Суббота, 20.04.2024, 18:20
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Доклады

    Р. Фәхреддинов Тәрбияле бала
    [ Скачать с сервера (17.6 Kb) ] 28.01.2015, 14:36

    «Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә-
    тәрбияле баладыр»

           Ризаэддин Фәхреддинов - тарих, педагогика, тел белеме, әдәбият, философия, сәнгать, география, медицина, халык авыз иҗаты, дин тарихы, юриспруденция һәм башка бик күп фәннәр белән тирәнтен кызыксынган, алар буенча төпле, тирән эчтәлекле хезмәтләр язган галим.Ул гарәп, фарсы, урыс, төрек телләрен яхшы белгәнгә, теләсә нинди чыганактан иркен файдаланган. Бик күп санлы китаплары һәм мәкаләләреннән тыш,зур фәнни әдәбиятка ия булган 40 том басылмаган кулъязма мирас һәм аерым кулларда сакланган күп кенә язмаларны исәпкә алсаң, аның чын мәгънәсендә фән батыры икәнлеге ачык аңлашыла. 
            Р.Фәхреддинов педагогик эшчәнлек, тәрбия өлкәсендә озак вакытлар шөгыльләнмәсә дә, гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә омтылучы шәхес буларак тарихка керде. 
            Ул 1859 елның 12нче гыйнварында Бөгелмә өязе Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авылында, аннан 20 елга якын Чистай, Түбән Чыршылы мәдрәсәләрендә укый.Аны тәмамлагач, 10 еллап үз авылында укыта, 2ел хәлфә булып мәдрәсәдә эшли, Азнакай районы Илбәк авылына имам итеп чакырыла. 1908-1909 елларда Оренбургтагы «Хөсәения»мәдрәсәсе директоры булып тора.Үз гомерендә педагогик теманы яктырткан 77 китап, күпсанлы дәреслекләр, мәкаләләр яза. 
    «Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр»-дип яза ул. 
             Һәр гаиләнең бурычы-балалар тәрбияләү. Һәркем баласының итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы булуын тели. «Тәрбия, әдәп кадәр кешеләргә сөекле күренгән нәрсә дөньяда юктыр» дигән бөек тәрбиячебез Р.Фәхреддин. Тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк башлана. Кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Бу уңайдан аның «Нәсыйхәт» китабын беренче урынга куяр идем мин. Әлеге җыентыкка 3 китап кергән. Беренче китап- балалар өчен, икенчесе-кыз балалар өчен, өченче китап-олуглар һәм бөекләр өчен дип языла. Өченче китапны ата-аналар өчен тәрбия дәреслеге дип атар идем мин.китапның һәрбер җөмләсе тирән мәгънәгә. Бала тәрбияләүдә ананың роле искиткеч зур. ия.Гаделлек, оешканлык,хезмәт сөючәнлек кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. 
         Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер реңимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнен белсен. 
    «Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышсын»диелә аның бер хезмәтендә. 
           Ата-ана абруе-балаларга дөрес тәрбия бирүдә көчле. 
    Ризаэддин Фәхреддинов балага бишек чорыннан ук тәрбия бирү фикерен алга сөрә, шунлыктан, хатын-кыз, ананың үзен тәрбияләү мәсәләләренә җитди игтибар итә.Аның»Тәрбияле хатын-кыз» һәм «Тәрбияле ана»дигән хезмәтләре шул максатны күздә тотып язылганнар да инде. 
