Вторник, 11.12.2018, 06:37
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Доклады

    Хезмәт төбе хәзинә.
    [ Скачать с сервера (71.0 Kb) ] 28.01.2015, 14:43

                     Хезмәт төбе хәзинә.
                                                        Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары                  
                                                     Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә 
                                                     ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә 
                                                     ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап 
                                                     билгеләнәчәк.                         (А.С. Макаренко)

    Соңгы елларда  яшьләр арасында мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, олыларны ихтирам итү кебек төшенчәләр онытыла башлады. Ни хәл итәсең,  йолаларыбызны белмәгән, ана телен танырга теләмәгән буын үсеп килә. Бу, билгеле, күпләрне борчый.
    Олуг шагыйребез Наҗар Нәҗминең “Ачыну” дигән шигырендә мондый юллар бар:
     Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, 
    Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек?
    Усаллыкка, әдәпсезлекләргә
    Нинди иләк аша иләндек?

    Ата-баба гомер юлымы бу?
    Без нинди соң, нинди юл алдык?
    Аерылдык җирдән, йолалардан,
    Үзебездән үзебез югалдык.

    Кая булды олыларны олы,
    Кечеләрне кече итүләр?
    Кайдан килде ата – улны, ана – кызны
    Белмәүләргә барып җитүләр?

    Бу халәттән чыгуның, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны торгызуның нинди юллары бар?  Әхлаксызлыктан ничек арынырга? Сабыйларыбыз күңелендә рәхим-шәфкать, итәгатьлелек, әдәплелек хисләрен ничек тәрбияләргә? “Балалар – безнең киләчәгебез” дип әйтергә яратабыз. Тик, ни хикмәт, илебезнең  киләчәге балаларның бүгенге тәрбиясенә бәйле икәнне генә онытып җибәрәбез.
    Тәрбия процессы иң элек гаиләдә башлана, шунда формалаша. Биредә аналарга зур бурычлар йөкләнә. Ана педагогикасының асылын һәм мәгънәсен чагылдыра торган үзенә генә хас кагыйдәләр һәм принциплар  да бар. Мәсәлән: “Балаңны рәхмәтле булырга өйрәт!”, “Балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма”, “Ана, үзең турында да уйла. Онытсаң, балаларыңа начар булыр. Балаларыңның таләпләре, холыклары, дәгъвалары синең өстеңнән хакимлек итмәсен”, “Балаларны байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт.” Ана педагогикасының төп принцибы – баланы хезмәт сөючән итеп үстерү. Моның беренче алшарты – хезмәтнең ата-ана өчен дә аерылгысыз тормыш юлдашы булуы.
         Бала тәрбияләүдә атаның да роле зур. Әти кешенең гаиләдә һәм башка урыннарда сабырлыгы, һәр сүзне уйлап, төпле итеп сөйләшүе, кылган гамәлләре өчен җавап бирүе, кешеләргә, өлкәннәргә итәгатьле булуы, эчкечелеккә тискәре мөнәсәбәте татар гаиләсендә гадәти күренеш булган.  Халкыбызда тупланган матур традицияләрне истә тотып, бергә-бергә ярдәмләшеп  эшләгәндә генә, нәтиҗәләр куанычлы була.
          Гел бер үк төрле көндәлек эшләр күңелсез һәм ялыктыра торган. Социологлар әйтүенчә, гаилә проблемаларын хәл итүче хатын-кыз атнага 12-14 сәгатьне ашарга пешерүгә, 6-8 сәгатьне кер юуга, 6-8 сәгатьне кибеттән азык-төлек алуга, 4-8 сәгатьне өй җыештыруга багышлый. Килешәсездер, үзегез теләп мондый эшләрне башкару өчен үзеңнең һәм башкаларның теләкләрен корбан итәргә кирәк.
           Без үзебезнең малай һәм кызларны өйдәге эшләрне эшләргә өйрәтәбезме соң? Әллә безне аларның укудагы уңышлары гына кызыксындырамы? Әйдәгез әле, сезнең һәм балаларның анкета сорауларына җавапларын карап китик һәм аларга анализ ясыйк.
        Ата-аналар өчен анкета.
    -    Сезнең балагыз эшләргә яратамы?
    -    Өйдә ул нәрсә эшләргә ярата?
    -    Ул өйдәге эшләрне мөстәкыйль башкарамы, әллә сезнең ярдәм беләнме?
    -    Сезнең балагыз эш белән озак мавыгамы?
    -    Ул эшне теләп башкарамы, әллә киресенчәме?
    -    Баланың өйдәге эшләрен контрольдә тотасызмы?
    -    Эшләгән өчен баланы мактыйсызмы?
    -    Эшне начар башкарса, аңа җәза бирәсезме?
    -    Балагызның мәктәптәге хезмәт эшчәнлеге белән кызыксынасызмы?
    -    Гомумән, балагыз мәктәп һәм сыйныфта балагыз хезмәт эшчәнлегендә катнашырга тиеш дип уйлыйсызмы?

