өчен  нинди  булырга  кирәк?  (Бер-береңә  юл  кую,  олыларның  сүзенә  колак  салу,  булышу,  бердәм  булу,  дус  булу.)

       Ул  үзенең  хатасын  аңладымы?  Аңа  кемнәр  булышты?(Әйе.)  (Дуслары,  туганнары,  укытучылары.)

       Әйе,  әти-әниләрсез,  туганнарсыз,  дусларсыз  кешенең  яшәү  мәгънәсе  булмас  иде.  Безнең  максат  күңелле  итеп  яшәү.  Шул  максатка  ирешер  өчен  нинди  булырга  кирәк?

       --СӘЛАМӘТ

       --ТУГАН  ИЛЕН  ЯРАТУЧЫ

       --БАТЫР

       --ЧЫДАМ,  АВЫРЛЫКЛАРНЫ  ҖИҢӘ  АЛУЧЫ

       --САБЫР

       --ЯХШЫ  УКУЧЫ

       --СПОРТ  БЕЛӘН  ШӨГЫЛЬЛӘНҮЧЕ

       --ТӘРТИПЛЕ

       --БАШКАЛАРГА  ҮРНӘК  Һ.Б.

     

       Сәламәт  булу  нәрсә  дигән  сүз  ул?  Хәзер  шул  турыда  миннән  сезгә  берничә  киңәш.  (Слайдлар  карау)

       1нче  слайд.     Дөньяда  иң  кирәк,

                                 Иң  кирәктән  ни  кирәк?

                                 Сәламәтлек

       2нче  слайд.      Адәм  баласының  иң  зур  байлыгы –

                                  Тәне  вә  җаны  сәламәт  булуда.

                                                         Ризаэддин  Фәхреддин

       3нче  слайд.     Сәламәтлек  ул –  чисталык,

                                 Гигиена  кагыйдәләрен  үтәү

                                 Тәнеңне,  киемеңне,  торагыңны  чиста  тот!

       4нче  слайд.   Хәрәкәттә --бәрәкәт

                              Иртәнге  зарядка  яса

                              Физкультура,  спорт  белән  шөгыльлән

                               Хәрәкәтле  уеннар  уйна,  чана-чаңгы  шу.

       5нче  слайд.  Ашаганың – аш  булсын!

                              Дөрес  туклан.  Көнгә  4-5  тапкыр  аша.

                              Ризыкларны  төрләндер.

                               Яшелчә,  җиләк-җимешләрне  даими  куллан.

       6нчы  слайд.  Алтын  утта  сыналыр,

                               Адәм  эштә  сыналыр

                              Физик  хезмәт  тәнгә  көч-куәт  өсти,  мускулларны  ныгыта.

                              Хезмәт  нәтиҗәсендә  көчсез  көчлегә  әйләнә.

       7нче  слайд.   Саф  һава – тәнгә  дәва

                               Вакытында ял  ит,  күтәренке  кәеф  белән  йөрергә  тырыш

                               Тәмле  телле,  шат  күңелле  бул,  ешрак  елмай.

         8нче  слайд.  Һәр  эшнең  үз  вакыты  бар.

                                                             Мәкаль.

                                 Көндәлек  режимны  үтә.

      9нчы  слайд.    Үзеңдәге  начар  гадәтләрне  бетер

       10нчы  слайд.   Үзеңне  чыныктыр

       11нче  слайд.   Сәламәт  тәндә -- сәламәт  акыл

                                Авырганда  вакытында  врачка  мөрәҗәгать  ит. 

                                 Ул  кушканча  дәвалан.

      12нче слайд.  Сәламәтлегебез  турында  кайгыртып

                              24нче  статья.

                              Катнашучы  дәүләтләр  баланың  сәламәтлек  саклау 

                              системасының  иң  камил  хезмәтләреннән,  авыруларны  дәвалау

                               һәм  сәламәтлекне  торгызу  чараларыннан  файдалану  хокукын 

                              таныйлар.”