            Бу дәреслекләрдә ананың гаиләдәге роле һәм бала тәрбияләүдә аның җәмгыят алдындагы җаваплылыгы бәян ителә, шулай ук мәктәпкәчә яштәге һәм мәктәп яшендәге балаларныңтәрбияләү буенча кыйммәтле киңәшләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең алымнары яктыртыла.Бала тәрбияләүгә бәйле киңәшләрендә ул аларга бары тик дөрес мәглүматларны җиткерергә, балаларны һәртөрле албасты, җен, сихерчеләргә бәйле уйдырмалар белән куркытмаска киңәш итә. Балалар белән һәрвакыт гадел булырга, аларның алдашу гадәтләрен кисәтергә өнди. Ана үзенең балаларын да кечкенәдән үк үз эш-гаәлләре, кыланмышлары өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә омтыла, балалар белән ананы һәрвакыт тыныч тонда сөйләшүен, аларга карата тән җәзасы кулланмауны хуп күрә. 
           Ата-аналарның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзлзреннән башларга тиеш. 
           «Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз». 
    Китапларында чисталыкны, туклану реңимының роле, салкын тию авырулары, кием-салым, аяк киеме, хатын-кыз гигиенасы кагыйдәләре киң мәглүмат, эшлекле киңәшләр, кызыклы фикерләр тәкдим итә. Кече яштәге балалар өчен язылган «Тәрбияле бала» дәреслегенең 2 тапкыр дөня күрүе дә аның кыйммәтле ярдәмлек булуын раслый. 
           Өлкәнрәк егетләр өчен язылган «Шәкертлек әдәбе» дигән дәреслегендә галим әхлак, этика, эстетик тәрбия төшенчәләрен киң яктырта. Яшләргә булачак профессияләрен, дуслар сайлау мәсәләләре буенча да файдалы киңәшләр бәян итә, ялкау кордашларыннан читләшергә өнди. 
             Үз-үзеңне тоту һәм тәрбияләү буенча махсус китап-3 томлык «Нәсыйхәт» турында әйтмичә булмый. 
    «Әхлак»бүлегендә автор ата-ана хакын үтәү, якын кардәшләрне олылау, күршеләр белән яхшы мәгаләмәдә гомер сөрү, сабыр һәм тыйнак була белү, хаталарны кичерә белү, кебек сыйфатларны мактый. «Яхшы әхлакның киресе-бозык әхлак бар»-ди ул. Бозык әхлакка шундый мисаллар күрсәтә: ата-ананы рәнҗетү, үз-үзеңә кул салу. Исеткеч эчемлекләр эчү, отыш уйнау, исраф кылу(әрәм-шәрәм итү), хыянәт, кешедән көлү, тәкәбберлек кылу, көнчелек итү, вәгдәдә тормау һ.б. 
            Р.Фәхреддин хезмәтләрендә һәрберебезгә таныш булган гамәл «Кунак булу һәм кунак итү әдәпләре»дигәне дә бар. Кунак сыйлаучы кунак алдында ачык йөз белән йөрергә, сөйләшергә, кунак алдында зарланмаска, башкаларны ачуланмаска, аяк киемнәрен юып кую түгел, юдырып куйдырырга, яхшылап озатырга тиеш, диелә. Ә үзең кунак булганда түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:кыстатмау, хәрәмгә күз салмау, комсызланып ашамау, өйне гаепләп сүз сөйләмәскә ,кунакта озак тормаска тиешсең. 
    Автор Р.Фәхреддин әсәрләрендә ашау-эчү әдәпләренә дә урын бирелә.
    1.Бисмилла әйтеп утырырга 
    2.Уң кул белән ашарга 
    3.Як-якка каранмаска 
    4.Кешенең авызына карап утырмаска 
    5.Ашка өрмәскә 
    6.Акрын ашарга, ашыкмаска һ.б. 

         Шулай ук исерткеч эчү, аның зарары хакында да кызыклы мәглүматлар бирелә. «Исерткечнең зарары турында сөйләп һәм язып торуның хаҗәте юк»-ди ул. Аның зарарын барыбыз да беләбез. Исерткеч эчемлек эчүче кеше авыруларга барып тоташа, тәнендәге сәламәтлекне югалта. «3 мәртәбә эчү-гадәтләнү икәнен онытма!» 
          Күңел төшү, әхлак бозылу, гаилә әхвале, мәгыйшәт тәртипләре бозылу. 
    Бурычын түли алмау. 

    Категория: Доклады | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 1274 | Загрузок: 190 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2024