    Укучылар өчен анкета
    Мин өйдә:    Һәрвакыт    Еш     Сирәк    Беркайчан да
    Урынымны җыям                
    Бүлмәмне җыештырам                
    Савыт-саба юам                
    Кибеткә йөрим                
    Кер юарга булышам                
    Фатирны җыештырырга булышам                
    Энем яки сеңлемне карарга булышам                
    Ашарга пешерә беләм                
    Әти-әниләр кушканны эшлим                
    Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, иҗади сәнгать әсәрләрен тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 
       Хезмәт – чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда аврлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.

       Төрле ситуацияләргә анализ ясау.
       - Әти-әниләр, хәзер мин сезне төрле ситуацияләр белән таныштырам. Сез аларга карата фикерләрегезне әйтерсез.
       1 нче ситуация. Әти-әниләр сүзгә киләләр. Сәбәпчесе – уллары. Әтисенең фикеренчә, малай бакчада төзелеш эшләрендә булышырлык дәрәҗәдә үскән. әнисе исә мондый эшләр башкару өчен улы әле бик кечкенә.
       2 нче ситуация. Гаиләдә өч ул үсә. Әтиләре өйдә шундый тәртип оештырган: шимбә әниләре ял итә һәм ул үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнә ала. Әти кеше һәм уллары өйдәге бөтен вазифаларны үзара бүлгәннәр. Кайбер вакытта бу хәл олы улларның ачуын китерә...
       3 нче ситуация. Гаиләдә кыз бала үсә. Әни кеше авырлык белән генә кызын өй эшләрендә булышырга күндерә. Бала эшләрне әбисе эшләргә тиеш дип саный. Әби оныгы өчен өйдәге эшләрне бик шатланып башкара, үзенә эш кушмаганга хәтта үпкәләргә дә мөмкин.
        4 нче ситуация. Биш яшьлек бала авырлык белән чүп чиләген алып чыга. Күршеләре аның әти-әнисен гаеплиләр: “Үзе кечкенә генә булса да, эшли. Әти-әниләре өйдә утыралар. Балаларына эш кушмасалар да була бит”, - диләр.


