Четверг, 25.04.2024, 02:47
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
Меню сайта
Категории раздела
Достижения [1]
Разработки уроков [5]
Нормативные документы [6]
Доклады [9]
ФГОС [5]
Статьи [2]
Тесты, контрольные работы [8]
Сингапур [2]
Мероприятии [4]
Для ребят [4]
Вход на сайт
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Мини-чат
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Все проекты компании
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Сайт учителя начальных классов Кадыровой Ильгамии Вилдановны
    Главная » Файлы » Доклады

    Яңа стандартларга күчү шартларында дифференциаль укыту
    [ Скачать с сервера (23.7 Kb) ] 28.01.2015, 14:24

         Яңа стандартларга күчү шартларында дифференциаль укыту

                  

      Яңа стандартларга күчү укыту методларын, формларын, чараларын камилләштерүне, укыту һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүне таләп итә.

      Урта гомуми белем бирү мәктәбенең төп максаты- шәхеснең акыл, әхлакый, эмоциональ һәм физик яктан үсешен тәэмин итү, укучының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып индивидуаль якын килеп, аның һәр яклап иҗади мөмкинлекләрен ачу өчен шартлар тудыру , ягъни,  укучының шәхесенә ориентлашып укыту.  Нинди генә укытуны алсак та, ул шәхесне үстерүгә корылган. Шәхескә ориентлашып укыту ул- укучының шәхси үзенчәлекләренә,  культурасына, иҗатына орентлашу ул. Ә дифференциаллаштырылган укыту нәкъ  шул максатларга ирешергә ярдәм итә дә.

       Дифференциация – латинчадан тәрҗемә иткәндә, бүлү, бөтенне төрле өлешләргә, формаларга, баскычларга бүлү дигәнне аңлата.

      Дифференциаллаштырылган укыту процессы ул – төрле формаларны, укыту методларын киң куллану, укытуны  укучының уку мөмкинлекләрен, сәләтен  психолого-педагогик диагностика  нәтиҗәләренә нигезләнеп оештыру дигән сүз. 

      Дифференциальләштерелгән укыту ике юнәлештә бара : “тышкы”, “эчке”.

      “тышкы” – төрле типтагы укыту учреждениеләре оештыру – гимназия, колледж, лицей, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләре, үсешендә тоткарлык булган балалар өчен мәктәпләр, шәхси мәктәпләр һ.б.

      “Эчке” –класс эчендә, предмет эчендә дифференциальләштерү.

       Дифференциальләшкән укыту ул – укчыларны төрле группаларга бүлү түгел, ә укчыларның белемлелек , белем алу сәләте төрле булган класста укыту технологиясе.

      Уку, белем сыйфатын арттыру өчен, эзлекле һәм киеренке эш, ихтыяр көче таләп итә.  Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында төрле дәрәҗәдәге балалар белем ала. Авыл мәктәбендә бала саны аз, балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә бар. Мондый сыйныфтагы балаларга ныклы белем бирүне заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес үстерү өчен, укытуны дифференциальләштереп уңай хәл итеп була.   Дәресләрдә дифференциаль биремнәрне куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Балаларда белемгә мәхәббәт уятуда, аларның кыенсынучанлыгын кисәтүдә, бер эштән икенче эшкә күчү тизлеген арттыруда, балаларны ялыктырмауда, белем һәм күнекмәләрне системалаштыруда укытуны дифференциальләштерүнең роле зур. Мондый эш укучыларның акыл дәрәҗәсен үстереп кенә калмый, ә аларны психологик яктан да камилләштерә һәм тәрбияли.

     

      Укытуны дифференциальләштерүнең төп максаты – шәхесне ачу, аңа үсәргә, үз-үзен күрсәтә алырга, уйлап табу сәләтен булдырырга, социаль йогынтыларга тотрыклы булырга ярдәм итү. Башта укучыларның табигатьтән бирелгән сәләтен ачыкларга, аннан соң шул сәләтне үстерү өстендә эшләргә кирәк.

        Дифференциальләштерелгән укыту  программа минимумы билгеләгән белем һәм күнекмәләрне үзләштерүгә юнәлтелерггә тиеш.

       Моны тормышка ашыру өчен нәрсәләр таләп ителә:

      -укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, уку мөмкинлекләрен ачыклау;

      -укучыларны группаларга бүлү кретерийларын билгеләү;

     -укучыларның һәрберсенә индивидуль якын килеп сәләтләрен һәм күнекмәләрен үстерү;

     -укучыларның эшләрен анализлау, алга китешне яки авырлыкларны ачыклау;

     -укытуны перспектив планлаштыру;

     -эффектлы булмаган алымнарны рациональ булганнары белән алмаштыру.

     

      Класс эчендә дифференциаль  эшне оештыру берничә этаптан тора.

    1. Группаларга бүлүне нинди кретерийлар буенчабүлүне ачыклау.
    2. Сайланган кретерий буенча диагностика уздыру.
    3. Диагностика нәтиҗәләре буенча группаоар төзү.
    4. Группалар өчен төрле авырлыктагы биремнәр төзү.
    5. Дәреснең төрле этапларныда дифференциаль эшне оештыру.
    6. Укучыларның эш нәтиҗәләре буенча диагностика.

      Дәресләрдә без күп вакытта укучыларның белем дәрәҗәләре буенча группаларга бүленә һәм дифференциаль эш оештырыла.

      Беренче группага үзләштерү дәрәҗәсе югары булган , икенчегә – уртача үзләштерүче; өченчегә – үзләштерү дәрәҗәсе түбән булган укчылар кертелә.

      3нче группага кергән балалар белән күбрәк эшләргә кирәк. Кайбер очракта бу группага кергән балалар да төрле була. Шуңа да группа эчендә эшне оештырганда да индивидуаль якын килеп эшләргә кирәк.