                                                      “Балалар  хокуклары  турындагы  конвенция”

                                                      БМО  Генераль  Ассамблеясе  тарафыннан  1989нчы

                                                    елның  20 нче  сентябрендә  хупланган.

                              (Дәүләтебез  балаларның  сәламәтлеген  кайгырта.  Безнең  илдә 

                           Балалар  дәваланырга,  сәламәтлекләрен  ныгытырга  хокуклы.)

       13нче  слайд.  Җитди  һәм  шаян  сораулар

    1.Тешләрне  көнгә  ике  тапкыр – иртән  һәм  кичен  чистартырга  кирәк.  (Әйе.  Юк.)

    2. Тешләреңне  төнгә  чистарткач,  авызыңда  тәмле  ис  калсын  өчен,  конфет  суыр.  (Әйе.  Юк.)

    3. Өске  тешләрне -- өстән  аска  таба,  аскыларын  астан  өскә  таба  чистарт.  (Әйе.  Юк.)

    4.  Тешләрне  тышкы  яктан  гына  чистартырга  кирәк.  (Әйе.  Юк.)

    5. Тешләрне  яхшылап  чистарту  өчен,  кимендә  өч  сәгатьләп  вакыт  кирәк.  (Әйе.  Юк.)

    6. Һәркемнең  үз  теш  щёткасы  булырга  тиеш:  чит  кеше  щёткасы  белән  файдаланырга  ярамый.  (Әйе.  Юк.)

     

        14нче слайд.     Иң  матур  көн – бүгенге  көн

                                   Иң  яхшы  җир – син  яшәгән  төбәк.

                                   Иң  яхшы  ял – канәгатьлек  биргән  ял.

                                  Иң  зур  байлык – сәламәтлек  икәнен  беркайчан  онытмагыз!

                                  Иң  якты  хыялыгыз  тормышка  ашсын!

             

         Ш.Галиевның  “Хыялым  бар”  шигырен  уку.

    Иртән  торып  күккә  карыйм –

    Ак  самолет  юлларым  бар;

    Ак  самолет  сыман  якты

    Биек  очкан  хыялым  бар!

     

    Бар  дөньяга  кояш  тулган

    Мин  шуның  бер  нуры  кебек,

    Белмәгән  бер  сөенечем

    Ташыйдыр  ул  шулай  көлеп!

     

    Нур  сибелә  көлтә-көлтә,

    Нинди  рәхәт  якты  иртә,

    Юллар  мине  алга  илтә,

    Үзеннән-үзе  йөгертә!

     

    Иген  үскән  басуларның

    Иркенлеген  тойганым  бар;

    Күңелемдә  сайрап  менгән

    Тынмас  хыял  тургаем  бар!

     

    Күңелемдә  канатлар  бар,

    Ашкынулы  уйларым  бар,

    Әлегә  мин  әйтми  торам,

    И-их,

    Шундый  да  чын  хыялым  бар!!

     

     

                                      

     Дәресне  йомгаклау. 

      Өй  эше  бирү.  “Кем  булырга” – кечкенә  сочинение  язу.

      Билгеләр  кую.

     

    Кулланылган  әдәбият.

    1. Р.Даутов.  Балачак  әдипләре.  “Мәгариф”  нәшрияты,  2006.
    2. Хрестоматия.  Әдәплелек  дәресләре.  Казан,  “Мәгариф”  нәшрияты,  1998.
    3. Л.Ихсанова.  Космонавтлар  урамы.  Татарстан  китап  нәшрияты.  1973.
    4. Ризаэддин  Фәхреддин.  Балаларга  нәсыйхәт.  Казан,  2006.
    5. К.Ф.Әмиров,  Р.Г.Әмирова.  Хокук  белеме  нигезләре.
    6. Ш.Галиев.  Шәвәли  хәйләсе.  Казан  Татарстан  китап  нәшрияты,  1998.

                                    

                            

     

    Категория: Разработки уроков | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 2477 | Загрузок: 204 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2024