           Хезмәт-дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул.
         Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап,югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия.
     Хәзер балаларга мәктәптә эзлекле рәвештә хезмәт тәрбиясе бирелә: укучылар төрле һөнәр серләренә өйрәнә, җәмгыятькә файдалы, җитештерүчән хезмәттә катнаша. Ләкин мәктәптә бирелә торган тәрбия генә җитми. Һәр гаиләдә бала хезмәт күнекмәләрен алып үсәргә тиеш. Хезмәт тәрбиясенә, иң беренче чиратта, гаиләдә нигез салына.
         Балада хезмәткә мәхәббәтне ул бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа “хезмәт сөючәнлек” дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала.
         Баланы хезмәткә күнектерүдә уенның әһәмияте зур булу билгеле нәрсә. Шуңа да ата-ана, тәрбияче балага хезмәткә мәхәббәтне уен аша бирергә омтыла. Беренче карашка, уен белән хезмәт арасында бернинди дә уртаклык та юк шикелле. Уенда иреклелек хөкем сөрә, ә хезмәт исә еш кына мәҗбүри була. Уен тыштан караганда гына мәшәкатьсез булып күренә. Чынлыкта исә ул уйнаучыда аның бөтен көчен, зирәклеген, чыдамлыгын таләп итә. Кайчакта ул чын мәгьнәсендә авыр хезмәткә әйләнә, ләззәт алу өчен кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Хезмәтне исә күпчелек очракта теләсәң-теләмәсәң дә үтәргә туры килә.
         Кешене эшкә күнектерү – иң мәшәкатьле вазыйфаларның берсе. Ата-аналар шуны истә тотарга тиеш: беренчедән, хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә. Икенчедән, теләсә нинди эш яңа сыйфатлар үзләштерүне, көч түгүне таләп итә. Эшне бала бик бәләкәй чакта үз-үзенә хезмәт күрсәтүдән башларга тиеш. Бу ата-аналардан зур түземлелек сорый.
         Бала үсә төшкән саен, аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара. Көндәлек тормышыбызда көнкүреш хезмәте бик зур урын алып тора.  Өй җыештыру, кер юу, кибеткә бару, аш-су әзерләү һәм башка эшләрне көн саен эшләргә туры килә. Баланы көнкүреш хезмәтне башкарырга җәлеп итеп, ата-ана аны киләчәк мөстәкыйль тормышка әзерли, аңарда  ярату сыйфатларын, якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтләрен тәрбияли.
         Ата-ана баланы өйдәге һәр эшне эшләргә өйрәтергә тиеш. Аның күңелендә ”Файдага булган эш игелекле була икән”,- дигән уй тусын. Моны баларга кечкенәдән үк төшендермәсәк, эштән чирканучан кешеләр тәрбияләнәчәк, андыйларга гаиләдә дә, коллективта да яшәү бик кыенга туры киләчәк.
     Балаларның даими башкара торган вазифалары булырга тиеш. Даими вазифа балада мөһим сыйфатларның берсе –җаваплылык хисен тәрбияли.
    Бала өлкәннәргә ярдәм итәргә ярата. Ләкин ата-ана рөхсәт итми. Чөнки үзең эшләү җайлырак. Мәсәлән,бер ир бала савыт-сабаларны юам, гөлләргә су сибәм, идән себерәм дип өлкәннәр тирәсендә бөтерелә. ”Хатын- кыз эшенә катнашып йөрмә, синнән башка да эшләрбез”,- дип ачулана аның әнисе. Югыйсә, моңа сөенергә, андый теләкләрне гел хупларга кирәк. Нәтиҗәдә бала өйдәге эшләрнең барысын да әнисе үтәргә тиеш, ә аның эше уйнау, үз эше белән генә шөгыльләнү икән дип уйлаячак. Берничә елдан соң ана үзе дә баласының ялкау, каты күңелле булуына гаҗәпләнер. Ә ялкау булып үскән кешене тәрбияләве бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә вакытны кулдан ычкындырмаска, балага кече яшьтән үк дөрес тәрбия бирергә, аның хезмәтен дөрес оештырыга кирәк.