      Группадагы эшкә таләпләр: уңай атмосферабулдырырга, индивидуаль үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алырга, укчылардан нәрсә көтелгәнен төгәл белергә.

     

    1. Иҗади үсеш дәрҗәсенә карап дифференциаль биремнәр үтәү.

      Мондый эшне укчыларың танып-белү эшчәнлегендә аермалыклар булганда оештырыла.

    Мәсәлән, продуктив һәм репродуктив.  Репродуктив биремнәргә эшләнеше таныш булган мәсьәләләр чишү, чишелеш юллары билгеле булган аңлатмаларны чишү керә. Ә продуктив биремнәргә чишелеше стандарт булмаган мисал һәм мәсьәләләр керә. Мондый биремнәрне чишкәндә укучылар иҗади эшлиләр, тәҗрибә туплыйлар.

       Продуктив биремнәргә нәрсәләне кертергә була:

     -математик объектларны классификацияләү (аңлатмалар, геометрик фигуралар);

     -математик объектларны үзгәртү (мәсәлән, гади мәсьәләне төзелмә мәсьәләгә әйләндерү);

     -бирелгәннәр артык яки ким булган биремнәр;

     -биремне төрле ысуллар белән чишү яки рациональ чишү ысулын күрсәтү;

     -мәсьәләләрне, аңлатмаларны, тигезләмәләрне мөстәкыйль төзү.

       Дифференциаль  эш төрле ысуллар белән оештырыла. Үзләштерү дәрәҗәсе түбән булган укучылар репродуктив биремнәрне, ә үзләштерү дәрәҗәсе уртача һәм югары  булган  укучыларга- иҗади- продуктив  биремнәр  бирелә.

    1.  Катлаулылык  дәрәҗәсенә карап дифференциальләштерү .

      Мондый ысул белән эшләгәндә әзерлекле балалрга биремнәрне катлаулыландырып бирергә була

     -математик материална катлауландыру (мәсәлән, 1нче группага – икеурынлы саннар белән, 3нче группага берурынлы саннар белән);

     -гамәл тәртибен арттыру һәм мәсьәләләр чишү (мәсәлән, ике-өченче группага –  3 гамәл тәртибе; 1нче группага – 4 эш белән);

     -төп биремгә өстәмә бирем өстәү;

     -бирелгән биремгә киресен язу (мәсәлән, 2-3 нче группага –зур үлчәү берәмлекләрен кечкенәләре аша күрсәтергә, ә 1нче группага – авыррак бирем – кечкенә үлчәү берәмлекләрен – зуррак үлчәү берәмлегенә);

    1. Уку материалының күләме буенча дифференциальләштерү.

      Мондый ысул белән дифференциальләштерү вакытында, 1нче, 2нче группаларга төп биремгә өстәп, бер үк типтагы өстәмә биремнәр бирелә.

       Күләме буенча дифференциальләштерү балаларның эшләү темпы төрлечә булганда эшләнә. Башка ысулланрны да кулланырга була. Мәсәлән, иҗади яки авыррак биремнәр, программаның башка бүлекләренә караган биремнәр, зирәклеккә мәсьәләләр һ.б.

    1. Укучыларның мөстәкыйльлек дәрәҗәсенә карап дифференциальләштерү.

    Бу очракта барлык укучылар да бертөрле биремне үтиләр. 1нче группа аны мөстәкыйль, ә икенчесе укытучы җитәкчелегендә.

       Эш болай оештырыла. Башта барысы бергә биремне укыйлар, эчтәләеген ачыклыйлар, дәфтәргә ничек язарга икәнен ачыклыйлар. Аннан соң кайберләре мөстәкыйль эшлиләр, ә калганнары укытучы ярдәме белән эшлә ысулларын ачыклыйлар, бергә эшлиләр.

      Соңыннан эшнең дөреслеге бергә тикшерелә.

    1. Ярдәм итү характеры буенча дифференциальләштерү.

     Мондый эшне оештырганда укытучы җитәкчелегендә фронталь эш оештырылмый. Барлык укучылар да турыдан-туры мөстәкыйль эшли башлыйлар. Эшләгәндә авырлык туса кайбер укучыларга укытучы аерым ярдәм итә:

    А)ярдәмче яки әзерлек күнегәләр формасында,

    Б)”посказка” формасындагы ярдәм (карточка-ярдәмче, карточка- консультант, тактага язып куярга мөмкин).

      Ярдәмче карточкалар белән эшләгәндә 1нче группа мөстәкыйль эшли, ә 2нче,3нче группаларга ярдәм ителә.

      Укучыга күрсәтелә торган ярдә дәрестән-дәрескә азайтыла бара. Нәтиҗәдә, укчы биремне мөстәкыйль, бернинди ярдәмсез эшли башларга тиеш.

     

      Карточкалар төрле типта булырга мөмкин.

      -биремне үтәү үрнәге күрсәтелгән: эшләү ысулы, анализ тәртибе, язу үрнәге язылган булырга мөмкин;

     -белешмә маиериалбирелергә: кагыйдәләр, форулалар, белешмә таблицалар;

      -үрнән ииллюстрация, модель (мәсәлән, кыскача шарт, график схема, таблица һ.б.)

     -биремне өстәмә конкретлаштырып бирү(мәсәлән, аерым сүзләрне, терминнарны аңлату, мөһим булган сүзләрнең асларына сызу);

     -ярдәмче сораулар;

     -чишелешнең башын яки өлешчә чишелешне күрсәтү

     

    Категория: Доклады | Добавил: Ильгамия
    Просмотров: 3047 | Загрузок: 256 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    avatar
    Бесплатный хостинг uCozCopyright MyCorp © 2024