         Тормышта үзе теләгәнне башкаручыларны түгел, ә шушы минутта кирәк булганны үтәүчеләрне хөрмәт итәләр, көчле, ихтыярлы, ышанычлы кешеләр итеп шуларны саныйлар. Әлеге хезмәт гадәтен балада кече яшьтән үк үстерә башларга кирәк.
         Уку-авыр хезмәт. Ул зур көч куюны, басылып утыруны таләп итә. Бу сыйфатларга баланы бик иртә, әкеренләп һәм түземлек белән күнектерү зарур. Кыскасы, бала үзенең хезмәт сөючәнлеген төп эшчәнлеккә – укуга күчерергә әзер булырга тиеш. Хезмәт күнекмәләре исә киләчәк тормыш өчен дә кирәк булачак, ул зиһен эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.
         Ни кызганыч, бүген кайбер ата-ана баланы физик хезмәттән, йорт эшләреннән бөтенләй азат итә. Янәсе, аларның үзләренә күп эшләргә туры килгән. Янәсе, бала кечкенә әле, үсеп җиткәч барысына да өйрәнер. Балачакның кадерен белеп, рәхәтләнеп уйнасын. Үз гомерендә күп эшләргә туры килер әле аңа. Мондый гаиләләрдә бала хәтта үз-үзен караудан азат ителә. Аңа әбисе яки әнисе әйберләрен табып бирә, алар киендерә. Нәкъ менә шундый тәрбия алган бала эш сөймәүчән, җиңел тормыш яратучан булып үсә.
         Тәрбия эше уңышлы булсын өчен, психиканың шәхси үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк. Хезмәт сөючәнлекне тәрбияләү бер калып буенча һәм барлык балалар өчен дә бертөрле булмаска, аларның һәркайсының үзенчәлекләре искә алынырга тиеш. Әйтик, бала эшкә бик авырлык белән генә алына, аның каравы, мөстәкыйль башкарган эше аңа тирән канәгатьләнү хисе бирә. Баланың шатлыгын уртаклашыгыз, эше уңышлы булмаган очракта тәнкыйть сүзләре белән күңелен төшермәгез. Кыскасы, балада хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәндә, аңа дөрес йогынты ясау өчен кирәкле сүзләрне табу зарур.
     Мәктәп балаларны хезмәткә тартканда аларда иптәшлек һәм ярдәмләшү хисе тәрбияләнсен, характерлары, ихтыяр көчләре, мускуллары ныгысын, бергәләшеп файдалы эш эшләүләре белән горурлану хисе тусын дип тә кайгырта.  Ата-аналарның күпчелеге моны аңлый һәм дөрес мөнәсәбәтләре,конкрет эшләре белән мәктәпкә ярдәм итә.
     Балаларга хезмәт тәрбиясе биргәндә төп профессияләр турында мавыктыргыч итеп сөйләргә кирәк. Авылда, районда, шәһәрдә нинди һөнәр ияләре кирәклеген бала белеп торсын. Бүген яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә бу-гаять әһәмиятле бурыч. Иртәгә тормыш юлына аяк басарга тиешле яшьләрнең ата-аналары, әби-бабайлары үзләренең акыллы киңәшләре, һөнәрләрне һәм производствоны белүләре белән гаиләгә һәм мәктәпкә зур ярдәм итә алалар.
         Әйе, ата-ана үрнәге-баланы хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым. Әгәр ата-аналар үзләре өйдә пөхтәлек, тәртип сакласа, башлаган эшләрен ахырынача җиткерү үрнәге күрсәтсә, эшне яратып, төгәл үтәсә, балаларга да хезмәт биремнәрен вакытында, төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегер. Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.
        Балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләү – авыр эш. Башта күрсәтергә, аннары булышырга, контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен үз өстеңдә күп эшләргә ,ихтыяр көчеңне эшкә җигәргә, сабыр булырга кирәк. Башта җиңел булмаса да, бала үсеп, хезмәттән тәм таба башлагач күңелле булачак.

    Биектау районы Казаклар төп
    гомуми белем мәктәбе
    башлангыч сыйныф укытучысы 
    Кадырова Илһамия Вилдан кызы
     

     

     

    Категория: Доклады | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 878 | Загрузок: 32 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2018